#38 2011 нче ел

КАУРЫЙ КАЛӘМ


Яз.


Озын кышлардан соң, ниһаять, яз җитә. Карның күп булуына карамастан, тышта яз исе килә. Иртән, төнләрен салкын булса да, көндез җылы кояш нурларын сибә. Түбәдән тамчылар тама. Урамдагы карлар кояш җылысыннан челтерләнеп торалар. Асфальт юлларда сулар күренә. Авылларга карый, шәһәрдә яз иртәрәк килә. Озакламый урамнарда ташулар, елгаларда сулар ага башлар.

Мин язның килүен түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки язның беренче бәйрәме 8 нче март. Ул көнне хатын-кызларның барысына да чәчәкләр бүләк итәләр, тәбрикләү сүзләре әйтәләр.

Тиздән сыерчыклар килә, үзләренең ояларын эзләп табырлар. Озакламый каникуллар җитә. Бер атна ял иткән вакытта да, мәктәпне, классташларны сагына башлыйсың. Ял иткән вакытта урамда карлар тарата-тарата әзрәк уйнап та аласың. Ә язгы кояш үзенекен эшли. Көяз кызлар холкын күрсәтә. Бер көн кояш булса шул арада кар-буран башлана. Тиздән агачлар эреп бетәр, бакча эшләре башланыр. Матур итеп кошлар сайрый башлар, шуның өчен дә мин язны яратам.

Гарифуллина Алинә, 8б


Җаныңның ваклыгын заманга сылтама.

Бу дөньяның дәвамында нинди бәһаң?
Я соң аңа кирәк микән акыл, я фән?
Табигатьтә, киләчәктә ни өлешең?
Нигә килдең бу дөньяга, ни йомышың?

Кешеләрнең дөньяга карашлары төрле. Кайберләре тыйнак, сабыр, тырыш булып үз тормышларын җайга салып яши бирә. Ә кайберәүләр явыз ниятләре аркасында шәхес буларак яшәүдән туктыйлар. Үзләренең тискәри сыйфатлары аркасында, ата-аталарын саталар, балаларын корбан итәләр.

Иң мөһиме: кешенең рухи дөньясы бай булырга тиеш. Күңеле чиста, уй-хисләре саф, пакь. Тышка матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньяң матур булырга, кешеләргә карата игелекле, ярдәмчел, кешелекле булырга кирәк. Шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итә аласың.

Без зур үзгәрешләр заманында яшибез. Байларга табыну чорында. Күп кешеләрнең төп максаты булып, бай яшәү, матур киенү, калган кешеләрдән өстен булу тора. Телисеңме син аны, яисә юкмы, син барыбер бу агымга иярергә мәҗбүр буласың.

Дөнья көннән-көн үзгәрә. Иске идеаллар юкка чыга, милли гореф-гадәтләр аяк астына салып таптала. Беренчеләрдән булып, бу буталчыкта яшьләр югалып кала. Без, яшьләр, бу буталчыкка каршы чыгып, бабаларыбызның мирасын саклап калырга тиешбез. Ә аның урынына күп кенә яшүсмерләр заманадан артта калмас өчен, кирәкмәгән кешеләр янында чуалып, начар гадәтләргә ия булалар. Алар киләчәкләре турында уйламыйлар, мондый яшәү рәвеше ниләр китерер икәнлеген аңламыйлар, яңа үсеп килүче буынга нинди үрнәк күрсәтәләр икәнлеген дә аңлап бетермиләр.

Олыларны хөрмәт итү – бу безнең бурычыбыз. Чөнки алар безгә туры юлдан китәргә булышалар, яшәргә өйрәтәләр.

Һәр кеше үзенең кылган эше, гамәле өчен үзе җаваплы. Чит, ят кешеләрне тәнкыйтьләп кенә яшәп булмый. Үзебезнең хаталарыбызны табып, аларны аңлап, дөрес нәтиҗәгә килү дә бик мөһим.

