#37 2011 нче ел

ЙОЛДЫЗЛАР ИЛЕНДӘ



Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы (Рузия Мотыйгулла)



Туган көне: 1950 нче елның 3 нче мартында.

Туган җире: Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылы.

Гаиләсе: әти-әнисе – Идиятулла, Мәрвия, апасы - Исламия Мәхмүтова (К.Тинчурин исемендәге театр артисткасы), ире - Ринат Закиров, кызы – Чулпан Закирова(“Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе), оныгы - Ясмин.

Белеме: 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Ирешкән уңышлары: Татарстанның халык артисты — 1991, Россиянең атказанган артисты — 2001.


Югары Әлки авылында хезмәт сөючән, тырыш, җор күңелле, җырга-моңга бай Идиятулла абый белән Мәрвия апа бер дигән гаилә корып алты бала тәрбияләп үстерәләр. Алма агачыннан ерак тәгәрәми дигәндәй, бу гаиләдә балалар да әти-әниләре йөзенә кызыллык китерми, тормышта үз юлларын тапкан, ихтирам казанган кешеләр булулары белән Идиятулла абый белән Мәрвия апаның өметләрен аклаганнар.

Кызлар арасында гаиләдә иң кечкенәсе булганга, башкаларга караганда көчсезрәк күренгән Рузиягә Мәрвия апаның иркә-назы да, игътибары да күбрәк эләккән. Үз-үзен белә башлаганнан бирле “бию җене” кагылган, чаршау чүпрәкләреннән үзенә бию киемнәре тегеп авылдашларын я һинд, я испан биюләре белән шаккатырган “артискасына” башкача мөнәсәбәтнең булуы да мөмкин түгел. Башта авыл сәхнәсе, соңрак район фестиваль-конкурслары, ә аннан Әлки районының данын республика күләмендә яклау. Сизгер күңелле ана кечкенә кызының сәхнәгә омтылышын тиз аңлаган. Шуңа да мәктәпне тәмамлап театр училищесына уңышлы имтихан тапшырып кайткан кызын тирән канәгатьләнү белән каршы ала ул. Хәер, Мәрвия апаның Исламиясе инде күптән Республика күчмә театрының артисткасы. Төпчек кызының театр дөньясын сайлавына ничек итеп сөенмисең.

Рузия Мотыйгуллина театр училищесына Марсель Сәлимҗанов курсына керә. Курста театрның танылган артистлары Хәким ага Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, сәхнә теленнән Асия Хәйруллина, биюләрдән татар опера һәм балет театрының беренче биючеләреннән берсе булган Анна Гацулина укыта. Шундый осталардан дәрес алу, сәхнә серләренә төшенү һәркемгә дә татымый.

Моның шулай булуын Рузия училищеда уку чорының икенче курсынан ук аңлап ала. Марсель Сәлимҗанов аңа И.Йомагуловның Камал театрында куелган “Нәркәс” спектаклендәге Нәркәс ролен тапшыра. Гомумән, ул яктан Рузия Мотыйгуллинага бәхет гел елмаеп тора. Училищеда уку елларында ук данлы театр сәхнәсендә күмәк күренешләрдә уйнау, театр карифейлары белән аралашу, шул чорда Г.Камал театрында барган “Сүнгән йолдызлар”, “Миркәй һәм Айсылу”, “Әни килде” спектакльләрен карап ләззәтләнү, үзенә иҗат маясы туплау – болар барысы да булачак артистның иҗат кыйбласын билгеләүдә зур этәргеч булган мизгелләр.

Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамлап, мәшһүр Камал театрына артист булып кабул ителүчеләр лотерия откан бәхетлеләр исәбендә. Рузияләр курсыннан исә Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Рузия Мотыйгуллина, Дусил Касыймов, Нариман Гарифуллин шундый бәхеткә ирешә.

Театрга эшкә урнашкач та Рузиягә иҗат кытлыгы кичерергә туры килми. Нәркәс образыннан тыш аңа М.Фәйзинең “Ак калфак” спектаклендә Хәмдия ролен башкарырга насыйп була. Шул чорда аның сәхнәдәш партнерлары Фирдәвес Хәйруллина белән Наилә Ибраһимова чын дусларына, тора-бара ахирәт дусларына әйләнәләр.

Рузия Мотыйгуллина театрда рольләрне мул алган, иҗат дөньясында йөзгән артистларның берсе дип әйтер идем мин. Табигать биргән гүзәл буй-сын, кабатланмас пластика, әйтеп үткәнебезчә, биюгә хирыслык – болар барысы да артистканың иҗади үсешенә уңай йогынты ясаучы факторлар.

Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә тудырган Йөзембикә-Гөлфирә образы Рузия иҗатында җитди сынау булгандыр. Табигать тарафыннан саф, сөйгәненең һәр сүзен ихлас кабул иткән, аны чын күңеленнән яраткан Йөзембикә образы йөз меңәрләгән татар тамашачысы күңелендә озак сакланыр. Союзның беренче каналы аша элеккеге СССРның барлык төбәкләренә дә барып җиткән бу образ татар хатынының сафлыгын да, гүзәллеген дә, тугрылыгын да күрсәткән якты образ. Рузия Мотыйгуллина сәхнәдәше булып СССРның халык артисты Шәүкәт Биктемиров белән бергә иҗат итә алуын зур бәхет дип саный.

Иҗатка килгәндә, Рузия Мотыйгуллина тудырган образларны санап китсәң, уйнаган рольләренә игътибар итсәң гаҗәпләнерлек. 40 елга якын иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы, эчке дөньялары, үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә капма-каршы булган образлар да байтак.

Рус классигы А.Островскийның “Бирнәсез кызы”ндагы Лариса образы артистканың эчке дөньясына да, бәйсез характерына да, гаделсезлекне кабул итә алмаган ярсу йөрәгенә дә тәңгәл килгән образларның берсе. Бу гаделсез дөньяда үзеңне әйбер итеп танудан да түбәнрәк тагын ни бар?! Әмма Лариса финал сәхнәсендә “Мин үземнең әйбер икәнемне аңладым, әмма һәр әйбернең үз бәясе бар” – дип башын горур тотып киләчәк фаҗигасына атлавы, Рузия Мотыйгуллинаның күңел төпкелләренә үтеп керерлек итеп уйнавы бу яшь, чибәр кызның аянычлы тормышына битараф калдырмый. Һәр тамашачының ихластан ышанып утыруы – артистның психологик иҗат югарылыгына ирешә алуының ачык мисалы.

Рузия Мотыйгуллинаның иҗатын күзәтеп баручы театр белгечләре аны лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист дип бәялиләр.

А.Гыйләҗевның “Өч аршин җир” спектаклендәге Шәмсегаян – билгеле бер сәбәпләр аркасында туган җиреннән аерылып тормыш кичергән татар хатын-кызларының йөрәк сагышы итеп кабул ителә торган образ. Үлем түшәгенә яткач та Карачурасының туфрагына баш куеп җан бирү теләге белән янган Шәмсегаянны бугазда төелгән төенне йоталмыйча интекми кабул итеп булмый. Татар хатыннарына хас сабырлык белән туган ягын өзелеп сагынган Шәмсегаянның йөрәк әрнүләрен Рузия ханым шундый ышандырырлык табигый итеп тасвирлый ки, тамашачы бу аяныч язмышка битараф кала алмый, спектакльне тетрәнеп карый.

Артистның иҗат юлында моңа охшаш рольләрне байтак очратырга була. Р.Хәмитнең “Китәм инде” драмасындагы Зәринә образы артистка тарафыннан бик төгәл, героиниянең эчке халәтен, рухи дөньясын тирәнтен аңлап тамашачыга җиткерә алган уңышлы эшләренең берсе дип саныйм. Сөйгәненең фаҗигале үлеменнән соң үзендә киләчәк буын хакына яшәргә көч тапкан яшь кыз тамашачыны битараф калдырмагандыр.

Шундый көчле образларның берсе булган, Рузия Мотыйгуллина иҗатында билгеле бер урын биләүче образ – Зөләйха. Г.Исхакый әсәре буенча Н.Исәнбәт куйган бу спектакль татар халкының фаҗигале язмышын бәян итүче сәхнә әсәрләре арасында аерым урын биләп тора. Явыз Иванның чукындыру сәясәтен үз эченә алган бу әсәр безгә тарихи үткәннәребезне барларга ярдәм итә. Сөекле иреннән, балаларыннан, туган-тумачаларыннан аерып алынган, урыска кияүгә биреп, көчләп чукындырылган Зөләйханың шундый аяныч вакытта да көчле рухлы, нык ихтыярлы, үз халкына, үз диненә тугры кала алуы татар хатыннарының асыл сыйфатларын калку итеп күрсәтә, аларга мәдхия булып яңгырый.

