#38 2011 нче ел

Яз килә!


Кояшның җылы нурлары Җиребезгә якынлашып килә, тирә-юньдәге карлы патшалык әкренләп юкка чыга бара. Яз! Күңелләрне ләззәтләндереп, нурлары белән битләрне кытыклап, йөрәкләргә яңа көч һәм дәрт биреп, кешеләрне канатландырып Яз килә! Әйе, Яз ае һәркемдә тормышның яңа сукмакларына аяк басарга өмет уята! Яз белән табигать яңадан туган шикелле, мөгаен, кешеләр дә, яз көнендә гомернең яңарышын көтәләр... Кемдер мәхәббәт, йөрәк дустын, кемдер сәламәтлек, күңел күтәренкелеген, ә кемдер тынычлык, бәхетне эзли... Һәрберәүнең үз хыяллары, теләкләре бар.

Шулай итеп, язның иң матур вакыты – ул Халыкара хатын-кызлар көне дә әле. Дөньяның гүзәл затларына багышланган бу бәйрәм кешеләр тарафыннан көтеп алына һәм кышкы йокыдан арынырга, уянып китәргә ярдәм итә. Безнең гимназиядә дә бу бәйрәм эзсез үтмәде. Икенче катның стеналары әниләргә, укытучыларга, ягъни барлык хатын-кызларга багышланды: төрле-төрле рәсемнәр, кызыклы плакатлар күңелләрне күтәреп торды.


Хөрмәтле укытучылар, әниләр! Сезне чын күңелдән 8 нче март бәйрәме белән тәбрик итәбез! Тормышыгызның һәрвакыт чәчәк атуын, эшләрегездә бары тик уңышларга гына юлдаш булуыгызны телим! Бәйрәм көне сезгә шатлык, сихәтлек, иминлек, күңел җылысы алып килсен! Сезгә барлык яхшыларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Бәхетле булыгыз!

Минһаҗева Айнур, 10а