#37 2011 нче ел

ИЛДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН


Истәлекле даталар

01.03 – Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.

08.03 – Халыкара хатын-кызлар көне.

10.03 – Архив көне.

11.03 – 71 ел элек Казанда М.Горький музей-йорты ачылды.

18.03 – Париж Коммунасы көне.

19.03 – Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр диңгезчеләр көне.

21.03 – Нәүрүз бәйрәме.

22.03 – Бөтендөнья яз көне.

23.03 – Бөтендөнья метеорология көне.

24.03 – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

25.03 – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне.

27.03 – Халыкара театр көне.

30.03 – Күренекле язучы һәм журналист Фатих Кәриминең тууына 141 ел.

30.03 – Җирне саклау көне.


Кәгазь барлыкка килү турында


Кәгазьне Кытайда уйлап тапканнар. Ул биредә XI гасырда барлыкка килгән. Аны ефәк корамалардан, иске чүпрәкләрдән, яраксызга әйләнгән балык тоту ятьмәләреннән, агач кайрысыннан ясаганнар. Шушыларның барысын да ваклаганнар һәм суга салып бутаганнар, ботка сыман нәрсә хасил булган. Аны юка гына итеп бамбуктан ясалган нечкә иләккә салганнар. Су агып төшә, иләктә юка гына кәгазь массасы – булачак кәгазь табагы барлыкка килә торган булган.

Аны киптергәннәр һәм җилемләгәннәр. Кәгазь ясауның бүгенге көнгә кадәр саклап калган нигезе әнә шундый.

Кәгазь Кытайдан Корея белән Япониягә, аннан соң гарәп илләренә һәм, ниһаять, Европага тарала башлый. Читтән кертелгән кәгазь бик кыйммәт торган. Галимнәр аны ясауның серен белергә тырышканнар.

Зәңгәр күл



Казан белән янәшәдәге бу күлгә һәркем соклана. Ул үзе зур да түгел, бер квадрат километрдан кимрәк мәйданны алып тора. Зәңгәр күл Казан елгасыннан ерак түгел генә урнашкан.

Зәңгәр күлнең төбендә ике упкын бар. Кече упкын дип йөртелгәненең тирәнлеге – 6 метрга, Зур упкынныкы 15 метрга җитә. Күлнең суы гаять чиста.

Күлнең исеме җисеменә туры килә. Аның ак төстәге гипс ярлары, шундагы яшел суүсемнәр, зәңгәр күк чагылышы күл суына нәкү шундый төс бирә.

Зәңгәр күлнең суы химик тозларга бик бай. Зур упкыннан алынган суның анализы бер литрда 2500 миллиграмм шундый тозлар булуын күрсәтә.

Күл суының температурасы да үзенчәлекле. Аеруча Зур упкын тирәсендәге су өсте беркайчан да боз белән капланмый.


Илдә ниләр бар икән?


• Чуртан балыгы илебезнең барлык сулыкларында диярлек яши. Чуртанга тагын нәрсә хас? Чуртанның озынлыгы 1,5 метрга кадәр җитә, ә авырлыгы 35 килограммнан да арта. Аның уртача яше 20 елдан артмый. Гадәттә чуртан 6-8 килограмм авырлыкта була.


• Кубаның Бараока шәһәре янында гаҗәеп бер чишмә бар. Аңа карап сәгатеңне дөресләргә була: чишмәнең суы 20 минут агып тора да тына. 20 минут “ял иткәч”, чишмә кабат “телгә килә” һәм төгәл 20 минут ага. Хикмәте шунда: тау эчендә таш бассейн булып, ул 20 минут буе су белән тула да 20 минут судан бушый һәм кабат су белән тула. Һәм берничә йөз ел буе шулай агуын дәвам итә.


• Ярканатлар зур төркем булып яшиләр. 50 нче елларда галимнәр АКШның көньягындагы тау мәгарәләрендә 20-30 миллион ярканат яшәгәнлеген исәпләп чыгарганнар.

Ярканатның төнге караңгыда дөрес юнәлеш белән очуы, бөҗәкләр аулавы аның ишетү сәләтенә бәйләнгән. Алар секундына 70 мең тирбәнешкә җиткән югары ешлыктагы тавышны ишетәләр. Ә безнең колакларыбыз ешлыгы секундына 15-20 тирбәлешле тавышны гына ишетә.

Галимнәр ярканатларның бик күп зарарлы бөҗәкләәрне ашаулары һәм табигать өчен гаять файдалы булуларын исбатладылар. Кайбер урыннарда алар тирә-юньне хәтта бизгәк черкиләреннән дә арындыралар икән. 7-8 грамм авырлыктагы ярканат бер сәгатьлек ауда бер граммга артта. Шул вакыт эчендә ул 160-170 черки тотып ашый. Көн буенча ул үз авырлыгына калганчы ябыга, ә икенче төнне тагы тазара.

Галиуллина Гөлшат,
Камалова Алисә, 8б