#36 2011 нче ел

Әни бәйрәме

Сөекле әниемнең,
Нурлы бүген йөзләре.
Үзе көлә, йөзе көлә,
Бүген әни бәйрәме.

Аның матур күзләре,
Шатлыгыннан җемелди.
Эшчән, назлы куллары,
Мине иркәли, назлый.


Ландышлар

Яз көнендә чәчәк ата
Ак чәчәкле ландышлар.
Ак таҗлылар,
Ах! - назлылар.
Алар шундыә матурлар,
Ак чәчәкле ландышлар.


Табигатькә ни булган?

Табигатькә ни булган?
Әле һаман көз сыман.
Кара инде урамга
Болытлардан су ага.

Әллә инде бу табигать
Ялгышканмы вакытта?
Кар урынына әле дә
Яңгырлар явып тора.

Көзләр матур булса да,
Кышлар бик сагындыра.
Энҗе карлар яуганда
Дөньны куандыра.


Таң атканда

Табигатьнең гүзәллеген
Күрәм көн дә таңнарда,
Ул кырларда, болыннарда,
Шаулап үскән урманда.

Сайрый кошлар урманда,
Сәламләп бар җиһанны.
Уята алар күңелдә
Йоклаган бар хыялны.

Тирә-якның гүзәллеген
Сокланам карап көн дә.
Аллаһыма шөкер итәм,
Яңа туган һәр көнгә.


Табигать анабыз

Искиткеч күркәм тирә-юнь
Ул кырлары, урманнары, гөлләре,
Кышлары, язлары, җәйләре, көзләре
Табигать анабыз бүләге.

Гаҗәеп могҗиза кышында
Кирәксә, кар-буран уйната.
Кирәксә, шарт итеп суыта
Кырыс син, табигать анабыз.

Язында бар дөнья уяна
Киң кырлар ак кардан ачыла.
Урманнар, болыннар яшәрә
Тырыш син, табигать анабыз.

Җәендә җиләкләр кызара,
Болыннар чәчәккә күмелә.
Күлләрдә балыклар уйнаша
Гүзәл син, табигать анабыз.

Муллыгын өләшә көзендә.
Ут яна баланнар, миләшләр.
Игеннәр амбарда көшелгә өелгән,
Юмарт син, табигать анабыз.

Рәнҗетмик табигать ананы,
Яратыйк кырларны, урманны.
Тырышып саклыйк без һәрвакыт
Шушындый кадерле байлыкны.


Купирова Ландыш, 7а


21 нче гасыр проблемасы

21 нче гасыр яшьләре арасында булган иң зур проблема ул – тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану. Болар барысы да кешенең тормышына, гаиләсенә зур зыян китерә. Тик аңа карамастан, андый яшьләр көннән көн арта бара. Шул проблемаларның иң куркынычы дип, мин наркотикларны саныйм. Чөнки әлеге матдәләрне кулланганда, адәм баласы тирән упкынга төшүен үзе дә сизми кала. Башлап кызык өчен генә кулланса, алга таба ансыз яши алмый, көн саен үзгәрә: дусларыннан, туганнарыннан читләшә, кырыслана.

Әлеге проблеманы күтәреп чыккан күп кенә язучыларыбызның әсәрләре белән якыннан таныш. Мәсәлән, И.Зәйниевнең “Балакаем” мелодрамасында да төп геройның әлеге проблема белән очрашуын күрәбез. Геройның әти-әнисе югары даирәдәге кешеләр. Алар күбесенчә мәҗлес җыеп, бәйрәм ясап кына үткәрәләр. Ә балаларына ата-ана назы житеп бетмәү сәбәпле, бала җылылыкны читтән эзли.

Кануннар да һәр гаиләдә үзенчә корылган. Әти-әниләре югары даирәдән булганга, кайберләре балаларын күкләргә чөеп мактыйлар, баланың һәр капризын үтәп, аны артык иркәлиләр.

Мелодрама авторы да үзенең әсәре аша яшьләргә мөрәҗәгать итә. Аларны туры юлдан тайпылмаска куша. Чөнки бала төп тәрбияне ата-анасыннан ала, шуңа күрә ата-аналарны һәрвакытта да хөрмәт итәргә, аларның сүзенә колак салырга куша. Гаиләдәге тәрбия кануннарын төгәл үтәсәк, сәламәт, акыллы, белемле булып үстәрбез.


Кадыйрова Энҗе, 9б