#37 2011 нче ел

УКУ ДӘРЬЯСЫНДА


Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү турында


• БДИ биремнәре тупланган җыентыктагы биремнәр белән танышып чыгыгыз.


• Материалны ятлап чыгарга кирәк түгел, аның иң мөһим моментларын истә калдырырга, мәгънәсенә һәм логикасына төшенергә тырышырга кирәк. Кыска-кыска схематик язмалар һәм таблицалар, план куллану да материалны тизрәк үзләштерергә ярдәм итә.


• Имтиханда вакытны дөрес итеп бүлә белү үтә дә мөһим.


• Берничә сәгатьләр буе өзлексез дәвам иткән әзерлек процессы ару-талчыгудан гайре бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Ярты сәгать саен 2-3 минутлык тәнәфесләр ясау, ә ике сәгать шөгыльләнгәннән соң 20-30 минут ял итеп алу мәслихәт.


• Киеренке акыл эшчәнлеге чорында ризык туклыклы һәм витаминнарга бай булырга тиеш. Баш мие эшчәнлеген аеруча балык, эремчек, чикләвек, өрек җимеше яхшырта. Ә менә кофе, каты чәй болай да киеренке хәлдәге нерв системасын тагын да ярсыта гына.


• Иртәгә имтихан буласы көнне кичен саф һава сулап керү, коенып чыгу һәм вакытында йокларга яту кирәк.


• Имтихан алдыннан дулкынланмаска. Бу исә - иң җаваплы мизгелдә каушап-югалып калуыгыз бар.


• Онытмагыз: имтиханга барганда паспорт һәм ике данә гельле ручка алырга кирәк!


И.А.Кузьмина,
уку-укыту эшләре
буенча директор урынбасары