#37 2011 нче ел

САБЫЙГА


1. ТӘМЛЕ КРОССВОРД


Бу кроссворд гади генә түгел. Шакмаклар артында без яратып ашаган яшелчә-җимешләр, бакчабызда үскән үсемлекләр яшеренгән.


2. КРОССВОРД



1. Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым.
2. Күп энәле, сукыр күзле.
3. Каты сызгыра, карны туздыра .
4. Аяз булса, суытыр,
Болыт булса, җылытыр.
5. Үзе су,
Үзе каты.
6. "На!" дисәң бармый,
"Тпру!" дисәң, туктамый.
7. Бар бер чана,
Утырасы юк, бассаң - үзе чаба.
8. Кыш Бабай капчыгыннан алып сезгә нәрсә бирә?

Фазылҗанова Ильфира, 6а


3. ШАЯН СОРАУЛАР


1. Ни өчен ак сарыклар, кара сарыкларга караганда, күбрәк ашый?
2. Кайчан “2”ле санына карап, “10” дип әйтәбез?


4. Бу әкияти йортта кемнәр яши икән?


1. Көне-төне йорт саклый.
2. 2007 нче ел “хуҗа”сы.
3. Урмандагы җәнлекләр патшасы.
4. Теле татлы, койрыгы зур һәм йомшак.
5. Өйдә яши торган йорт хайваны.
6. Ул безгә сөт бирә.
7. Бөдрә тунлы йорт хайваны.
8. Айга карап көй көйли.
9. Куркан хайван.
10. Чабышларда катнаша.
11. Үзе бәләкәй генә, әмма кулга алып булмый.
12. Бәләкәй ат.
13. Кыргый песи.
14. Ябалак колак бик зур хайван.
15. Төкеренә торган хайван.

Нуруллина Ләйсән,
Таһирова Динә, 6а