#37 2011 нче ел

ЯҢАЛЫКЛАР


01.02.2011 «Кышкы фантазия – 2011»

Укучыларда эстетик зәвык үстерү, аларны бәйрәмне бизәү культурасына өйрәтү, алган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен гамәлдә файдаланырга өйрәтү максатыннан “Кышкы фантазия – 2011” бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгенең лауреатлары 2в сыйныфы укучылары: Зарипова Энҗе һәм Кадыйрова Адилә.


02.02.2011 Социаль проектларның шәһәр смотры

Конкурста Вахитов районының яшьләр оешмасы һәм 11 мәктәпнең вәкиле катнашты. Бәйгегә җәмәгать эшләренең актуаль проектлары тәкъдим ителде. Безнең гимназистлар, 7б сыйныфы укучылары Сафина Алия һәм Волкова Анастасия, “Иртәнге аш сәламәтлек өчен” проектын тәкъдим итте. Жюри әгъзалары әлеге проектның актуальлеген ассызыклады, шуңа күрә безнең проект конкурсның республика этабына үтте.


06.02.2011 Укытучыларның шәһәр спартакиадасы

Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен яңадан торгызу, шәһәр халкын системалы рәвештә физик күнегүләр һәм спортка җәлеп итү максатыннан 6 нчы февраль көнне “Хезмәт резервы” стадионында “Спортавная Казан – 2011” спартакиадасы кысаларында район чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең гимназия укытучылары командасы составында Васильева Инна Александровна, Мозафарова Эльвира Сәетгәрәевна, Сираҗетдинов Ринат Хәмзевич һәм Хөсәенов Илшат Әхәтович чаңгы эстафетасын 21 минут 2 секундта үттеләр һәм Вахитов районы мәктәпләре арасында беренчелекне алды. Котлыйбыз!!!


11.02.2011 Туган тел көне

Халыкара туган тел көне 1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКО генераль конференциясе тарафыннан игълан ителде. 2000 нче елның февраль аеннан алып тел һәм культура күптөрлелеге һәм күптеллелек ярдәме белән һәр ел билгеләп үтелә.

11 нче февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль белем бирү ужречдениясе “1 нче татар гимназиясе”ндә “Минем туган телем – татар теле” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Гүзәлия Тәлгатовна Минкина, ТР халык язучысы, ТР Дәүләт советы депутаты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” җәмгыяте рәисе Туфан Габдуллаҗан улы Миңнуллин, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев, педагогик фәннәре докторы, профессор, ТДГПУ проректоры Фираз Фәхрәз улы Харисов, филологик фәннәре докторы, ТДГПУ профессоры Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов, Казан шәһәренең ИКМО белем идарәсе җитәкчесе Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, “Казан шәһәренең ИКМО белем идарәсе” МУ мәгариф бүлеге җитәкчесе Минзилә Загриевна Закирова, Рәиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, Казан шәһәренең директорлары, гимназия һәм мәктәпләрнең директор урынбасарлары катнашты.

Чара югары дәрәҗәдә үтте.


13.02.2011 "Лыжня России - 2011"

Гомуми белем бирү учреждениясе укучыларын физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту , сәламәт яшәү рәвеше пропогандалау максатыннан 13 февраль көнне ССК ның “Хезмәт резервы”сында "Лыжня России - 2011" Бөтенроссия чаңгы ярышы үткәрелде.

Безнең гимназистлар гимназия директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна һәм физик тәрбия укытучысы Васильева Инна Александровна җитәкчелегендә дистанцияне бик әйбәт үтте, бары тик финишта гына бераз калышты. Афәрин!!!


15.02.2011 Республика семинары

Белем сыйфатын һәм ТРсының гомуми белем учрежденияләрендә, яңа информацион технологияләр кулланып, милли эшчәнлекне нәтиҗәле үстерү максатыннан 15 нче февраль көнне гимназиядә «Яңа мәгълүмати технологияләр кулланып, башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирү» дип исемләнгән башлангыч сыйныф укытучылары өчен республикакүләм семинар булы узды. Семинарда җыр, математика, рус теле, инглиз теле, укудан ачык дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр. Семинар ТР МҮИ БМ укыту-методикасы эше кафедрасы буенча Садриева Роза Фоатовна, ТДГПУ доценты Власова В.К. чыгышы, түгәрәк өстәл артында технологик мөмкинлекләр турында фикер алышу белән тәмамланды.


17.02.2011 “Татар кызы – 2011” мәктәп туры бәйгесе

17 нче февраль көнне гимназиядә “Татар кызы -2011” бәйгесенең мәктәп туры үткәрелде. Әлеге бәйгедә 9-10 нчы сыйныф укучылары - Сәйфетдинова Алсу (10а), Пашаева Фирүзә (10а), Мәгъсүмова Дилүзә (9б), Нуриева Алинә (9б) катнашты. Бәйге ике турда үткәрелде.

Беренче турда бәйгедә катнашучылар өчен татар халык җырларын башкарулары, аларның вокал ягы буенча сәләтен күрсәтте, ә икенче тур татар халык традицияләре, тарихы, сәнгате турында сорауларга җавап иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче Сәйфетдинова Алсу, 10а сыйныфы укучысы. Котлыйбыз!!!


18.02.2011 Шәһәр педагогик форумы

18 нче февраль көнне “Россия гражданинын рухи-әхлакый яктан үскән шәхес итеп тәрбияләү” темасына ачык шәһәр педагогик форум үткәрелде.

Әлеге форумда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мозафарова Э.С. “Тимурчылык юнәлеше” – кичә, бүген, иртәгә” темасына чыгыш ясады.