#36 2011 нче ел

Ә сез беләсезме ?


Cөяктән һәм мөгездән ясалган беренче энәләр ким дигәндә 20 мең ел элек кулланылган. ”Тишекле” энәләр таш гасырда ук, ә бакыр энәләр Мисырда 5 мең ел элек килеп чыккан . Дөньяның төрле почмакларында агач, бронза энәләр булган.

Хәзерге энәләргә охшаш корыч энәләргә кытайлылар уйлап тапкан. Урта гасырларда гына алар Европада күренә башлаган.


Ашамлыклар тарихыннан.


• Кытайның кайбер кешеләре чәйгә шикәр урынына тоз сала.

• Дөньякүләме әһәмиятеле товарлар арасыда кофе - икенче урында. Беренче урында - бензин.

• Русиядә эчемлекләр рәтенә бары тик кофе, какао, шоколад һәм чәй генә кертелгән.

• Кыяр 90 процент судан тора.

• Дөньяда һәр көнне 567 миллиард йомырка кулланыла.

• Америка Кушма Штатларында эчә торган суның 800 төре генә сатыла.

• Һәр көн Бөекбританиядә 185 миллион чынаяк чәй эчәләр.

• Микродулкынлы мичтә виноград шартлый.

• Кызыл грейфруктта С витамины, сарысына караганда, күбрәк.

• VX||| гасырда Франция гаскәр башлыгы Луи Крильонский майонез уйлап чыгарган.

• 1995 елны япон халкы беренче тапкыр итне дөгедән күбрәк ашаган.


Ник уң аяк белән торырга кушалар?


Уңышсызлыкларга очрауны, көн уртасында ук эшкә дәрт сүнүне халык иртән яткан урыннан кайсы аягың белән торуга бәйле, дип аңлата. Шунысы гаҗәп, мондый сынамышлар барлык илләрдә диярлек таралган. Борынгы Мисырда да, Римда да булган алар. Дини юраулар буенча, сул аяк бәхетсез дип саналган. Мәсәлән, Римда легион солдаты сугыш алдыннан сандалиен һәрвакыт башта уң аягына, аннары гына сул аягына кия торган булган. Урта гасырларда немецлар һәм французлар краваттан уң аягы белән генә түгел, ә бөтен уң аягың белән торуның уңышка китерүен исбатлаганнар.

Англиядә әле дә кәләшләргә чиркәүгә уң аякны атлап керергә киңәш итәләр. Болай эшләү гаиләдә бәхет китерә, диләр. Бу борынгы сынамыш халык арасында бүген дә киң таралган.


Нуруллина Лилия,
Ганиева Лилия,
Таһирова Динә, 6а