#38 2011 нче ел

ЯҢАЛЫКЛАР


03.03.2011 Ватанны саклаучылар көненә багышланган баскетбол турниры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт уеннарында актив катнашу максатыннан гимназиядә баскетбол буенча турнир үткәрелде. Әлеге ярышта 3-4 нчы сыйныф укучылары катнашты.

3 нче сыйныфлар арасында:

1 урын – 3б сыйныфы

2 урын – 3а сыйныфы

3 урын – 3в сыйныфы

4 нче сыйныфлар арасында:

1 урын – 4а сыйныфы

2 урын – 4б сыйныфы


04.03.2011 Боулинг уены

Боулинг – бик мавыктыргыч спорт уены. Һәр ел саен әлеге уен яшьләр арасында популярлашып бара. Уенның асылы шунда: өчпочмак рәвешендәге төзелгән 10 кеглне бәреп төшерү максатыннан, махсус юл буенча шарларны тәгәрәтү.

4 нче март көнне 6б сыйныфы укучылары арасында боулинг буенча турнир үткәрелде. Уен укучыларга бик тә ошады.


09.03.2011 8 мартка багышланган открытка һәм стена газеталары бәйгесе

нче март – халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Әлеге бәйрәм һәр ел саен яз җитүен хәбәр итә: кояш елмая, җылы.

8 нче мартка багышланган стена газеталары бәйгесе нәтиҗәсе:

1 урын - 6б, 4б;

2 урын - 6а;

3 урын - 5а.

8 нче мартка багышланган открыткалар бәйгесе нәтиҗәсе:

Оригинальлек:

1 урын- 3а;

2 урын - 1а;

3 урын - 2б.

Матурлык:

1 урын - 2в;

2 урын - 3в;

3 урын - 2б.

Эчтәлек:

1 урын - 4в;

2 урын - 4а;

3 урын - 2а.


11.03.2011 Балалар иҗаты үзәгендә “Балаганчик на Булаке”

Эстетик, сәнгать һәм әхлакый тәрбия үсешен, осталык һәм күнекмәнең сәнгать эшчәнлегендә, мәдәният кыйммәтләренә, әхлакый халык традицияләренә өйрәтү максатыннан 11 нче март көнне безнең гимназия укучылары Балалар иҗаты үзәгендәге “Балаганчик на Булаке” түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан “Казан янында бер авыл бар” исемле спектаклен Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек сәхнәләштерде. Укучылар түгәрәк җитәкчеләре белән бергәләп матур костюмнар һәм декорация дә ясаганнар. Әлеге спектакльне карар өчен 5-6 нчы сыйныф укучылары да чакырылган иде. Тамашачы бик канәгать калды!!!


17.03.2011 Әлифба бәйрәме

Бүген гимназиядә традицион бәйрәм үткәрелде. 1 нчы сыйныфларның – Әлифба бәйрәме. Әлифба – зирәклеккә баскыч, - дип әйтәләр. Менә безнең беренчы сыйныф укучыларыбыз да иң авыр, бик мөһим белем юлының беренче баскычын җиңеп чыкты.


17.03.2011 Эшлекле очрашу

17 нче март көнне Казан шәһәренең мәгариф хезмәткәрләре йортында “түгәрәк өстәл” артында эшлекле очрашу үткәрелде. Анда Казан шәһәренең белем учрежденияләре Казан шәһәренең администрация вәкилләре белән “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” лидерлар юнәлеше, ТРның УФСКН РФ, ТР Министрлар кабинеты һәм ТР РЦМП МЗ иде. Очрашуда 10 мәктәп тәкъдим ителде, алар арасында безнең гимназиянең 7б сыйныфы укучылары Сафина Алия һәм Волкова Анастасия дә бар иде. Алар “Иртәнге аш сәламәтлек өчен” социаль проектын тәкъдим итте һәм алар 2 урын алды. КОТЛЫЙБЫЗ!!!


18.03.2011 Районның театраль коллектив бәйгесе

3а сыйныфы укучылары Хаҗиева Чулпан һәм Вәлиев Инсаф Г.Тукайның тууына 125 ел булу уңаеннан оештырылган районның мәктәп һәм өстәмә белем бирү учрежденияләре арасында үткәрелгән театраль коллектив бәйгесендә җиңү яулады. Хаҗиева Чулпан II дәрәрәҗәле диплом һәм Вәлиев Инсаф III дәрәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!