#37 2011 нче ел

ҺӨНӘР САЙЛАГАНДА


Минем булачак һөнәрем


Мин, Әхтәмова Ранилә, мин Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясенең 9 нчы сыйныфында укыйм. Мин үз мәктәбемне бик тә яратам. Мәктәбебез гөрли, кичке алтыларга кадәр бала чага өзелми кайчакта. Безнең гимназиядә балалар өчен барлык уңайлыклар да бар. Гимназиябездә төрледән төрле түгәрәкләр эшли. Мәсәлән, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, шашка-шахмат уйнау мөмкинлекләре дә бар. Ә спорт залында тагын да күңеллерәк. Дәресләр тәмамлангач, укучыларның күбесе монда агыла. Чөнки түгәрәкләр дә, төрле спорт чаралары да , аңа әзерләнү дә биредә үткәрелә.

Инде өченче чирек тә бетеп килә... Язгы каникуллар, дүртенче чирек «борын төртә»...

9 нчы сыйныф укучылары, тырыша-тырыша, имтиханнарга әзерләнәләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор җитте. Мин дә әлеге сынауларга әзерләнәм. 9 нчы сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, уку йортына керергә әзерләнәм. Мин театр колледжына керергә хыялланам. Сабый чактан ук театр артисты булырга хыялланам. Артистларның сәхнәдә уйнауларын зур кызыксыну белән карыйм. Аларның образга кереп уйнауларына сокланам. Алар җырчы да, биюче дә булырга кирәк, моның эчен бит зур җаваплылык таләп ителә. Замана үзгәргән саен, аның белән бергә таләпләр дә үзгәрә.

Мин үзем дә гимназиядә үткәрелгән төрле чараларда катнашырга тырышам, һәм сәхнәгә чыгу мөмкинчелеген кулдан ычкындырмыйм. Шулай итеп, мин үземнең куйган максатыма, хыялыма ирешермен дип уйлыйм.

Ә алда кабат кынгырау чылтырар. Тик монысы инде соңгы кыңгырау!..

Әхтәмова Ранилә, 9а