![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#39 2011 нче ел |
![]() |
|
ФАЙДАЛЫ КИНӘШЛӘР Сөт турында ![]() 1. Сөт - кальций чыганагы. 2. Сөт бөтен кешегә дә файдалы. Олыгайган саен организмда сөт шикәрен тарката торган фермент кими. Шуңа да сөтне эшкәртү авырлаша. 45 яшьтән соң сөтнең күләмен чикләү хәерле. 3. Сөт бөергә файдалы. 4. Порошок хәлендәге сөт гади сөттән аерылмый. 5. Дисбактериозны кефир дәвалый. 6. Йоклар алдыннан кефир эчү файдалы. 7. Барлык йогыртлар да файдалы. 8. Эремчек сөякне ныгыта. Ботка озак яшәтә. ![]() Тибет монахлары организмны һәм кан юлларын шлаклардан чистарту өчен төрле-төрле ярмалар: тары, солы, карабодай, арпа кулланалар. Бу ысулның асылы шунда: ун көн буе кеше әлеге ярмалардан суда һәм тозсыз итеп пешерелгән ботка ашап торырга тиеш. Боткадан башка берни дә шарга ярамый. Һәрбер порцияне 25-50 тапкыр чәйнәргә. Аның каравы, күп хәрәкәтләнергә, һавада булырга кирәк. Тартырга, исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Бу ысулны төгәл башкарганда бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе чистара, баш сафлана, яхшырак эшли башлый, битнең төсе үзгәрә, матурлана, кәеф күтәрелә, кешегә көч керә. Шунысын да өстәргә кирәк, ботканы күпме телисең, шулкадәр ашарга мөмкин. Берникадәр вакыттан соң, сез аның тоссыз икәнен дә тоймый башлаячаксыз. Күп кешеләр: ”И, манный боткасы гына бит ул”, - дип әйтәләр. Әмма Тибет монахлары әйтүенә караганда, кеше үзенең тормышын сөт белән манный боткасыннан башлап җибәрә. Шуңа күрә дә 40тан узганнар көнгә берничә генә кашык булса да манный боткасы ашарга тиеш. Ул сөякләргә, мускулларга һәм ашказаны-эчәкләргә бик файдалы. Халык күбрәк дөге белән карабодай боткасы ашый. Әмма бу боткалар белән чагыштырганда, тары боткасында калий, магний, каротин һәм В1 витамины күбрәк. Перловкада крахмал карабодай белән фосфор дөгедәгегә караганда, ике мәртәбә артыграк. Ә карабодайда тимер күбрәк. Әмма кешегә иң файдалысы, диләр Тибет монахлары, төрле ярма катнашмасы. Пешергәндә аларны яшелчәләр белән катлам-катлам итеп аралаштырып пешерсәң, ботканың файдасы тагы да арта, ә калориясе кими. Ботканың файдасы тагын да күбрәк булсын дисәгез, аның пешерү ватын киметегез-ботканы пешеп чыкканчы ук уттан алыгыз да төреп куегыз. Җилдә ирен ярылмасын өчен. Урамга чыгарга берничә минут кала иренгә майлы крем сөртәләр. Тигез күләмдә бал һәм сырганак мае алып болгатырга һәм шуны крем урынына файдаланырга мөмкин. Кишер белән эремчектән ясалган катнашма иренне бик яхшы саклый. 1 аш кашыгы эремчеккә 1 чәй кашыгы кишер согы салып болгаталар һәм иренгә сөртәләр. Яки марляны, берничә катлап, җылытылган үсемлек маена манып 5-7 минут ике ирен арасына кыстырып торалар . Кайбер кешеләр ирененә май сөртергә яратмый. Андый очракта ярдәмгә шифалы үләннәр киллер. Кичтән термоска 1 аш кашыгы ромашка чәчәге яки бөтнек яфрагы салалар, 1 сакан кайнар су өстиләр. Иртән төнәтмәне сөзеп, берничә катлы марляны шунда чылаталар һәм иренгә куялар. Урамга чыккач, иренне ялау яки тешләү - начар гадәт. Аннан котылу өчен иренгә алоэ согы сөртәләр. Ирен ярылмасын өчен карабодай, солы боткалары, эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән ипи, кызыл борыч, брюссель кәбестәсе, әстерхан чикләвеге, йөрәк, бавыр ашарга кирәк. Гөлҗимеш, лимон, мүк җиләге, кара карлыган, миләш салынган чәй эчү дә иренне ярылудан саклый, аны нәфис итә. Нуруллина Ләйсән, |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||