#36 2011 нче ел

Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек турында


фотки

Мәкальләр:

• Яманлык артыннан йөргән - изгелек тапмас.

• Яхшы булсаң, даның чыгар, яман булсаң, җаның чыгар.

• Яхшылык кылган - аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган.

• Яхшылык эшлә дә суга сал.

• Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

• Җылы сүз - җан азыгы.

• Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.



Хәдисләр:

* Үзеңә нәрсә теләсәң, башкаларга да шуны телә.

* Игелекле эшләрне тавышсыз гына башкарыгыз.

* Һәр изгелек - сәдака.

* Яхшылык эшләргә ашыгыгыз. (Коръән,78)


* Һәр кеше белән гүзәл тереклек итәргә, һәркемгә мәрхәмәтле булырга, һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алырга...

(Риза Фәхреддин)

* Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә.

(Оскар Уайльд)

* Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау.

(Демокрит)

* Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, Үзеңә дә килер шундый ук өлеш. Әмма кылсаң яманлык бер балага, Салмас димә сине бер көн бәлага.

(Утыз Имәни “Татулык бәяны”)

* Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек.

(Мишель де Монтень)

* Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә.

(Конфуций)

* Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз.

(Джонатан Свифт)


Камалова Алисә, 8б