#36 2011 нче ел

Кыш, бу кыш!


Җиргә ява салкын ак чәчәкләр,
Ямьләндереп шәһәр урамын.
Яратам мин туган якларымның
Бәсле таңын, җепшек буранын.


Кыш көннәре нинди матур! Бөтен тирә-юнь зәңгәрсу ак томанга төренгән. Наратлар, чыршылар иңнәренә челтәрле, ак шәл салганнар. Әйе, кышкы табигатьнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Агачлар, әнә нинди матур итеп ак шәлгә төренгәннр. Кар хәтфәдәй җәелеп ята. Кар бөртекләре чем-чем итеп күзне камаштыра. Йомшак карга басым парк буйлап барганда, әлеге матурлыкка сокланып, хозурланып бара торгач, үзеңне серле, әкияти дөньяга эләккәндәй хис итәсең.

Кышның әлеге гүзәллеген күрә, сихрилеген тоя белсәгез, сезнең өчен “Кышкы әкият” конкурсы игълан ителде. Гимназия сайтының беренче битендә үк әти-әниләр һәм укучылар өчен кышкы темага багышланган фотоконкурс турында хәбәрне укый аласыз.


13 нче гыйнвар көнне гимназиядә укучыларның инглиз теленә кызыксынуын күтәрү максаттан, укучыларның иҗади сәләтләрен, коммуникациясен үстерү өчен "Visiting the fairy tale" – “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әкиятләрдән театральләштерелгән күренешләр күрсәтте, уеннар, табышмакларга җавап һәм Яңа елга багышланган җыр җырладылар.


Иске Яңа ел – ул сирәк очрый торган тарихи күренеш, өстәмә бәйрәм. Әлеге тармаклану нәтиҗәсендә без Яңа елны ике тапкыр – яңа һәм иске стиль буенча билгеләп үтәбез. Шулай итеп, 13 нән 14 нче гыйнвар төнендә һәр кем яраткан бәйрәмен бәйрәм итеп бетерә ала.

24.01.10 – 8-10 нчы сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге театрга “Балакаем” драмасына бардылар. Драманың темасы – яшүсмерләрнең наркотиклар белән мавыгып, үз язмышларын харап итүләре. Бу драма, минем фикеремчә, күп укучыларда көчле тәэсир калдырды һәм геройларның тормышларына карап, кирәкле нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәр.

27 нче гыйнвар көнне гимназиянең актлар залында “Талантлы син, кеше туганым” исемле әдәби кунакханәдә артист, драматург, депутат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең К.Станиславский исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин белән очрашу булып узды. Очрашуны мәктәп директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Әлеге очрашуга Вахитов районы Мәгариф бүлеге башлыгы М.З.Закирова, драматургның кызы Әлфия ханым, “Гаилә” фондыннан вәкилләр, “Сөембикә” һәм “Ялкын”нан журналистлар килгән иде.

Кичә 7а сыйныфы укучыларының чыгышы белән башланып китте. Алар Туфан абыйга үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр, аның 4б сыйныф укучылары тарафыннан “Акбай һәм Кыш бабай”, 7а сыйныфы укучылары тарафыннан “Гөргөри кияүләре” һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләреннән өзек сәхнәләштерде. Укучылар үз рольләрен шундый оста итеп башкардылар, Г.Камал артистларыннан калышмадылар.



Минһаҗева Айнур, 10а