#38 2011 нче ел

ФАЙДАЛЫ КИНӘШЛӘР


Тимер Җитмәсә Анемия


Тимер Җитмәсә Анемия (азканлылык) - мәкерле чирләрнең берсе дип санала. Хәлсезлек, бернәрсәгә күңел ятмау, тиз ару, баш әйләнү, йөрәк авыртуы - барысы да анемия билгеләре. Анемия булуда депрессия, нервылар какшау, гемоглабинның түбән торуы гаепле. Анемия авыруы белән көрәшеп, аны җиңү бик авыр. Диеталар белән генә дә чирне дәвалап бетереп булмый, дип билгели гемотологлар.

Профелактика максатында составында тимер булган препаратларны үзлегегездән кулланасыз, дәваланган табибка мөрәҗәгать кирәк. Чөнки анемиянең сәбәбе булып куркыныч яман шеш авыруы исә ашказаны җәрәхәте булырга мөмкин. Шуңа да табиб иң беренче чиратта ашказаны-эчәк трактын тикшерүне таләп итә. Гемоглабинның торышын нормага җиткерер өчен 2-3 ай вакыт үтә. Тагын шундый ук вакыт организмда тимер запас булып калсын өчен кирәк. Авыруны гомерлеккә онытыр өчен, ашау рационын ныклап үзгәртү мөһим. Кабак кушып пешерелгән бодай яки кукуруз боткалары ашауның ярдәме зур. Җиләкләр, виноград, банан, карбыз, кәбестә һәм астерхан чикләвеген ашау яхшы. Ә менә шикәр һәм карахмал бай булган ризыкларны рационда аз күләмдә кулланырга киңәш ителә.

• 1 ай дәвамында көн саен иртә белән ач карынга 100 г кырылган кишергә каймак яки үсемлек мае салынган салат ашагыз.

• Тәмам хәл булмаганда, күңел бернигә дә ятмаганда, ашау алдыннан бал белән сарымсак кушып пешерелгән кушылма кабуның ярдәме тияр.

• Гемоглобинны күтәрер өчен, төнгелеккә бер стакан кайнар суга салып куегыз. Иртән краваттан да тормыйча, йөземнәрен ашап, суын эчегез.


Үзе гади, үзе шифа

1. Файдалы кишер салаты


Хәтерне яхшыртырга теләсәгез, көн саен йөзем һәм чикләвек кушылган угычтан уылган кишер салаты ашагыз. Ул баш мие күзәнәкләрен яңарта, баш миендәге кан әйләнешен яхшырта.





2. Шифалы чөгендер


• Чөгендер йөрәккә файдалы – анда кальций һәм калий күп.

• Аминокислоталар микъдары буенча чөгендер башка яшелчәләрне узып китә, җиңел үзләштерелүче тимер һәм цинк күләме буенча да аңа тиңнәр юк.

• Чөгендер – калий һәм хлор чыганагы, шунлыктан ул организмны чистарта.

• Чөгендердә клетчатка, витаминнар бик күп.

• Чөгендер холестирин микъдары югары булган кешеләргә файдалы.

• Чөгендер йодка бай, шунлыктан ул калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәк, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтне күтәрә.

• Чөгендердә кан әйләнешен яхшыртучы фолий кислотасы бар.

Фазылҗанова Ильфира, 6а