#39 2011 нче ел

Игелекле бул!

Игелекле булу - ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү. Шәфкатьле, иманлы, әхлаклы, инсафлы, игелекле, намуслы, ярдәмчел, кешеләргә карата мәрхәмәтле булу - бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Изгелеккә тукталып каласым килә. Изгелек ул - яхшылык эшләү. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Чөнки яхшылык эшләү өчен теләк, ихтыяр көче кирәк. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.

Кешеләргә кечкенә генә дә кылган яхшылыкларың изгелекнең бер мисалы булып килә ала. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңә, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу - изгелек.

Кешегә эшләгән яхшылык кире үзеңә әйләнеп кайта. Шүңа күрә без туганнарыбызга, дусларыбызга, якын кешеләребезгә изгелек кенә әшләргә тиешбез. Аларны рәнҗетмәскә, кайгы-хәсрәт китермәскә безнең төп бурычыбыз. Үсеп килгән буынга үрнәк булып торырга тиешбез. Чөнки балалар олылардан үрнәк алып үсә.

Ләкин күп кенә әти-әниләр балаларын тормыш юлына ташлап китәләр. Балаларга бәхет дигән нәрсәне бирергә теләмиләр. Аларны якты кояштан мәхрүм итәргә телиләр. Балаларның кеше ишек төпләренә теләнеп йөрүләре, балалар йортларыннан әти-әниләрен көтеп тилмерүләрен уйлапта карамыйлар. Бала өчен әз генә дә җитә. Әти-әнинең иркәләп сөюе һәр кешенең бәхеткә хакы бар. Ләкин бөтенләй белмәгән кешеләр ятим балаларга кул сузалар. Аларны үз канаты астына алалар. Күп кенә оешмалар балалар йортларына төрлечә булышалар. Дөньяга аваз саласы килә. Кешеләр, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булыйк!

"Ояңда ни күрсәң, очканда шул була", дип тикмәгә әйтмиләр бит. Әти-әниләр, балаларыбызның бәхете сезнең кулда! Балалар ул - бәхет җимеше. Аларга ничеке тәрбияләсәк, алар безне шулай караячаклар. Үзебезнең картлыгыбыз бәхетле булсын өчен, балаларыбызны бәхетле гаиләдә үстерик.

Элекке бер легенда бар:

Бер ата кеше үзенең карт атасын әрҗәгә салып чыгып бара, ди. Моны күреп; малай сорый атасыннан:

- Әти, бабайны кая алып барасың?

- Улым, бабаң картайган, аны чүплеккә чыгарып атам

- Әти, әрҗәсен алып кайт!

- Нәрсәгә ул иске әрҗә?

- Әти, синең дә картаясың бар бит әле. Сине нәрсә белән чыгарып ташларбыз?

Шуннан соң ата кеше үзенең карт атасын өйнең түренә кертеп утырта.

Без үрнәк әти-әни, апа-абый булырга тиешбез. Кешеләргә яхшылык эшләргә омтылырга тиеш.


Кадыйрова Энҗе, 9б


Изгелек вә гаделлек

Изгелек вә гаделлек-кешенең җан азыгы
Әгәр итсән берәүгә син изге эш,
Үзенә дә киллер шундый ук өлеш.
Әмма кылсан яманлык бер балага,
Салмас димә сине бер көн бәлагә.
Утыз Имәни.“Татулык бәяны”


Кешелек җәмгыяте, хәтта кеп-кечкенә, гап-гади кабиләләр дә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышларын һәм иҗтимагый багланышларын җайга салу өчен, кагыйдәләрен эшләгәннәр. Еш кына үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әти кеше баласына күрсәтмәләр дә язган. Һәр халык, нигездә, үз кагыйдәләрен һәм нормаларын тоткан.

Вакытлар узу белән гадәтләр үзгәргән.

Әдәп - гарәп сүзе, гадәт дигәнне аңлата. Моңа тәрбия, яхшы холык, үз-үзеңне тота белүчәнлек , кешеләр белән аралаша белү төшенчәләре керә.

Кешелек җәмгыятендә төрле формада чагылыш тапкан ихтыяҗлар туктаусыз кабатланып тора. Болар кешеләрдә төрле-төрле гадәтләр, яшәү кагыйдәләре һәм нормалары, халыкта үзенә хас йолалар һәм традицияләр тудыра. Әнә шулай җәмгыятьтә үсеп формалашкан әдәп-әхлак кагыйдәләре халкыбызда борынгыдан ук килә. Шәфкать, михербанлылык, мәрхәмәтлелек, шигырьдәгечә, кешеләргә изге эш кылу һ.б. күркәм сыйфатларның тамырлары чал тарихка барып тоташа. Мәҗүсилек динен тоткан борынгы бабаларыбыз аерым тауларга, елга-суларга, чишмәләргә, урман-куакларга, кош-кортларга, җанварларга һ.б. табынган, аларга илаһи әйберләр итеп караган. Кеше һәм хайваннарга мәрхәмәтлелек шуның белән бәйләнешле.

Тыйнаклык, гадилек һәм гаделлек – тәрбияле мөселман кешесе өчен мөһим сыйфатлар. Шуңа күрә халкыбыз «Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы була, хакыйкать белән гаделлек - җан азыгыдыр», -дип әйтеп, бик хаклы булган. Тәкәббелек, үзеңне өстен кую, урынсыз горурлык һич тә кабул ителми, чөнки кешеләрнең бер–берсе алдында өстенлеге юк, алар игелеклелек һәм зирәк акыллы булулары белән генә аерыла. Бу турыда Утыз Имәни «Татулык бәяны» шигырендә бик үтемле кисәтә:

Масалым бар дип, фәкыйрьне күрмә син хур,
Сүзем кадерледер дип, булма горур.

Кешеләргә теләсә нинди әхлакый, физик, психологик зыян салудан сак булырга кирәк. Пәйгамбәребез әйткән: «Үзенә һәм башкаларга зыян салма»

Мөселман кешесе барлык эшләрдә изгелекле һәм йомшак күңелле булырга тиеш. Чисталык, тәннең, киемнең, урынның чисталыгы - тормышта иң мөһим сыйфатлар. Һәрвакытта матурлыкка, нәфислеккә һәм пөхтәлеккә омтылу хәерле. Әрәм-шәрәм итүгә корылган тормыш - әшәке тормыш. Кеше үзенә азыкны үзе эзләргә тиеш. Зарури очракларда гына ул башкаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Ят мәдәнияткә һәм дингә иярергә тырышу кабул ителми. Җенесләрнең аерымлыгын саклау бик мөһим. Киемнәрне, йөреш-хәрәкәтләре белән ир һәм хатын-кызларның бер–берләренә охшарга тырышулары тыела.

Ислам әдәбе нигезендә кеше һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш.

Нуриева Алинә, 9б