#38 2011 нче ел

Гимназия тормышы

11 нче март көнне безнең гимназия укучылары Балалар иҗаты үзәгендәге “Балаганчик на Булаке” түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан тарафыннан “Казан янында бер авыл бар” исемле спектаклен Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек сәхнәләштерде. Укучылар түгәрәк җитәкчеләре белән бергәләп матур костюмнар һәм декорация дә ясаганнар. Әлеге спектакльне карар өчен 5-6 нчы сыйныф укучылары да чакырылган иде. Тамашачы бик канәгать калды!!!



15 нче март көнне Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты үзәгендә театр коллективларының шәһәр туры конкурсы булып узды. Казанның җиде районнан булган иң шәп коллективлар үзара талантларын сынаштылар. Кызыклы киемнәр, матур бизәлеш берәүне дә битараф калдырмады. Безнең гимназияне “Фикердәш” театр студиясе Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек белән тәкъдим итте. Бәйгенең нәтиҗәләре 28 нче март көнне билгеле булачак.

18 нче март көнне гимназиядә 1 нче сыйныфлар өчен “Әлифба белән саубуллашу” бәйрәме уздырылды.

Әлифбабыз тәмам булды
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.

Бүген мәктәбебездә һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәм - Әлифба бәйрәме булып үтте. Беренче сыйныф укучыларының “Әлифба” бәйрәмнәре зур әзерлек белән үткәрелде. "Әлифба - син белем ачкычы" дип исемләнгән кичә тантаналы рәвештә 1нче сыйныф укучыларын залга чакыру белән башланып китте, җырлар, шигырьләр белән үрелеп дәвам итте. Укучылар, поездга утырып, туган илгә сәяхәткә чыктылар, төрле әкият геройлары - Әлифба, Туган тел белән очрашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Беренчеләр бик күп яңа җырлар, биюләр өйрәнгәннәр. Бәйрәмдә укучыларыбызның әлифба чорында алган белемнәрен "Галиҗәнәп Әлифба" һәм аның ярдәмчеләре -"Азбука" белән "Язарга өйрәнү дәфтәре" тикшереп карадылар һәм һәрвакыт шундый тырыш булыгыз дигән теләктә калдылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр укучыларны бу зур бәйрәмнәре белән котладылар, уңышлар теләделәр. Сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Халидә Котдус кызы ясаган “Хуш, Әлифба! ” презентациясе әти-әниләрне мәктәп тормышына тагы да якынайтты.

Укучылар өчен оештырылган кичә бик күңелле булды.

Әлифба бәйрәме һәр бала күңелендә онытылмас бер хатирә булып кереп калгандыр.


1а сыйныфы укытучысы
Хөсәенова Халидә Котдус кызы,
Минһаҗева Айнур, 10а