#36 2011 нче ел

Авырлыклар аша йолдызларга...

2011 ел – Россияда космонавтика елы дип игълан ителде.

Кеше элек-электән башкарасы эшләренең күбесен Айга, Кояшка, йолдызларга карап башлаган. Күк йөзенең айлы төннәренең матурлыгы, гүзәллеге шагыйрьләргә, композиторларга, рәссамнарга илһам биргән. Бу илаһи матурлык илһам, дәрт кенә биреп калмаган, кешене дә сафландырган, яхшылыкка өндәгән. Халык авыз иҗатында бу күк җисемнәренә караган күп кенә әйтемнәр, әкиятләр, мәкальләр, җырлар барлыкка килгән. Мәсәлән, Үги кыз Зөһрә турындагы әкият. Җирдәге авырлыкларга түзә алмыйча, күктән үзен Айга алуын сорый. Күп кенә легендаларда да җирдәге кыен тормыштан, күңелсезлекләрдән кешеләрнең күк йөзенә менеп үзләренә шунда урын табулары турында сөйләнә.

Оча торган келәмгә утырып чит ирләрне күрү турында кем генә хыялланмаган.

Шулай итеп, XX гасырның 40-50 нче еллар ахырына кешенең космоска аяк басуына нигез салына.

2011 ел – Россияда космонавтика елы дип игълан ителде. Быел бөек совет космонавты Юрий Гагаринның галәмгә чыгуына 50 ел тулачак. Юрий Гагарин – ачык галәмгә чыгучы дөньядагы беренче кеше була. Ул Җирне 108 минут эчендә әйләнеп чыга һәм безнең илебезне бар дөньяга таныта. Юрий Гагарин, чыннан да, - күренекле, хөрмәткә һәм соклануга лаек кеше, чөнки ул тарихка, канкойгыч сугышлар башлап яки тирә-юньгә начарлык китерүче гамәлләр башкарып кереп калган түгел, ә кешеләрне аңа кадәр булмаган, яңа, кызыклы фәнни ачышлар дәверенә чыгаручы. Гагаринның исеме белән элеккеге Гжатск шәһәре, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә шәһәрләрдәге мәйданнар, урамнар, бульварлар һ.б., Айдагы иң зур кратерларның берсе аталган. Гомумән, бу исемне белмәүче һәм исемне ишетүгә ук горурлык һәм соклану хисләрен тоймаучы юктыр дип уйлыйм.

Безнең гимназия укучылары да галәмне өйрәнү белән мавыгалар. Төрле сыйныф укучылары “Космонавтикага 50 ел тулу” дигән номинациядә “Дөнья бүген һәм иртәгә” дип исемләнгән ИКТга кагылышлы конкурста катнашалар.

Өченче чирекне яхшы билгеләр белән генә башлап һәм тәмамлап чыгуыгызны телим, хөрмәтле укучылар!

Минһаҗева Айнур, 10а