#36 2011 нче ел

Айдар Галимов


Тулы исеме: Галимов Айдар Миннегали улы.

Туган җире: Казахстан, Целиноград өлкәсе, “Мәдәният” совхозы.

Үскән җире: Башкортстанның Миякә районы, Олы Кәркәле авылы.

Туган көне: 1967 ел, 23 февраль.

Белеме: югары.

Әти-әнисе: Миннегани, Бибинур.

Гаиләсе: хатыны Зилә (психолог); кызлары – Гүзәл, Айгизә; улы Данияр.

Дәрәҗәле исемнәре: Татар һәм башкорт милли мәдәният өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Айдар Галимовка «Башкортстанның атказанган артисты» (1995) һәм «Татарстанның атказанган артисты» (1996) исемнәре бирелә. 2008 елның 23 май Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев уңаеннан Айдар Галимовны «Татарстанның халык артисты» югары исеме белән бүләкләү турында указга кул куела.

Девизы: “Яшәргә икән, яшәргә!”


Галимов Айдар Гани улы 1967 елның 23 февралендә Казакъстан ССРының Целиноградская өлкәсендәге “Мәдәният” совхозында туа. Бер елдан гаилә Башкортстандагы Миякә районындагы туган Зур Кәркәле авылына кайта. Монда булачак җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә. Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач (1986) Айдар Галимов СССРның хәрби көчләрендә Каунасс һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ул Башкортостан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм 1993 елда аны тәмамлый.

Айдар Галимовның иҗат юлы 1989 елда Башкортостан АССРының 70-еллыгына багышланган радиоконкурста отуынан башлана. 1990 елда Туймазы шәһәрендә ул «Татар җыры» дипломаты була, 1990—1993 елларда ул — ДК «Авангард»ның «Азамат» ВИА вокалисты. 1993 елда аның җитәкчелеге астында «Айдар» эстрада студиясе барлыкка килә һәм соңыннан «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый. Профессиональ сәхнәдә дебюты популяр һәм актуаль «Моңнар кайтсын авылга» (Р.Чурагулов, Р.Хакимов) җыры белән башлана.

Айдар Галимовның гастроль эшчәнлеге 1993 елда башлана. Аның гастроль концертлары Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортостанның башка шәһәрләрендә һәм Рәсәй Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә бирелә. Беренче чит ил гастрольләре аның Үзбәкстанда уза (1995, 1996). Шулай ук җырчы Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казакстанда (2008) гастроль чыгышлары ясый. Ел саен аның гастроль турлары Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Себернең аурупа өлеше, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта уза. Шул ук елларда (1996—2001) ул Казан дәүләт педагогик университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белемен ала.

Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның унлаганнары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Бүгенге көндә аның 12 җыентыгы язылган.


4 нче гыйнварда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Фирдәвес Хәйруллинаның тууына 60 ел


Ф.Хәйруллинаны белмәгән, артистканың юмарт таланты алдында башын имәгән бер генә тамашачы да юктыр. Аның Академия театры сәхнәсенә күтәреләенә шактый вакыт үтте. Шушы гомер өчендә Ф.Хәйруллина театрдагы сәхнә образларыннан тыш телевидиниедә дә күп кенә образлар иҗат итә. Ул башкарган рольнең бары үзенә генә хас моңы, үзенә генә хас нәфислеге бар.Театрның спектакльләренә махсус аны күрер өчен йөрүче тамашачылар да бар иде. Чөнки ул уйнаган роль синең хәтер түреңә кереп урнаша да гомергә онытылмый. Әнә шундыйлардан Бибкәй (“Әбүгалисинә”), Финея (“Җүләр кыз”), Гөлчирә (“Ташкыннар”), Анжолетта (“Хатыннар гайбәте”), Эсмеральда (“Зифа”), Зөһрә (“Качаклар”), Мәстүрә (“Портфель”), Ләйсән (“Ләйсән ире Хәсән”), Халисә (“Су төбендә сөйгәнем”), Мәрфуга (“Кишер басуы”) һәм иҗатының йөзек кашы булган Зөләйха (“Зөләйха”) һәм башкалар.


Зәйнуллина Динара, 6а