#39 2011 нче ел

06.04.2011 Күңелле стартлар

Укучыларны системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан, 6 нчы апрель көнне Казан дәүләт архитектур-төзү университетының “Строитель” спорт комплексында Казан шәһәре Вахитов районы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ярышта 2000 нче елгы һәм аннан да кече яшьтәге укучылар катнашты. Безнең команда 2 нче урын яулады, ләкин финалга чыкмады.


06.04.2011 “Әкият” татар дәүләт курчак театарына сәяхәт

“Әкият” татар дәүләт курчак театрына 1934 елда нигез салынган. Театрның репертуарында 30 спектакль, анда татар, рус һәм дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителә. Спектакльләрдә курчакларның төрле системалары кулланыла. Театр 1974 елдан Халыкара курчак театрлары эшлеклеләре оешмасы – УНИМА – әгъзасы булып тора.

6 нчы апрел көнне 1-3 нче сыйныф укучылары “Әкият” татар дәүләт курчак театрына барды. Алар Яр Чаллы курчак театры катнашуында “Елан – Падишаһ” спектаклен зур канәгатьләнү белән карадылар.


07.04.2011 Каюм Насыйри музеена экскурсия

Укучыларны әхлакый тәрбия һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә өйрәтү максатыннан 7 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары Каюм Насыйри музеена экскурсиягә барды.

Күренекле галим, укытучы-педагог, этнограф, мәгърифәтче hәм әдип К.Насыйриның музее Иске Татар бистәсендә ике катлы йортта урнашкан.

Әлеге йорт К.Насыйриның туганы – М.Хөсәеновныкы һәм фикер иясенең соңгы торыр урыны булган. Биредә ул 1887 – 1902 нче елларда яшәгән.

Төп экспозициясе булып басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тора. Алар арасында К.Насыйриның мемориал эшләре һәм кулдан язылган кулъязма китабы, шулай ук мәдрәсә дәреслекләре, татар халкының телдән халык иҗаты үрнәкләре дә бар.


07.04.2011 Юл йөрү кагыйдәләре буенча лекция

Укучыларның игътибарын арттыру, балаларның сәламәт яшәү рәвешен һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү, шулай ук гимназистларны юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү максатыннан, 7 нче апрель көнне гимназиядә Вахитов районы буенча ОГИБДД УВДның өлкән инспекторы, милиция майоры Гүзәл Әләлетдинова Островская тарафыннан лекция үткәрелде.


08.04.2011 Курчак театрына сәяхәт

8 нче апрель көнне 4-5 нче сыйныф укучылары курчак театрына барып, яңа “Рамаяна” спектаклен карады. Карт Раджа ханлыгын үзенең варисларына тапшырырга тиеш. Лаеклысын билгеләр өчен, үзенең улларын чакыра. Үткәрелгән ярышта улы Рама җиңә. Раджаның сөекле хатыны Кайкей мәкерле юл белән ирен үзенең улы Бхаратны варис итәргә күндерә. Раджа Раму һәм аның хатыны Ситаны ханлыктан куып җибәрергә мәҗбүр була. Ә яңа ханга Ходай тарафыннан тагын бер шарт куела: ул явыз иблис Раванны җиңәргә тиеш. 14 елга якын сөргенлектә йөргәндә, Рама белән Сита үзләренең тормыш юлында явыз иблисне очрата. Бәрелештә Рама Раванны җиңә һәм карчыга Джатайода туган якларына әйләнеп кайта.


09.04.2011 Г.Тукай музеена экскурсия

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай 27 ел гына яшәсә дә, иҗади мирасы аның зур кыйммәткә ия. Без, еллар үтү белән, аның иҗатының бөеклеген һәм аның зур шәхес икәнлеген аңлыйбыз.

Шагыйрьнең 125 еллыгы якынлашып килүе һәм укучыларда әхлаклылык тәрбияләү, милли-мәдәни кыйммәтләргә өйрәтү максатыннан, 9 нчы апрель көнне 5а, 5б һәм 7а сыйныфы укучылары Г.Тукай музеена барды.

Казан шәһәрендә татар халык шагыйре белән бәйле истәлекле урыннар аз түгел.


09.04.2011 “Салават күпере” журналы

Балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналының 20 елга якын тарихы бар. Ул Татарстан республикасына, һәрвакыт үзенең укучыларын кызыксындыручы һәм 5-12 яшькәчә балалар өчен, татарча чыгучы бердәнбер басма. Журналның исеме дә билгеле бер дәрәҗәдә бәхетле һәм кайгысыз балачакның символына әверелде. Журнал үзенең яшь укучыларының ихтыяҗын һәм омтылышын, игътибарын, танып белү эшчәнлеген уңышлы оештыра, интеллектуаль, иҗади, эмоциональ сәләтен үстерү, өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән, гаиләдә психологик уңай мөнәсәбәт тудыруны искә ала.

