#36 2011 нче ел

Тыңлый белегез


Һәркемнең башкаларда үзе турында яхшы тәэсир калдырасы килә. Бик күркәм теләк! Тик һәрбер эштәге кебек монда чама һәм тәртип бар.

Кызыклы кеше белән танышкач, гел үзегезне генә мактап тормагыз. Ярарга тырышып, танышыгызны да күкләргә чөймәгез. Бу - бик ямьсез күренеш. Ләкин һәр кешенең чыннан да бер яхшы ягы була. Менә шул сыйфатын чын күңелдән мактарга мөмкин һәм бу форсаттан файдалана белегез. Тик сандугач кебек бертуктаусыз "җырламагыз" - чамасын белеп кенә. Әгәр дә әңгәмәдәшегез сөйләшергә ярата икән, тыңлый белегез, бүлдермәгез.

Әңгәмәдә иң мөһиме - тыңлый белү. Сөйләшү барышында каршы якның уңышлары, борчылулары белән дә кызыксынсагыз, һичшиксез, әңгәмәдәшегездә яхшы тәэсир калдырырсыз. Киңәшләр биргәндә саграк эш итегез - алар кайчагында бик үк дөрес кабул ителми. Әгәр дә инде сезнең фикерегез белән кызыксынсалар, җөмләгезне "минем уйлавымча", "мин шулай уйлыйм" дип башлагыз.


Баш киемсез


Суыкта яланбаш йөрү салкын тидерү куркынычын арттыра. Беренче чиратта иммунитет начарлана, зарарлы микроблар үрчи башлый. Нәтиҗәдә хроник чирләр кискенләшү куркынычы арта. Әгәр кеше борын куышлыгындагы хроник чирләрдән интегә икән, инфекөия бик җиңел генә канга, ә аннан үзәк нерв системасына үтеп керә. Башны туңдыруның менингит белән тәмамлану куркынычы бар.

Бигрәк тә колаклар салкынга сизгер. Алар сызлый башлый. Моның нәтиҗәсе отит, колак эченә чуан чыгу. Иң катлаулы очракларда тавыш юллары нервлары ялкынсына, бу ишетү сәләтен начарлану белән тәмамлана ала.

Озак (10 минуттан артык) баш киемсез салкын урамда йөрүдән чәч тамырларын тукландыручы кан тамырлары спазмы башлана. Нәтиҗәдә чәч юкара, сына, аның ялтыравы кими, коела башлый. Баш киемсез җәйге кызуда да йөрергә ярамый. Эсседә май бүленеп чыгу арта, чәч тиз пычрана. Шунлыктан кышын башка җылы башлык, җәен аксыл төстә панама яки кепка кияргә, яулык бәйләргә киңәш ителә.


Таһирова Динә, 6а


Газлы сулар – теш дошманннары.


Күп газлы эчемлекләр теш эмале өчен бик зарарлы икән. Бу нәтиҗә Көньяк Иллинойс университеты үткәргән бик гади тикшеренүләргә нигезләнеп эшләнгән. Тештән алынган эмальгә берникадәр вакыт эчендә газлы эчемлек тамызганнар. Эмальне тикшерүгә тиклем һәм тикшерүдән соң үлчәп караганнар. Эмаль 1,6 дан 5 процентка кимегәнен күрсәткән.


Тешне ничек дөрес чистартырга?


Теш табиблары вертикаль хәрәкәтләр ясап чистартуны дөрес дип саныйлар. Ләкин вертикаль хәрәкәтләр ясап чистартуга караганда, кайбер кешеләр тешләрен үзләренчә яхшырак чистарта алалар. Әгәр дә кеше теш өстенә җыелган катлауны буйый торган махсус төймәчекне капса, ул 3 минутта катлауның кай җирләрендә булуын күрсәтер. Тешегездә бер тап та калдырмаслык итеп чистартсагыз, ”яхшы итеп тешемне чистарта беләм” дип әйтә аласыз. Ләкин шуны истә тотыгыз: бар тешнең өстен чистартканда һәрвакыт горизонталь хәрәкәтләр генә ясарга ярамый.




Теш пастасы һәм теш щеткасы нинди булырга тиеш?


Теш казанасы сизгер кешеләргә йомшак җепселле щетка кирәк. Теш пастасына килгәндә аерма шунда: аларның берсе агарта, икенчеләре дәвалау эффектына ия, өченчеләре теш эмален саклаучы микроэлементларга бай була. Универсаль теш пасталары да бик күп. Гадәттә, теш 2 тапкыр чистартыла. Әгәр дә иртән кариеска каршы теш пастасы куллансагыз, кичен агарту эффектына ия булган теш пастасын кулланырга мөмкинсез.


Тырнаклар - сәламәтлек көзгесе.


Табиблар тырнакларны кешенең көзгесе, дип атыйлар.

Алар көненә 0,1 мм үсә. Тырнак төбеннән очына кадәр тулысынча яңарсын өчен 9 ай кирәк. Тырнакларның рәвеше үзгәрә икән, димәк сәламәтлек дә үзгәрә дигән сүз. Тырнакларда барлыкка килгән батынкы урыннар, таплар һәм буразналар агулану, йогышлы чир эләктерү, нинди дә булса матдәләр җитмәү турында сөйли.

1. Улаучан, онланып торучан тырнаклар организмга А һәм В витаминнары яки минераль матдәләр (кальций, тимер, цинк) җитмәүне күрсәтә. Бу очракта күпләр төрле дарулар эчеп карый. Сәламәтлек һәм тырнакларның ныклыгы ике сәбәпкә бәйле: беренчедән, дөрес кан әйләнешенә, икенчедән, алар куллана торган сабыннарның ни дәрәҗәдә тәэсирле булуына. Актив чистарту матдәләр тирене майсызландыра. Йорт эшләрен башкарганда кулыгызга резина перчаткалар киегез.

2. Нечкә, туры буразналар кеше тырнакларын кимергәндә барлыкка килә. Ләкин бик каты борчылганда, эш авыр булганда да шундый ук билгеләр күзәтелә. Тырнак өстендә пәйдә булган бердән бер буразна организмда ниндидер ялкынсыну процесслары яки җәрәхәтләр булуга ишарәли. Үзара кисешкән буразналар каты авыру кичергәннән, операциядән, психик киенекеректән соң барлыкка килә.

3. Кашыксыман тырнаклар тимер җитешмәүгә, ягъни матдәләр алмашынуы бозылуга ишарәли.

4. Барабан таягы очына охшаган тырнак-туберкулез, йөрәк эшчәнлеге бозылу, матдәләр алмашыну, бозылу билгесе.

5. Тырнакка батынкы, күперенке урыннар бавыр авыртканда, чәч коелганда, артрит вакытында барлыкка килә.

6. Кара таплар да юньлегә түгел: алар бавыр авыру билгесе.


Фазылҗанова Ильфира,
Нуруллина Ләйсән,
Ганиева Лилия, 6а