#37 2011 нче ел

Гимназия тормышыннан

Театр яктыллыкка, нурга илтә...

“Театр яктыллыкка, нурга илтә...” бөек Тукаебызның үлемсез сүзләре халык күңеленә мәңге уелып калган. Чыннан да, татар халкы театр сәнгатен ярата, тырышып, оста итеп, төрле спектакльләр дә куя, төрле иҗат җимешләрен җәмгыятькә тәкъдим итә. Татар драматургиясендәге бөек исемнәр дә бик күп: Г.Камал, К.Тинчурин, Т.Миңнуллин һ.б. Безнең гимназия укучылары да театр түгәрәгенә яратып йөриләр, анда алган дәресләрнең һәрберсе тормышыбызның теләсә кайсы өлкәсендә дә кирәк булачак. Кайсы гына һөнәр булмасын, һәркем үзен күрсәтә, дөрес итеп тәкъдим итә, нәкъ менә артистизм ярдәмендә кояш астындагы урынны яулый ала. Безнең гимназиядә эшләп килүче “Фикердәш” студиясе быелгы район конкурсында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасыннан өзек куярга булды. Берничә айлар буе тырышып эшләү нәтиҗәсендә, без иҗатның җимешен дә татый алдык: 1 нче урын безнеке булды һәм шәһәр турына чыгарга мөмкинлек тә яуланды! Әлбәттә, без, укучылар, өчен бу күренеш, алга таба эшләү, иҗат итүгә - зур стимул.

15 нче февраль гимназиябездә «Яңа мәгълүмати технологияләр кулланып башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирү» дип исемләнгән башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика күләм семинар булы узды.

17 нче февраль гимназиядә “Татар кызы” конкурсы булып узды. 9-10 нчы сыйныф конкурсантлары арасыннан, районда гимназиянең данын яклаучы кызны сайладылар. Конкурсантлар: Сәйфетдинова Алсу, Пашаева Фирүзә(10А), Мәгъсүмова Дилүзә, Нуриева Алинә (9Б). Һәрбер укучы үзенең талантын күрсәтте, соңыннан жюри җиңүчене сайлап алды. Район конкурсында катнашучыбыз – Алсу Сәйфетдинова.

24 нче февраль Балалар иҗаты үзәгендә “Татар кызы – 2011” бәйгесенең район туры булды. Безнең гимназия укучысы Сәйфетдинова Алсу бәйгедә үзенең һәрьяктан уңган булуын күрсәтте, киңкырлы шәхес булуын исбатлады. Төрле конкурслардан торган бәйге үтелеп беткәч, жюри нәтиҗәләрне игълан итте. Алсу “Милләтпәрвәр” номинациясендә җиңеп чыкты. Афәрин, Алсу!

Минһаҗева Айнур, 10а