#39 2011 нче ел

Китап кайчан барлыкка килгән?

Белгәнебезчә, 2 нче апрель – яраткан әкиятчебез Ганс Хрестиан Андерсенның туган көне һәм Халыкара балалар китабы бәйрәме!

Беренче китап кайчан басылган?

Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына, балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә яза торган булганнар. Соңрак кәгазьгә яза башлаганнар. Борынгы китаплар зур һәм авыр булган. Аларның тышларын асылташлар белән бизәгәннәр.

Без белә торган китап XV гасырда гына барлыкка килгән. Нәкъ шушы чорда Ауропада Иоганн Гуттенберг китап баса торган җайланма уйлап тапкан.

XIX гасыр уртасында пар белән баса торган машиналар һәм пресслар барлыкка килә.

Беренче татар китабы.

Безнең борынгы бабаларыбызның язма истәлекләре “рун язуы” дип аталган. Алар безнең эрага кадәр V гасырда барлыкка килгән. Бу язулар ташка чокып язылган, аларны “чөй язуы” дип тә атыйлар.

Соңрак, Болгар чорында, язу өчен мамыктан ясалган кәгазь кулланыла башлый. Ул Ауропада киң таралган пергаменттан күпкә чыдам саналган. Нәкъ шушы чорда бабаларыбыз телендә “китаб” сүзе пәйда була.

Ислам дине кабул ителгәннән соң, Болгарда гарәп язуы киң тарала. Текстлар махсус кәгазҗ битләренә языла һәм төргәк рәвешендә саклана башлый.

Беренче татар китабы 1612 нче елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. Казанда исә беренче китап 1800 нче елда типография ачылгач кына дөнья күрә.

Балалар китабына 353 яшь.

Беренче балалар китабы 1658 нче елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Коменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучы абыйлар “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итәләр. Шушы китаплар барлыкка килгән көннән “балалар әдәбияты” дигән могҗизалы дөньяның капкалары ачылып китә.

Балалар әдәбиятының “алтын чорын” дип XIX йөзне атыйлар. Бу чордан башлап сабыйлар өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.

“Салават күпере”



Кошлар илендә

Кошларның да үз рекордлары һәм үз чемпионнары бар. Иң зур араны – 22530 километрны – боҗра кидерелгән кыр үрдәге очып үткән. Билгеле булганча, алар Ерак Төньяк районнарында оялый.

• Үрдәкләр һәм казлар салкынга аеруча чыдам кошлар. Норвегия галимнәренең тәҗрибәләре күрсәткәнчә, алар 110 градуска җиткән салкыннарда да яши ала. Ак аюлар һәм тюленьнәр 80 градуска гына түзә

• Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.

• Америка галимнәре кайбер төр кошларда каурыйлар санын исшпләп чыгарганнар. Аккошта алар 25 мең чамасы икән, кыр үрдәкләрендә ике тапкыр кимрәк. Сайраучы кошларда 1,5 меңнән 4 меңгә чаклы каурый бар.

• Козгыннар читлектә 70 яшькә кадәр яши, ә иректә 2 тапкыр озаграк. Бөркетләр 80 ел яши. Лачыннар – 100, попугайлар – 140, ә аккошлар хәтта 170 елга кадәр яшәргә мөмкин.

• “Ала карга дигән, ай, асыл кош, тәүбә иттең мәллә үлмәскә?” – дип җырлый 90га җиткән Әлмәндәр карт (Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә). Аннары: “Ала карга гомере дә бирмәгән”, - дип, Газраилне гаепли. Әйе, ала карга 300 ел яши дигән фикер бар. Ул борынгы гарәпләрдән кергән сүз. Әмма бу кош күп дигәндә 70-75 ел яши ала. Кайбер чыганакларга 30-40 ел гына яши дип раслый.

• Ташбакалар 300 ел яши, диләр, әмма аларның да уртача гомере – 40-50, бик сирәге 100-110 яшькә кадәр җитә ала. Ә менә 200 ел чамасы яшәгән чуртан табылган. Бу гайре табигый хәл. Гадәттә, бу балык 15-17 ел яши дип санала.

• Йорт кошлары кыска гомерле. Казлар – 40 ел, тавыклар һәм күгәрченнәр – 30 ел, кенәриләр, сыерчыклар читлектә 20-25 ел яши.

• Кошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала. Самолет очучысы нәкъ шундый биеклектә аккошлар төркемен күргән. Аларның кышлау өчен Төнҗяк Ирландиягә очып барышлары икән.

• Иң кечкенә кош – колибри. Аның авырлыгы – 2 грамм. Ул теләсә нинди юнәлештә, гәүдәсен бормыйча гына оча. Аның йөрәге минутына 1 мең тапкыр тибә.

• Яр карлыгачы иң күп оча торган кош булып исәпләнә. Ул бала чыгару яшенә җиткәнче 2-3 ел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.

• Император пингвины тирәнгә чуму буенча рекорд куйган. Ул 265 метр тирәнлеккә төшеп, 18 минут тора алган.

• Альбатрослар 3 километр ераклыктан балык исен сизәләр.



Беләсең килсә...

Дөньядагы иң зур күзләр – Атлантик океанда яшәүче кальмарда. Аның күзләренең диаметры 400 миллиметр икән.

Равилова Алсу, 9б