Һәр кешенең максатлары, киләчәккә планнары булырга тиеш. Дөньяда үзеңнең урыныңны табып, кешеләргә яхшылык кына эшләргә кирәк. Тик күпләр үзенең бәһасен, кадерен соңгы сулыш алганда гына аңлый.

Кадыйрова Энҗе, 9б


Әдәп төбе - матур гадәт!

Илебездә көндә яшьләребез арасында киң таралган җинаятьчелек, эчкечелек, эшсезлек, наркомания кебек куркыныч чирләр яшь буынның таяныр ноктасын югалта баруыннан килеп чыга. Рухи ярлылану борынгыдан килгән, ата-бабаларыбызга яшәргә көч, эшләргә дәрт биргән һәм үз кануннарына буйсындырылган йолаларыбыз, уеннарыбыз гореф-гадәтләребез онытылудан башлана, һәр халыкның рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе саклана ала.

Шәһәр җирлеге шартларында милли үзәк һәм үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү үзенә генә хас авырлыкларга очрый. Телеведение, магнитафон, компьютер кебек замана машиналары балаларны үз барабанына салып әйләндерә, талкый. Аның ата-бабасын, әти-әнисен, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрен, туган җир, милләт горурлыгы кебек мәңгелек төшенчәләрне оныттыра. Шуңа күрә балаларны милли рухта тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларда да алып барылырга тиеш. Бу эш системалы рәвештә башкарылса гына максатка ярашлы була ала.

Милли традицияләрне яңарту, онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне кире кайтару өчен, бала күңеленә кечкенәдән үк әкият геройлары аркылы якынаерга була.

Әбием хатирәләре ярдәмендә бала тудыру йоласын искә төшерәсе килә.

Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти, дип сөйли әби. - Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.

Газзәтти - минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, мин аңа авылга кайткан саен күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Әмма ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.

... Камыт аяклары белән авыш-тәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса, ул - Газзәтти. Ул һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:

- Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, - дип яшь коя.

Гомумән, үз гомеремдә мин Газзәттинең еламаган чагын күрмәдем. Мине очраткан саен ул күз яше койды. Аның үзе таптырган балаларны ярату формасы шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен (үзе таптырган баланы) очраткач башынан сыйпый да елап җибәрә икән:

- Тәүфыйклы булып үс, балам, анан сине бик авырлык белән тапты, - ди икән.

Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач бер акыл иясеннән сораган:

-Мин, - дигән, - әниемне савыктыру өчен, өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?..

- Синең эшең анаңның бер тулгагына да тормый.

Гайшәтти. Анысы - дөньяда бер генә. Дөньяда андый икенче карчык була алмый. Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы. Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Мин тамакларын урам җиленнән, ишек-тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган, халык артистлары-фәләннәрне күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап, (май ае!) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чалгысын ничек карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге жырчы үзенең бугазын шулай кадерли. Иң кыйммәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!

Гайшәтти исә башын саклый иде. Күз алдына китерегез: кышның көне өегезгә әкрен генә бер чүмәлчек килеп керә. Бөтен йорт аякка баса, дучат килә:

- Әби килгән! Гайшә әби килгән!

- Үземнең әби килгән! Кендек әбием килгән!

Ләкин «әби» үзе юк әле: әлегә чүмәлчек кенә бар.

Һәм бала-чага теге чүмәлчекне сүтәргә керешә. Чүмәлчек эчендә Гайшәтти барын бөтен кеше белә. Әмма сүтәргә, шуны табарга кирәк.

