#37 2011 нче ел

ЯЛ ИТКӘН АРАДА


1. Бергәләп баш ватыйк

Кәрзиндә 3 алма. Алмаларны 3 малайга бүлеп бирергә кирәк. Тик кәрзиндә 1 алма калырга тиеш.



Биремне игътибар белән бер тапкыр гына укыгыз һәм сорауга җавапны шунда ук бирегез. Кузгалып киткәндә автобуска 14 ир-ат һәм 2 хатын-кыз төшә. Киләсе тукталыштан соң автобуста 3 кенә ир-ат кала. Аннан киләсе тукталышта 5 хатын-кыз керә. Ярты чакрым үткәч, автобус туктый һәм 1 ир-ат утыра. Автобус юлында ничә тукталыш була?


2. Кроссворд


1. 1941 елны безнең илгә басып кергәннәр.
2. Самолет йөртүче.
3. Югары хәрби дәрәҗә.
4. Кораллы көрәш.
5. Илгә басып кергән дошман тылында үзлегеннән эш итүче.
6. Ату коралы.
7. Рәсемдә.
8. Дошманга авыр туп атучы.
9. Сугыш тәмамлангач, илдә ... хөкем сөрә башлый.
10. Шартлаткыч
11. Рәсемдә
12. Җиңү көне.


3. КРОССВОРД


Буялган шакмаклардагы сүзләрне укы.


1. Ачы җимеш.
2. Бу билгене укучылар яратмый.
3. Кышын сугалар.
4. Чәчкә исеме.
5. Яз көне ярларыннан таша.
6. Кәҗәне кем сыйлый?
7. ”Таңбатыр”,”Су анасы”.
8. Өч тапкыр өч саны.
9. Мәктәпкә бара.
10. Кырыгаякның ничә аягы бар?


Нуруллина Ләйсән,
Таһирова Динә, 6а