Безнең гимназиянең 3а сыйныфы укучысы Хаҗиева Чулпан турында әлеге журналның апрель саныннан укый аласыз.


11.04.2011 Балалар иҗаты “Алтын лотос” республика фестиваль-бәйгесе

Үсеп килүче яшьләрне иҗади эшчәнлеккә өйрәтү, әхлакый һәм рухи тәрбия бирү, иҗади үсешкә этәрү һәм яшүсмерләрне бөек һинд шагыйре Рабиндраната Тагораның әдәби мирасын кулланырга өйрәтү максатыннан, “Алтын лотос” исемле иҗади балалар бәйгесе үткәрелде.

Әлеге бәйгенең лауреаты 2в сыйныфы укучысы Степанов Владислав “Һиндстан балалар күзлегеннән” номинациясендә җиңү яулауды. Афәрин! Котлыйбыз!!!


11.04.2011 Советлар союзы герое Муса Җәлилнең 105 еллыгына багышланган сыйныф сәгате “Дөнья һәм дөнья әдәбиятында шагыйрьләр күп, үзләренең исемнәрен мәңге сулмас дан белән мәңгеләштерде, шундыйлардан, герой-шагыйрь М.Җәлил, үлмәс иҗаты һәм үлеме белән үзенең исемен гомерлеккә истә калдырды: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм Муса Җәлил”

СССРның дәүләт премия лауреаты Самед Вургун

Укучыларны бөек татар халык шагыйре М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү максатыннан, 11 нче апрель көнне гимназиядә Советлар союзы герое, татар халкының бөек шагыйре М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган ачык сыйныф сәгате үткәрелде. 5а сыйныфы укучылары шигырь сөйләде, җыр җырлады һәм инсценировкалар да күрсәтте.


12.04.2011 ТР дәүләт рәсем сәнгате музеена экскурсия

Беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында кузаллау максатыннан , 3а һәм 3б сыйныфы укучылары ТР дәүләт рәсем сәнгате музеена барды. Ул РФнең иң зур һәм танылган сәнгать музейларыннан берсе. Укучыларга камырдан ясалган “торналар” бүләк иттеләр. Күргәзмә барлык укучыларга да ошады. Алар күргәзмәгә куелган укучыларның эшләрен зур кызыксыну белән карады.

13.04.2011 “Казан-йорт” шәһәр фестивале

Шәһәр программасын тормышка ашыру максатыннан, Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телен саклау, өйрәнү һәм сәләтле, талантлы балаларның мөмкинчелекләрен үстерү, татар телендә белем бирүче учрежденияләренең эш нәтиҗәләрен күрсәтү максатыннан, 13 нче апрель көнне А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә “Казан-йорт” фестиваленең йомгаклау туры үткәрелде.

Фестивальдә татар мәктәпләре, гимназияләре һәм өстәмә белем бирү учрежденияләрендәге 7-16 яшькә кадәрге укучылар катнашты. Биредә район һәм шәһәр сайлап алу турыннан үткән яхшы иҗади коллектив һәм барлы башкаручылар чыгыш ясады.

Җиңүчеләр:

1. Фасахов Булат 7а сыйныфы

2. Хаҗиева Чулпан 3а сыйныфы

Әлеге фестивальдә фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар түбәндәгеләр:

1. Мәгъсүмова Дилүзә 9б сыйныфы (җәмгыять белеме)

2. Надршина Айсылу 10а сыйныфы (физика)

3. Минһаҗева Айнур 10а сыйныфы (җәмгыять белеме)


14.04.2011 «Информацион технологияләр нигезендә табигать һәм математика фәннәренә өйрәтүнең гамәли юнәлешен үстерү» темасына шәһәр семинары үткәрелде

14 нче апрель көнне гимназиядә «Информацион технологияләр нигезендә табигать һәм математика фәннәренә өйрәтүнең гамәли юнәлешен үстерү” темасына шәһәр семинары үткәрелде.

Гимназия татар телендә белем бирүче һәм тәрбияләүче инновацион учрежденияләр өчен ресурс үзәге булып тора.

Гимназиядә әлеге мәсьәләне уңышлы тормышка ашыручы математика, химия, география һәм физика укытучылары ачык дәрес күрсәтте. Гимназия директоры һәм укытучыларның чыгышы эчтәлекле һәм кызыклы иде. Казан шәһәре мәктәпләре укытучылары семинардан гимназия эше тәҗрибәсеннән күп яңалык һәм кирәкле мәгълүматлар алуын ассызыклады. Семинар югары дәрәҗәдә үтте.