#39 2011 нче ел

Без булдырабыз!

Балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналының 20 елга якын тарихы бар. Ул Татарстан республикасына, һәрвакыт үзенең укучыларын кызыксындыручы һәм 5-12 яшькәчә балалар өчен, татарча чыгучы бердән-бер басма. Журналның исеме дә билгеле бер дәрәҗәдә бәхетле һәм кайгысыз балачакның символына әверелде. Журнал үзенең яшь укучыларының ихтыяҗын һәм омтылышын, игътибарын, танып белү эшчәнлеген уңышлы оештыра, интеллектуаль, иҗади, эмоциональ сәләтен үстерү, өлкәннәр һәм яшьтәшләр, гаиләдә психологик уңай мөнәсәбәт тудыруны искә ала.

Безнең гимназиянең 3а сыйныфы укучысы Хаҗиева Чулпан турында апрель саныннан укый аласыз.


“Алтын лотос” бәйгесе

Үсеп килүче яшьләрне иҗади эшчәнлеккә өйрәтү, әхлакый һәм рухи тәрбия бирү, иҗади үсешкә этәрү һәм яшүсмерләрне бөек һинд шагыйре Рабиндраната Тагораның әдәби мирасын кулланырга өйрәтү максатыннан, “Алтын лотос” исемле иҗади балалар бәйгесе үткәрелде.

Бу конкурска 2 в сыйныфы укучылары бик теләп әзерләнделәр. Башта Индия иле турында мәгълүматлар җыйдылар: газета-журналлар укыдылар, видео материаллар карадылар. Шуннан соң әти-әниләренең ярдәме белән эшкә керештеләр. Укучылар матур рәсемнәр, агачтан филләр ясадылар. Хәтта камырдан ясалган һинд кызы да бар иде. Барлык эшләрне дә конкурска җибәрдек.

Әлеге бәйгенең лауреаты 2в сыйныфы укучысы Степанов Владислав “Һиндстан балалар күзлегеннән” номинациясендә җиңү яулауды.

Жюри әгъзалары Степанов Владиславның эшен бик югары бәяләде. Ул диплом һәм бүләкләр алды. Үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты, фотографияләрен күрсәтте.

Афәрин! Котлыйбыз!!!

“Җырлаучы укытучылар” бәйгесе

“Җырлаучы укытучылар”дип исемләнгән фестиваль шәһәр күләмендә уздырыла. 28 февраль көнне бу фестивальнең район туры булып узды. Фестивальнең төп максаты: укытучылар коллективын берләштерү, иҗади потенциаллы укытучыларны табу, самореализацияләшү. Фестивальда барлыгы 18 район мәктәбе һәм балалар бакчасы катнашты. Катнашучылар арасында хор коллективлары , вокаль ансамбльләр , солистлар булды . Район турына 100дән артык номерлар тынланды һәм концертка нибары 18 номер сайланып алынды. Алар арасында мәктәпләр: 12, 51, 76, 14; гимназияләр: 1 нче татар гимназиясе, 12 кызлар гимназиясе, 116 лицей; балалар бакчалары: 136, 15, 40, 273 , 37 һ.б. катнашты. Район турнын йомгак концерты Вахитов районының Балалар иҗат үзәгендә үтте. Укытучыларны котларга Вахитов һәм Идел буе администрациясе урынбасары Ассадуллина Алсу Муниповна, Вахитов районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Закирова Минзилә Загреевна һәм мәгариф министрлыгының профсоюз оешмасы рәисе Васюхина Наталья Григорьевна килгәннәр иде. Вахитов районының җитәкчеләре укытучыларга җылы котлау сүзләре белдерделәр һәм киләчәктә дә үзүсешкә этәргеч булдылар. Һәр укытучы диплом һәм символик кыңгыраулар белән бүләкләнде. Һәр катнашучы аерым номинациягә лаек булды: ”Оригиналь жанр”, “Автор-башкаручы”, “Рус телендә иң яхшы башкаручы”, “Инглиз телендә иң яхшы башкаручы”, “Кинофильмнан җырлар”, “Рус халык җырларны яхшы башкаручы”, “Романсны яхшы башкаручы” һ.б.. Фестиваль бик унышлы узды һәм укытучыларны үзара дуслаштырды.

“Җырлаучы укытучылар” бәйгесендә безнең гимназия данын яклап чыгучы музыка укытучысы Мостафина Фәридә Шамилевна катнашып, “Инглиз телендә иң яхшы башкаручы” номинациясендә 2 урын алды. Афәрин! Котлыйбыз!!!

Башлангыч сыйныф укытучысы
Шәфигуллина Эльвира Илгисовна,
Музыка укытучысы
Фәридә Шамилевна Мостафина,
Кадыйрова Энҗе, 9б