#37 2011 нче ел

Бар җырымны илгә багышладым...



Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен.
Муса Җәлил



Февраль... Быел кыш ае безне көн саен диярлек карга баетып торды, тирә-юньдәге таш, агач, яңа гасыр биналары – барысы да ап-ак карга күмелеп, шәһәребез сихри бер кар патшалыгына әверелде. Шуңа да карамастан, кешеләрнең тормышы туктамады, тырыш “кырмыска” оясы элеккечә минут саен эш белән мәшгуль.

Татар халкы - ул элек-электән Ватанында бөек шәхесләрне, милләтпәрвәрләрне тудыручы халыкларны берсе. Шундый күренекле шәхесләребезнең берсе - халкыбызның патриот-шагыйре Муса Җәлил. Быел Муса Җәлилнең тууына 105 ел булды.


1956 нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә – Ленин премиясенә лаек була. Муса Мостафа улы Җәлил берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше.

Аның үлемсез шигырьләрендә милләтенә карата булган кайнар мәхәббәте, мәңгелек күңел дәрте сокландыра, йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәтә.

Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Күренекле каһарманыбызны халкы әле дә онытмый, ел саен мәктәп стеналарында да, җәмәгать дөньясында да аның рухына багышланган төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештырылып килә.

Муса Җәлил исеме белән бәйле төрле урыннар исемлеге:

1. 1972 нче елны Муса Җәлил исеме белән кече бер планета йөртелә башлый.

2. Аның исеме белән Түбән Камадагы кинотеатр йөртелә.

3. Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры (Казан) шулай ук Муса Җәлил исемен йөртә.

4. Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлләр Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Оренбург, Мәскәү, Минзәлә шәһәрләрендә бар.

5. Муса Җәлил исемендәге урам. (Казан).

6. Муса Җәлилнең музей-фатиры (Казан).


Минһаҗева Айнур, 10а