#38 2011 нче ел

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновка 70 яшь.









Тулы исеме: Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов.

Туган җире: Чирмешән районы Лашман авылы.

Туган көне: 1941 нче елның 1 нче марты.

Гаиләсе: тормыш иптәше Минегөл, кызы Миләүшә, оныгы Сөмбел.

Дәрәҗәле исемнәре: Рәсәйнең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты.

Башкарган рольләре: Габдрахман – “Сәер кеше” (Н.Хикмәт), Хуҗа – “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт), Әкбәр – “Кыр казлары артыннан” (И.Юзеев), Әхмәт – “Әллә өйләнергә инде?” (Ю.Сафиуллин), Фәрит – “Тол хатыннар көймәсе” (И.Грекова), Гайфи – “Гайфи бабай, өйлән давай” (Г.Зәйнәшева), Хәмзин – “Сандугачлар килгән безгә” (И.Юзеев), Хаҗи әфәнде – “Хаҗи әфәнде өйләнә” (Ш.Камал).



Вил Усманов

Тулы исеме: Вил Нургали улы Усманов

Туган җире: Баулы районы, Хансөяр авылы.

Туган көне: 1968 нче елның 18 нче марты.

Гаиләсе: тормыш иптәше Гөлфия, кызлары – Гөлгенә һәм Гөлнар.

Дәрәҗәле исемнәре: Татарстанның атказанган артисты

Татарстанның атказанган артисты Вил Усмановны халык, “көрәшче, җырчы, композитор” диюгә таный. Ул халык күңеленә “Юлыңда синең эзләрең”, “Сез һаман бергә икән”, “Кил әле” кебек җырлары белән үз урынын тапты.

Техникумны тәмамлаганнан соң, Яңа Чүти авылында физкультура фәнен укыта. Нәкъ менә әлеге мәктәптә эшләгән вакытта Рәшит Әхмәтҗанов шигыренә беренче җырын яза. 1991 нче елны Татарстанга килеп Казан музыка училищесына укырга керә, Венера Гәрәева, Клавдия Щербенина классында башта теория, аннан вокал бүлегендә белем ала. Аннан “Казан” милли мәдәният үзәгендә эшли. 1995 нче елдан алып Казан филармониясе җырчысы.

Вил Усманов яшьтән спортны ярата. Татарча көрәш буенча Татарстанда биш тапкыр чемпион кала. Соңгы 3-4 елда ул көрәшми, бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул җырчы да, директор да, продюсер да. Тиздән аның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак “Җырларым бары тик мәхәббәт хакында” дип аталган концерты булачак. Концертта яшь талантлар – “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Алинә Галиева, Алмаз Гайфуллин, скрипкачы кыз Иркә дә булачак ди.

Әхтәмова Ранилә, 9а