#38 2011 нче ел

ИЛДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН


Кар бөртәкләре нигә бер-берсен кабатламый.



Кышның иң матур мизгелләренең берсе – кар яву күренеше. Бияләйләребезгә кунган нәфис кар бөртегенә игътибар итик. Нинди төгәл шәкелле, искиткеч матур алар! Һәм шуларның һәркайсы бер-берсен кабатламый. Мең вә миллион, миллиард бөртекне аерым тикшереп карасак та бер-берсенә охшашын тапмабыз. Бу нинди могҗиза соң? Болытлар аша үткәндә су парлары каты хәлгә килеп вак кына кристалларга әйләнәләр. Ягъни су молекулалары билгеле бер тәртиптә хәрәкәт итеп шундый хәлгә киләләр. Җиргә төшеп җиткәнче бу кечкенә кристаллар бер-берсе белән кушыла-кушыла кар бөртеген барлыкка китерәләр.


Нәүрүз мөбарәкбад!


Март халкыбыз календаренда иң күркәм айларның берсе булып салана. Чөнки ул бездә озак вакытлар яңа елның беренче ае булып йөргән. Өстәвенә яз фасылының башы – иң күркәм, иң гүзәл чор да – нәкъ шушы айга туры килә.

Кояш календаре буенча, яңа елның беренче көне язгы көн-төн тигезлеге вакыты (21 март) исәпләнә. Бу көнне кояш Зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә, айга шул исемне биргәннәр. Милләттәшләребез аны тагын “Нәүрүз ае” дип тә йөртәләр. Ул яңа ел ае дигәнне аңлата.

Тарихи чыгакнаклардан күренгәнчә, Казан татарлары элек-электән Яңа елны язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм иткәннәр. Аның беренче көненнән үк өйдән өйгә йөреп, төрле җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, бүләкләр җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына исәнлек-саулык, байлык, иминлек теләгәннәр.

Әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрнең онытылмавы, Нәүрүз бәйрәменең әле бүген дә туган якта үткәрелеп килүе билгеле.


Диңгез атына атланып.



Диңгездә яшәүче нинди генә мәхлүкларны белмибез?! Ләкин безнең игътибарны иң нык җәлеп иткәне һәм сокланырга мәҗбүр иткәне – диңгез аты. Барлык су хайваннары горизонталь юнәлештә хәрәкәт иткәндә бу кечкенә мәхлүклар (озынлыклары 30-40 сантиметрдан артмый) вертикаль юнәлештә хәрәкәт итәләр. Ат кыяфәтендәге башкалары уңга-сулга борылмый, тик аска-өскә генә хәрәкәт ясый ала. Шундый да кечкенә җәнлек ничек бу галәмәт зур су хайваннары арасында берүзе аерылып тора һәм исән кала ала? Аллаһы Тәгалә аны ничек бар иткән?

Бу кечкенә җәнлекләрнең тиресе панцирь белән каплап алынган. Ул таш кебек каты. Хәтта үлгән диңгез атының да панцирен ватып булмый. Ике күзе дә як-якка мөстәкыйль хәрәкәт итә. Аңа хәтта борылып карарга да кирәкми. Атларның хәрәкәт итү үзенчәлеге дә хәйран калдыра. Аска-өскә хәрәкәт итү өчен аларның култык асларында газлы сумка бар. Ул ике якта да тигез күләмдә булырга тиеш икән. Баланс аз гына бозылса да, атлар су төбенә китә һәм үләләр.

Диңгезләрдә яшәүче бу гаҗәеп җәнлекнең дөньяда булуы гына да үзе зур могҗиза түгелме?


Кабырчыкның күзе бармы?



Тараклы диңгез кабырчыгы тыныч кыны диңгез төбендә ята. Аңа бернинди дә куркыныч янамый. Чөнки бу зур су галәмендә Аллаһы Тәгалә аны саклар өчен дистәләгән күзләр биргән. Бу кара нокталар – бизәк түгел, ә бәлки аның дистәләрчә күзләре. Бу күзләр аның тирә-юнен күзәтәләр, куркыныч якынлашуын белдерәләр. Шулай итеп, миллиард төрле җәнлекләр белән тулы океан төбендә кечкенә кабырчык та үзен саклый һәм яклый ала.

Шиһапова Рәхимә, 6а


Хайваннар дөньясына сәяхәт.


* Дөньяда якынча 500 зоопарк бар.
* Күбәләк кортында мускуллар, кеше белән чагыштырганда күбрәк.
* Комак, дөягә караганда да сусыз күбрәк тора ала.
* Песнәк үз балаларын тәүлегенә мең тапкыр ашата.
* Борынгы Мисырда басуларның төп корткычлары булып коңгызлар да, саранча да түгел, ә гиппопотам саналган.
* Акула үзенең корбанына ташланганда күзләрен йома икән. Ул шулай күзләрен саклый.
* Мола Мола балыгы бер салганда 5 миллион йомырка сала.
* Шалтырак еланы чагуга караганда, умарта корты чагуыннан һәр елны 3 тапкырга күбрәк кеше үлә.
* Әкәм-төкәмнең йөрү тизлеге секундына - 1,5мм.
* Җир йөзендә бакаларның 4 мең төре бар.


Бөҗәкләр ничек ишетә?



Бөҗәкләрнең күбесе өчен тавышның бернинди әһәмияте юк: алар аны ишетмиләр дә. Кырмыскалар, мәсәлән, асылда – саңгыраулар. Үзләре тавыш хасил итәргә сәләтле бөҗәкләрнең шактый яхшы ишетү органнары бар. Саранча, мәсәлән, “корсагы” белән тыңлый. Көндезге күбәләкләрдә “колак” алгы канат астында, төнге күбәләкләрдә күкрәк белән корсак арасында урнашкан. Чикерткәләр “аяк” белән тыңларга җайлашканнар. Бер караганда әллә ни катлаулы булмаган бу ишетү органнарының сизгерлеге гаҗәпләндерә. Кеше колагы тавышлар арасында секундның 1/10 өлешен тәшкил иткән аерманы гына сизә алса, бөҗәкләр өчен бу сан 1/100гә җитә. Ата озынборыннар секундына 350 җилпенү ясап узып баручы ана озынборын тавышын ишетәләр. Кайвакыт бу бөҗәкләр, ялгышып, электростанция ягып күпләп очалар, чөнки генераторның гүләве ана озынборыннарның канат тибрәнү ешлыгына туры килә икән. Нәтиҗәдә, кайнар трансформаторга эләгеп, миллионлаган озынборын үлеп бетә.

Тайгада кайвакыт нарат, кедр, карагай агачларын себер ефәк күбәләге бөҗәкләре басып ала; әлеге корткычлар өере ылысларны кимергәндә чыккан тавыш шаулап яуган яңгыр тавышына охшап тора. Әмма ишетү органнары булмау сәбәпле, ул тавышны үзләре ишетми.

Зәйнуллина Динара, 6а