#37 2011 нче ел

ФАЙДАЛЫ КИНӘШЛӘР


Киви яхшырак.


Йөрәк-кан системасы авырулары борчыган кешеләргә еллар буе аспирин эчәргә туры килә. Тамырларда тромб барлыкка килмәсен өчен кирәк ул. Ләкин аспирин ашказанына бик зыянлы. Белгечләр ачыклавынча, аспиринны киви белән алыштырырга мөмкин икән. Бу җимеш кан тамырларын тыгылдыручы майларны яндыра һәм шул рәвешле тромб барлыкка килүгә комачаулый. Көн саен 2-3 киви - һәм бер айдан тромб куркынычы барлыкка килү инде 20% ка кими.


Кешедә 32 теш бар...


Табигать кешегә 32 энҗе бөртеге - теш бүләк иткән. Сәламәт, нык һәм матур тешләр борын-борыннан көчлелек һәм сәламәтлек билгесе булып тора. Тешләрнең зурлыгы, формасы, төсе, ешлыгы, тешләгәндә үзара ничек урнашулары һәр кешедә төрлечә була.

Идеаль рәвештә алгы өске тешләр аскы тешләрне чак кына каплап, ә читтәге өске тешләр аскыларына караганда чак кына читкә чыгып торырга тиешләр. Ләкин һәр кешенең тешләре үзенә бер форма алып урнаша.

Тешләр сәламәт тугел икән, үзең дә сәламәт түгелсең дигән сүз. Тешләрнең авырый икән, бар организм авырый. Сәламәт тешләр суык, эссе, тозлы, ширбәтле, ачы ашамлыкларга сизгер булмыйлар, тешләгәндә авыртмыйлар.


Кавын бар кеше өчен дә файдалымы?


Кавын бик файдалы. Ул шикәр, крахмал, С һәм В витамины, каротин, фомит кислоталарына бик бай. Составында тимер, калий, калций, натрий, магний булуы белән азканлылык, атеросклероз, йөрәк-кан системаы авырулардан да файдалы. Ул шулай ук үт куыгында, бөердән ташларны эретеп куудан зур роль уйный.

Ләкин бу бик файдалы азык бар кеше өчен дә файдалы түгел. Аны карбыз кебек күпме теләсәң, шулкадәр ашап булмый. Шикәр авыруы, артык симезлек, эчәк юллары шешенү, бөер, бавыр авырулары белән интеккәннәр өчен кавын ашау катгый тыела.

Фазылҗанова Ильфира,
Нуруллина Ләйсән,
Ганиева Лилия, 6а


Тешләргә зыян китермичә дөрес итеп туклану мөһим


Ашар алдыннан ашамлыкның составы турында уйланырга кирәк. Аның составында шикәр бармы? Әгәр бар икән, тагын бер кат уйлагыз, башка ашамлыклар сайлау сезнең тешләрегез өчен күпкә файдалырак булмасмы? Бер ашамлык икенчесенә караганда күпкә зыянлырак булырга мөмкин. Тешкә ябышып торган, озак чәйнәлгән ширбәтләр теш белән шикәрнең озак бәйләнешкә керүенә китерә. Шулай ук, ширбәтне куллану ешлыгы да мөһим роль уйный: көне буена әллә инде аштан соң десерт вакытында гына ашыйчызмы? Ширбәт ашаган саен авыз куышлыгында тешләрне җимерүче кислота барлыкка килә. Шулай булгач, күпме ешрак ширбәт ашыйсыз, тешләрегезгә шулкадәр зуррак зыян китерәсез дигән сүз.

Әгәр дә сез ширбәт яратасыз икән, аны аштан соң десерт вакытында куллану, ашау араларында куллануга караганда зыянсызрак. Һәм ширбәтле әйбер ашаганнан соң, тешне фторлы теш пастасы белән чистартырга кушалар. Мондый мөмкинлек юк икән, авызыгызны чайкатырга онытмагыз.

Әгәр дә сез эштә, йоклар алдыннан яисә башка теш чистартырга уңайсыз җирдә һәм уңайсыз вакытта ашап алырга уйлагансыз икән, ширбәтле, майлы булмаган әйберләр ашарга тырышыгыз. Мәсәлән, яшелчә-җимешләр, аларның сутлары, шикәрсез боткалар, макарон, крекерлар, чикләвекләр, составында май аз булган сөт, сыр, йогыртлар һ.б.

Таһирова Динә, 6а