#39 2011 нче ел

Тукай – милләт йолдызы


Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...

Габдулла Тукай



Яз ае дигәч, күз алдына җылытучы, нурлы кояш, ямьле көннәр килә. Ә татар халкы дөньясы өчен язның апрель ае – ул сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган вакыт. Татарларның, татар әдәбиятының могҗизасы – Тукай. 27 ел гомере эчендә генә Габдулла Тукай шундый бай, кызыклы, мавыктыргыч әдәби мирас калдыра. Шигырьләрендә күтәрелгән проблемалар әле хәзерге заманага да аваздаш. Тукай дип әйткәч, Кырлай авылының матур пейзажлары, Казанның кабатланмас гүзәллеге, Шүрәле һәм Су аналары уйга килә.

Быел Габдулла Тукайның тууына 125 ел. Вакыт чишмәсенең сулары инде күп акты. Ләкин ниндидер бер сәерлек бар сыман: менә көтмәгәндә генә татарларның мәйданына яңадан Тукай аяк басар, үзенең үлмәс фикерләре, хыяллары, уйлары турында барлык галәмгә аваз салыр кебек тоела. Бер карасаң, бу шулай да. Тукаебызга булган мәхәббәт әле дә сакланып килә. Ел саен аның истәлегенә багышланган төрледән-төрле чаралар балалар һәм олылар арасында үткәрелә: шигырь бәйрәмнәре, шагыйрьнең каберенә бару, төрле кичәләр уздыру. Тукай һаман да күңелләрдә...

Габдулла Тукай белән бәйле чаралар безнең гимназиядә дә уздырылды. Гимназия бинасының беренче катында Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, укучыларыбыз “Шигъри сүз” конкурсында катнаштылар, 10 нчы сыйныф укучылары Тукай музеена шагыйрьгә бәйле кичәгә бардылар.


Тукай музеенда оештырылган кичә Казан театр училищесының 2 нче курс студентлары тарафыннан куелган музыкаль композиция белән ачылып китте. Соңыннан татар интеллигенциясенең төрле шәхесләре чыгышлар ясадылар: Туфан Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллина һ.б.

Габдулла Тукайның кабатланмас, тылсымлы, очсыз-кырыйсыз шигъри аһәңе һәркемнең күңелен җылытыр, алдагы буыннарның да йөрәгендә лаеклы урын табар дип ышанып калабыз... Яз ае, шигырь ае, Тукай ае белән сезне!


Әлеге өзекләрдә Г.Тукай күп кенә халыкларның язучылары өчен остаз булган,
аның иҗаты аларга үрнәк булып хезмәт иткәнлеген күрәбез.

«Мин «Шагыйрь» шигырен сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде».

Педер Хузангай

«Урта Азия халыкларының, шул җөмләдән төрекмән халкының да, әдәбияты үсүендә татар әдәбиятының хезмәте күп, һәм олы Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим».

Берды Кербабаев

«Г.Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип кенә әйтү җитми. Тукай үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның теле үзбәк һәм казакъларга якын һәм җиңел аңлашыла».

Гафур Гөләм

«Габдулла Тукай уйгур халкының сөеп укый торган шагыйре генә түгел, бәлки әдәбиятыбызның үсеп, камилләшүенә лаеклы өлеш кушкан мәшһүр татар шагыйредер».

Уйгур галиме Г. Сәгъдеваккасов

Минһаҗева Айнур, 10а