#36 2011 нче ел

13.01.2011 "Visiting the fairy tale" – “Әкияттә кунакта”

Иске Яңа ел – ул сирәк очрый торган тарихи күренеш, өстәмә бәйрәм. Әлеге тармаклану нәтиҗәсендә без Яңа елны ике тапкыр – яңа һәм иске стиль буенча билгеләп үтәбез. Шулай итеп, 13нән 14 нче гыйнвар төнендә һәр кем яраткан бәйрәмен бәйрәм итеп бетерә ала. Безнең гимназиядә укучыларның инглиз теленә кызыксынуын күтәрү максаттан, укучыларның иҗади сәләтләрен, коммуникациясен үстерү өчен, Иске Яңа елга багышланган “Әкияттә кунакта” бәйрәме үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әкиятләрдән театральләштерелгән күренешләр күрсәтте, уеннар, табышмакларга җавап һәм Яңа елга багышланган җыр җырладылар.


17.01.2011 “Кышкы әкият” фотоконкурсы

Гимназиядә “Кышкы әкият” исемле фотографияләр бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә 2-10 нчы сыйныф укучылары катнаша. Фотографияләр А3, А4 форматында (рамкаларда) 28 нчы гыйнварга кадәр кабул ителә.

Номинацияләр:

• “Кышкы каникуллар”

• “Кышкы парк”

• “Кышкы бәзәкләр”

• “Кышкы шәһәр”


21.01.2011 Мини-футбол буенча ярыш

Укучыларны футбол түгәрәгенә тарту максатыннан, гимназиядә укучылар арасында еш кына мини-футбол ярышлары оештырыла. Шулай ук укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен, урта звено укучылары арасында еш ярышлар үткәрелә.

1 урын – 6Б, 7А

3 урын – 5А

Котлыйбыз!!!


25.01.2011 Казанның меңьеллыгы музеена сәяхәт

Укчыларда әхлакый тәрбия үстерү максатыннан, милли-мәдәни байлыклар 6б сыйныфы укучылары Казанның меңьеллыгы музеена барды. Музей өч залдан тора, аның мәйданы 2,6 мең кв.м. һәм якынча 400 кв.м күргәзмә залын үз эченә ала. Беренче зал Казан тарихына багышланган. Әлеге күренеш бер меңенче елдан алып безнең эрага кадәр XVгасырларда булган аралыкны үз эченә ала. Экспонатлар аларында күптән югалган һәйкәлләр дә урын алган.

Икенче зал XVг. алып XX г. кадәр булган вакыйгалар турында сурәтләнә. Экспозиция сәүдә-икътисад бәйләнешен, шәһәрнең рухи мәдәниятын, Казанның Россиядәге политик статусы турында ача. Аерым урынны Петр I, Екатерина II, Павел I, Николай I нең Казан шәһәрендә булганлыгы хакында архив материаллары алып тора. Өченче зал Казанның XX гасыр тарихына һәм бүгенге хәл тырышына багышланган.


27.01.2011 “Талантлы син, кеше туганым” исемле әдәби кунакханәдә танылган артист, драматург, депутат Туфан Миңнуллин

27 нче гыйнвар көнне гимназиянең актлар залында “Талантлы син, кеше туганым” исемле әдәби кунакханәдә артист, драматург, депутат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең К.Станиславский исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин белән очрашу булып узды Очрашуны мәктәп директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Әлеге очрашуга Вахитов районы Мәгариф бүлеге башлыгы М.З.Закирова, драматургның кызы Әлфия ханым, “Гаилә” фондыннан вәкилләр, “Сөембикә” һәм “Ялкын”нан журналистлар килгән иде.