#38 2011 нче ел

ИЗГЕЛЕК КЫЛ


Кошларны саклагыз һәм яклагыз!








Кояш нурын сибә җир өстенә,
Исә йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта – сагындырган
Туып-үскән җирләре.

Менә март ае. Туган ягыбызда әлегә кыш хөкем сөрсә дә, табигать акрынлап кына йокыдан уяна.

Салкын кышны бездән бик еракта, җылы якларда үткәргән кошлар туган якларына кайтырга әзерләнәләр. Меңнәрчә чакрымга сузылган сәяхәт алдыннан кошлар күп ашыйлар, озак йоклыйлар. Кошларның кайчан юлга кузгаласын әлегә беркем дә белми.

Яз хәбәрчеләре булып кара каргалар кайта, аннан сыерчыклар, тургайлар... Мәсәлән, сыерчык, ләкләк, сандугач, шәүлегәннәр безгә Африка һәм Азиядән очып кайталар.

Туган якка беренче булып сиртмә койрыклар юл ала. Әйләнә-тирә ап-ак әле, әмма елга ярлары аз-маз гына кардан арына башладымы – сиртмә койрыкларны көт тә тор. Керәшәләр сәгатенә 140 км тизлек белән очалар.

Шунысы кызык, канатлы сәяхәтчеләр төгәл бер юнәлештән тайпылмый очалар. Аларга әлеге юлны кояш һәм йолдызлар күрсәтә. Көне-төне бертуктаусыз очып, үз ояларына ашыгалар кошлар. Югыйсә, юлда аларны никадәр кыенлыклар көтеп тора!...

Күп тә үтмәс, җырчы кошлар тавышы безнең як урманнарын җанландырыр. Кошларга яңа оялар корыр.

Кешеләр төрле җирдә яшәгән кебек, кошлар да ояларын төрле урыннарга коралар: агач ботагы өстенә, өй кыегына, җир өстенә. Шуңа күрә яз көне табигатькә чыксагыз, игътибарлы булыгыз. Әгәр кош оясы күрсәгез, аны ерактан гына күзәтегез, аның янына бармагыз, болай эшләсәгез ояда утыручы кош та һәм аның балалары да курыкмас, кошларны тотучы ерткыч хайваннар да ояның кайда икәнен күрмәячәк. Бу сезнең кошларга ярдәмегез булыр.

Сез кошларны саклавыгызны үзегезнең гамәли эшләрегез белән исбатлагыз. Әйе, кеше өчен кошларның әһәмияте, аларның табигатьтә тоткан урынына бәйле. Сыерчык ояларын, җимлекләрне күп ясагыз. Аларны өй кыекларына, паркларга, урманнарга элеп куегыз. Киләчәктә дә кошларны яратыгыз, алар турында кайгыртучанлык күрсәтегез.



Камалова Алисә, 8б