#38 2011 нче ел

Без булдырабыз!

Февраль аенда Балалар иҗаты үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Шигъри сүз” дип аталган район конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә безнең гимназиядән 3а сыйныфы укучылары Вәлиев Инсаф, Гафурова Әдилә, Хаҗиева Чулпан катнашты. Вәлиев Инсаф Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек сөйләп, III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Ә Хаҗиева Чулпан Мөҗәһитнең “Әтиләре бөтен яктан да алдынгы итәргә тырышкан укучы зары” дигән шигырен сөйләп, II дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Гафурова Әдилә Фәнис Яруллинның “Бәби карыйм” дигән шигырен сөйләп, “Тамашачы мәхәббәте” грамотасына лаек булды.

Ә 16 нчы мартта Вәлиев Инсаф белән Хаҗиева Чулпан шәһәр конкурсында катнаштылар. Нәтиҗәләр 28 нче мартта билгеле булачак. Уңышлар аларга!!!

Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

3а сыйныфы укытучысы
Галиева Фәридә Фәим кызы