Рузия Мотыйгуллина сугыш темасы күтәрелгән әсәрләрдә дә еш уйный. Әйтик, Н.Анкиловның “Солдат хатыны”ндагы Марийка, Л.Леоновның “Ябырылу” драмасындагы Ольга образлары артистканың иҗатында уңышлы үткән сынау баскычлары булып тора.

Җитди рольләр белән бергә Рузия Мотыйгуллина драматургларыбызның комедия әсәрләрендә дә уңышлы гына уйный. Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”ендә Диләфрүз, “Алты кызга бер кияү” әсәрендә Гөлчирә, Р.Батулланың “Кичер мине әнкәй” комедиясенә җилбәзәк Дилфүзә, Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем”ында Айшәбикә, татар әдәбиятының аксакалы Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында Гөлбану, З.Хәкимнең “Күрәзәче”сендә Шәмсия – болар артистканың киң диапазонда иҗат итүче, рольләрнең һәрберсенә үзенә хас сыйфат, иҗади палитра табабелүче оста икәнлегенә ачык мисал.


Рузия Мотыйгуллина дөнья классикасы, башка милләт драматургиясе әсәрләрендә дә уңышлы гына иҗат иткән артист. Әйтик, М.Кәримнең “Ташлама утны, Прметей” әсәрендә Афродита, шул ук авторның “Ай тотылган төндә” трагедиясендә Шәфәкъ, К.Гальдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесе”ндә Беатриче, грузин драматургы А.Ңагарелиның атаклы “Ханума”сында Ханума. Күз алдына гына китерегез әле – болар бит һәммәсе дә театр дөньясында энҗе бөртегедәй саналган, үзләренең бай колоритлары белән тарихта эз калдырган әсәрләр. Һәм шуларның һәммәсендә дә безнең якташыбыз Рузия Мотыйгуллина үзенең кабатланмас образларын Камал театры тарихына кереп калырдай итеп уйный.

Рузия ханымның Г.Камал театры репертуарындагы соңгы премьерларының берсе саналган, Г.Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак тук”ндагы Кәримә образы.

Әйе, Рузия Мотыйгуллина уйналган рольләр, тудырган образлар байтак...

Р.Мотыйгуллинаның биюче булырга хыялланып яшәве турында язып үткән идек. Тормыш иптәше Ринат Закиров белән матур гаилә корып, тату гына яшәгән бу гаиләгә ямь өстәп кызлары Чулпан туа. Рузия ханым кызының артист хезмәтен сайлавын теләми. Шуңа да Чулпанга юридик белем бирергә ният кылалар. Әмма ләкин геннардан беркая да китә алмыйсың. Рузия ханымның гомерлек хыялын кызы Чулпан тормышка ашыра. Кечкенәдән биюгә тартылган Чулпан бүген “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артискасы. Артист баласы сәхнә артында үсә диләр. Чулпан да әнисе белән спектакльләрдә еш булып, театр дөньясын эчке яктан яхшы белгән кеше. Шуңа да аның Камал театры сәхнәсендә Ф.Бикчәнтәев куйган М.Фәйзинең “Асылъяр”, Л.Веганың “Биюче” спектакльләрендә төп рольләрдә уйнавына гаҗәпләнәсе юк. Мәскәүнең ГИТИСын тәмамлаган Чулпан бүгенге көндә бию буенча дипломлы белгеч.

Рольләре:

Марийка — «Солдат хатыны» Н.Анкилов
Росита — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Айсылу — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Афродита — «Ташлама утны, Прометей!» М.Кәрим
Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» М.Кәрим
Афродита – «Ташлама утны, Прометей!» М.Кәрим
Агнеш — «Нихәл, яшь иптәш?» Ш.Тот
Анджела — «Болан-Патша» К.Гоцци
Заримә — «Китәм инде» Р.Хәмид
Лариса — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Наталья — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Ләйсән — «Ләйсән ире Хәсән» Ю.Сафиуллин
Шәмсегаян — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Галимәбану — «Галиябану» М.Фәйзи
Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» К.Гольдони
Зөләйха — «Зөләйха» Г.Исхакый
Шәмсия — «Күрәзәче» З.Хәким
Расиха — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кәримә - Курчак туе - Гаяз Исхакый (Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасы)
Ханума - Ханума - Авксентий Цагарели
Сабира - Зәңгәр шәл - Кәрим Тинчурин
Гөлчирә - Алты кызга бер кияү - Туфан Миңнуллин
Бибикамал - GO! Баламишкин - Флорид Бүләков

Камалова Алисә, 8б