#38 2011 нче ел

ҺӨНӘР САЙЛАГАНДА


фото


Медицина һәм фармация


Хәзерге заманда иң кирәкле белгечләр – табиблар һәм медицина хезмәткәрләре. Табиб һәнәрен барлык кешеләр дә сайлый алмый, әлеге һөнәр гомерләре буе укырга әзер булган кешеләргә генә туры килә.

Мәсәлән, биоинженер, диетолог, кардиолог, кардиохирург, невролог, нейрохирург, реабилитолог, терапевт, теш табибы, педиатр, массажист һ.б.


Иминлекне саклау


Әлеге һөнәрне кешеләргә ярдәм итүче, аларның тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче, илебезнең экологик ситуациясенә һәм планетабызның язмышына битараф булмаган кеше сайлый ала.

Мәсәлән, табигатьне саклау инженеры; техкүзәтү инженеры; эколог-инженер; радиолог; эколог һ.б.


Архитектор һәм төзүче


Бу тармакта бина эшкәртү мастерына да, бизнес-белеме белән топ-менеджерга да һәм интерьер дизайнерларга да урын табыла.

Мәсәлән, архитектор, инженер-сметчик, ландшафт архитекторы, маркшейдер, прораб, эретеп ябыштыручы, риелтор, электрчы һ.б.



Мәдәният һәм сәнгать


Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗат итүче генә түгел, ә аларның менеджменты һәм алга күтәрелүе, шулай ук төрле өлкәдәге техник белгечләр – тавыш режиссерыннан алып ИТ-белгеченә кадәр эшли ала.

Мәсәлән, Web-дизайнер, дизайнер, дирижер, киноактер, кинодраматург, кинооператор, композитор, клипмейкер, продюсер, режиссер һ.б.


Компьютерлар һәм ИТ


Әгәр син үзеңнең тормышыңны компьютер һәм интернеттан башка күз алдына китермисең икән – нәкъ менә хәзер үзеңне ИТ өлкәсендә сынап карар вакыт, әлбәттә, бүгенге һөнәрләр информацион технологияләр белән бәйле һәм хезмәт базарында чиктән тыш кирәк.

Мәсәлән, ERP-программист; HTML-верстальщик; Web-дизайнер; Web-программист; мәгълүматлар базасы администраторы; сайт администраторы; ERP-системасы буенча консультант; программист; интернет-проектлар менеджеры; 1С программисты; PHP программисты; рәссам-график; система администраторы һ.б.

Галиуллина Гөлшат, 8б