#36 2011 нче ел

Без булдырабыз!

2010 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу үткәрелде.

Халык санын алу ул милли үзаңны саклап калу бүген аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе бердәмлегенең һәм бөтенлегенең нигезе – анда яшәүче халыкларның да бердәмлеге һәм бүленмәслеге ул. Татар халкы өчен җан исәбен алу бигрәк тә мөһим, чөнки төрле тарихи сәбәпләр аркасында ул Россия киңлекләренә һәм бөтен дөньяга таралган. Татар халкының борынгы этник тамырлары күптөрле, шуңа күрә аерым төркемнәр үзләрен төрлечә атарга да мөмкин. Төрле төбәкләрнең тарихи, географик, социаль-икътисадый үзенчәлекләре, күп гасырлык гореф-гадәтләр аларның тормыш рәвешенә, тел һәм мәдәни үзенчәлекләренә йогынты ясамый калмаган. Әмма бу күптөрлелек аларга беркайчан да үзләрен бердәм татар халкы итеп тоярга комачауламаган.

Халык санын алу киләчәк буыннар өчен, күпгасырлык мәдәни традицияләрне дәвам итү һәм бай мирасыбызны саклап калу өчен аеруча мөһим ул.

Халык санын алуга карата төрле акцияләр үткәрелде. Без, укучылар, әлеге чарадан читтә калмыйча, үз өлешебезне кертергә тырыштык. Сыйныфыбыз белән “Халык санын алу беренче булып ничәнче елда уздырылган?”, “Татарстанда халык санын алу” һ.б. темаларга иншалар яздык. Безнең иншабыз гимназия күләмендә уздырылган турда җиңүче дип табылды һәм республика бәйгесенә җибәрелде. Халык санын алуда, димәк, без дә үз өлешебезне керттек. Без моңа бик шат. Без язган иншаларны республика бәйге комиссиясе, гимназия дирекциясе югары бәяләде һәм “Китап йорты” кибетенә 500әр сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләде.

Язмабызның ахырында дәүләт киңәшчесе - М.Ш.Шәймиев сүзләре белән әйтәсе килә: “Без булдырабыз!”.

Нуруллина Ләйсән,
Зәйнуллина Динара, 6а