#36 2011 нче ел

1. Судуку

Һәрбер бәләкәй квадратка 1дән 9га кадәр саннар язарга кирәк. Зур квадратның һәр аркылы, һәр буй һәм кыек (вертикаль) юлында саннар кабатланмаска тиеш.


2. Алмаш


күрек, түрә
Ә
 
том, саламтәм, сәлам
тун, тозак 
ялан, балак  
шом, өрек 
толып, касса 

3. Табышмак-уеннар

1. Сыерда бар, атта юк; сарыкта бар, эттә юк.

2. Корыда юк, суда бар; төтендә юк, буда бар.

3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.

4. Җир уртасында ни була?

5. Чигәдә бар, кашта юк; чирәмдә бар, ташта юк.

6. Тыкрык башында ни бар?

7. Синдә бар, миндә бар – җирдә-суда бер дә юк.

8. Кәҗәнең башында нәрсә бар?

9. Шәһәрдә бар, авылда юк; чирәмдә бар, адәмдә юк.


4. Сораулар

1. Кардан ничек агач ясап була?

2. Нинди 100 сан түгел?

3. Алган саен зурая. Бу нәрсә?

4. Нинди пар һавага күтәрелә алмый?

5. Элекке СССРдагы кайсы дүрт шәһәрнең исемендә дүртәр “а” бар?

6. Чәчәк исемнәре дә, кеше исемнәре дә булып йөргән нинди исемнәр беләсез?

7. Кош исемнәрен йөрткән нинди кеше исемнәрен беләсез?

8. Берәр хәрефен алмаштыра барып, балны тозга әйләндерегез. Хәрефләрен алмаштыргач, сүзнең мәгънәсе булсын.

9. Бабай сүзенең беренче өч хәрефен берәмләп ала бару юлы белән тагы нинди өч сүз ясап була?

10. Панама, Дүшәмбе, Вена, Бостон – ялгызлык исемнәрен юл (кечкенә) хәрефләре белән язганда алар нәрсә аңлаталар?

11. Ялагай, алачак сүзләрен өлешләргә бүлеп тагын нинди дүртәр сүз ясарга мөмкин?


Таһирова Динә,
Нуруллина Ләйсән, 6а