#37 2011 нче ел

КАУРЫЙ КАЛӘМ


Кыш мизгелләр.


Салкын кыш. Табигать ап-ак төскә күмелде. Кыш көне кошларга һәм хайваннарга азык табу авырлаша. Шуңа күрә укучылар кошларга җимлек ясап эләләр.

Кышкы урманда тынлык, күп кенә хайваннар йокларга яткан. Ләкин куян-куркак кыска, соры йонын инде коярга өлгергән. Бүре белән төлке дә, бер урында гына тик тормыйлар, азык эзләп әрле-бирле йөриләр. Аларның эзләрен яңа яуган, йомшак кардан күрергә мөмкин. Урман ак карга күмелгән, кояш күренгән саен кар бөртекләре кояш нурларында ялт-йолт итеп җемелдиләр.

Авылда елгалар зәңгәр боз белән капланды. Тынлык, авыл урамнарында кеше юк, балаларның чыр-чуы да ишетелми, алар салкыннан куркып өйләренә кереп качканнар.

Быел кышның салкын көннәре күп булды. Аеруча кышның соңгы аенда. Февраль ае да үтеп бара, тиздән яз - Март ае җитәр, салкыннар бетәр, кошлар да җылы яклардан кайтыр, урамда балалар тавышы да ишетелә башлар.

Фазылҗанова Ильфира, 6 "А"


Кыш


Күптән түгел генә беренче йомшак, ап-ак кар яуды. Урманнарга, болыннарга, кырларга ак шәл ябып киткән кебек тоела. Шундый биек матур көннәрнең берсендә мин урманга юл алдым. Урманга килеп керү белән миңа биек наратлардагы кызыл таплар күземә ташланды. Игътибар белән карасам, кызылтүшләр икән. Алар зур урманны яңгыратып, матур итеп сайрыйлар.

Сукмакка карасаң, куркак куянның эзләрен күрергә була. Кыш җитү белән аның йон ак төскә керә. Ак йомшак кар арасында ул үзенең явыз дошманнарыннан яшеренә ала.

Ак итәкләрен җәеп шушы матур ел фасылы – кыш та килеп җитә. Ул карын да яудыра, җәяүле буранын да уйната, өермәсен дә дулатып йөртә.

Искиткеч салкыннар башланды. Киң, зур елгалар да калын, зәңгәр боз белән капланды. Боз өстендә йомшак ак кар ята.

Кыш бик салкын булса да, ул үзенә күрә бик матур ел фасылы.


фотки

Нуруллина Ләйсән, 6а


Фасахов Булат шигырьләре:

Балачактан үсмерчакка


Балачактан үсмерчакка
Күчеп барышым икән.
Тыныч кына күчимме икән,
Әллә карышыйммы икән?

Ялан тәпи йөгерүләр
Сагындырмасмы икән?
Тагын ун ел балачакта
Калып булмасмы икән?

Әти-әни кочагында
Сабый булып калыйммы?
Әллә үзем олы булып,
Тормышка юл ярыйммы?

Үз юлымны ничек итеп
Эзләп табасы булыр.
Эзләп тапкач тайпылмыйча,
Ничек барасы булыр.

Олы булу ай-хай авыр-
Бик күп уйлыйсы була.
Дөрес фикер табар өчен,
Хәйран укыйсы була!

Нишләргә соң, нишләргә?
Эндәшәм яшьтәшләргә.
Мин мохтаҗ киңәшләргә
Әйтегезче нишләргә???



Дөнья матур


«Дөнья матур» диясеңме,
Тормышны сөясеңме?
Табигатьнең гүзәллеген
Чып-чынлап күрәсеңме?
Әллә берни күрми-белми
Һаман йөгерәсеңме?

Таң атканын сизәсеңме,
Күзеңне «чишәсеңме»?
Миләшкә кунган чыпчыкның
Тавышын ишетәсеңме?
Әллә берни ишетмичә,
Эшкә йөгерәсеңме??

Чәчкәләрне өзәсеңме
Такыялар тезәсеңме?
Матурлыкка хозурланып,
Болыннар гизәсеңме?
Әллә һаман нидер эзләп,
« Аннары» диясеңме?

Ап-ак кышны көтәсеңме;
Хискә биреләсеңме?
Кулыңдагы кар бөртеген
Күреп сөенәсеңме?
Әллә нидер җитмәгәнгә,
Һаман көенәсеңме?

Гомер уза - сизәсеңме;
Ул бит бер, беләсеңме?
Артка әйләнеп карагач,
«Ялгыштым» димәссеңме?
«Эх, яңадан яшисе» дип
Әрнеп үкенмәссеңме?


Шәһәрдәге авыл малае.


Шәһәр читендә яшәүче
Мин бер татар малае.
Минем бәхеткә кызыга
Һәрбер шәһәр агае.

Шәһәр чите ул авыл да,
Һәм шәһәр дә түгелдер.
Йортым биек тау башында,
Шунда урман-күледер.

Шәһәр ыгы-зыгысыннан
Кайтып керсәм әлсерәп,
Каршы ала Актырнагым:
Һау-һау, өреп-хәл сорап.

Аны күргәч, бар борчулар,
Алҗыганнар онытыла.
Ул да булмый, песикәем
Аягыма сарыла.

Горур басып, күперенеп,
Әнә әтәч күренә,
Хуҗа булып нидер «сөйли»
Колак салыйм сүзенә.

Абау, безнең алтын әтәч,
«Әти» булган ләбаса.
Чуар тавык шатлыгыннан
Бер әйләнә, бер баса.

Ишегалды уртасында
Сары йомры йомгаклар.
Кояштан төс алганнармы,
Шундый матур, йомшаклар.

Яшел чирәм алар өчен
Чытырман урман кебек.
Чәбәләнеп чыгалмыйлар
Адашып калган кебек.

Әниләре җим күрсәтә,
Нидер чүпләгән була.
Аның һәрбер кыланмышын
Әтәч жупләгән була.

Шуны тамаша кылганда,
Күзем төшә читлеккә.
Куяннарым утыралар
Тезелгәндәй бер җепкә.
Озын колак куянкайлар
Мине көтәләр шулай.
Алар да бу тамашаны
Озак күзәткән бугай.
Һәркайсына ризык бирәм,
Иркәләп, сыйпап алам.
Шаярып, уйнап сөйләшәм,
Җанга рәхәтлек табам.
Иртәгесен тагын шулай:
Ыгы-зыгыга чумам.
Мәктәбемә юл тотам да,
Шәһәр малае булам!