Гайшәттине тапканчы, әлбәттә, байтак эш бар әле. Башта яшел шакмаклы, юрган хәтле зур шәлне чүмәлчек өстеннән аласы. Әлеге шәл астында колакчынлы бүрек. Бүрекне аласы. Шуннан аста кәҗә мамыгыннан бик яхшы шәл. Нафталин исе килеп тора. Аны да аласы. Шуны алгач, бәрән тиресеннән тегелгән бер түгәрәк бүрек чыга. Гайшәттигә хәтле әле ерак! Бәрән бүректән сон зур алсу чәчәкле шәльяулык. Аны сүтеп аласың. Зур чәчәкле шәльяулыктан соң гына гадәти баш яулыгы күренә һәм җыерчыклы мөлаем йөз хәрәкәткә килә:

- Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? - дип, Гайшәтти елмая. Андый елмаю! Андый самимилек! Андый якынлык!

Аннан Гайшәтти дөньяга чыгарга үзе виза биргән балаларны сөя.

- Син ни атлы әле? (Безнең авылда карт-карчык бер кайчан да «ни исемле» дип сорамады.) Ә-ә, шулай шул, мин әле онытканыем. Сиңа, бәбекәем, арыш урагы җитсә ун тула инде... Ә менә монысының исемен беләм. Зәйнагытдин. Сөннәткә утырттыгызмы әле? Бик яхшы, бик яхшы, улым. Каз суйганда сиңа да җиде тула бит инде.

Гайшәтти безнең гаиләдә дә кадерле әби. Әни сөйли иде: имеш, әти ерак юлга чыкканда әни янында Гайшәттине калдырган.

- Гайшәтти, ишетсен колагың, мин кайтканда өйдә малай булсын,-дигән. Шаярып болай дигән:

- Малай булмаса, күземә дә күренәсе булма... Беркатлы, саф күңелле Гайшәтти, бичара, моны чын йөрәктән кабул иткән. Бичараның бәхетсезлегенә каршы әни кыз бала тапкан. Ул арада төш авышканда, Теләче базарыннан әти дә кайтып төшкән. Олы урыс капканы дөбердәтеп ачып ат белән ишегалдына килеп кергән, лапас астында толыплар кагып, ат туарып матавыкланган да, җылы, парлы өйдән башына бер генә кат шәл бөркәнеп, бер генә бүрек кигән Гайшәтти килеп чыккан. Ул гаепле кеше сыман, башын түбән игән дә әтигә карамыйча гына:

- Анысы инде ходай эше... Әһ-һемм... Ие, анысы ходай эше. Берәү - улдан, берәү - кыздан. Ие. Берәү - улдан, ие, берәү - кыздан. Ие. Ходай эше ул...

Әти шул вакытта Гайшәттине мәңге онытмаслык итеп шатландырган.

- Гайшәтти! Бала сәламәт тудымы? Әнисе сәламәтме? Әйдә өйгә керик, сөенеч бүләге бирәм!-дип, сабыйларча шатланган карчыкны өйгә алып кереп киткән.

«Берәү - улдан, берәү - кыздан» дигәненең мәгънәсе болай икән: бер төрле ата-ана улдан игелек күрә, икенче бер төрлесе кыздан. Тормыш моны раслады: Гайшәтти дөньяга китергән улларның бик күбесе илгә игелек күрсәтеп сугыш кырларында ятып калдылар. Гайшәтти дөньяга китергән бик күп кызлар яшьтән егетләре сугышта шәһит китү аркасында карт кызлар булып туган нигезләрендә утырып калдылар һәм ата-анага игелек күрсәтеп картайдылар. .

Ил - уллардан, ата-ана кызлардан игелек күрде. Хәер, моны аерып билгеләве кыен. Тик бер нәрсә генә бәхәссез: безнең авылда Гайшәтти белән Газзәтти якты дөньяга чыгарышкан малайлар да, кызлар да илгә, йортка, ата-анага игелекле булдылар.

Мин шулай итеп, бик күп йолалар, гореф–гадәтләрен искә төшердем. Үземнең сочинениемны, шулай итеп бетерәсе килә:

- Әдәп төбе – матур (яхшы) гадәт.

Гомумән, безгә үзебезнең элек–электән булган бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны онытмаска кирәк!!!

Мәгъсүмова Дилүзә, 9 Б