#39 2011 нче ел

КАУРЫЙ КАЛӘМ


Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре.

Г.Тукай “Туган авыл” шигырендә үзенең туган авылын тасвирлый, тау башына салынган, ди. Чишмәне дә искә алып китә:

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”.

Балачак – һәркемнең тормышында онытылмаслык, сихри, бик мөһим чор. Тик сабый бала гына дөньяга сокланып карый ала, аңа һәрнәрсә дә матур булып күренәдер, бәлки. Шуның өчен дә Тукайның хәтерендә бик күп хәтерләүләре балачак чорына карый. Ул авылы белән бик күп еллар узгач та соклана. Үз авылыннан башка бер җирне дә якын итә алмый ул. Кая гына барса да, истән чыкмый минем авылым дип яза.

Язмыш Габдулланы ничек кенә кыерсытмасын, ул барыбер Ходайга нәкъ менә шушы авылда туганына ниндидер дәрәҗәдә рәхмәтле. Моны әлеге “Туган авылы” шигыре бнлән дәлилләп була, чөнки әгәр дә ул үз нигезенең кадерен белмәсә, шулкадәр дә сокландыргыч һәм тирән мәгънәле шигырен туган җиренә багышламас иде...

Минемчә, һәрбер кеше дә үз нигезенең кадерен белеп, үз тамырларын истә тотып яшәргә, сакларга тиеш.

Хәсәнова Гүзәл, 9а


Тукайның авылы тау башына салынганлыгы беренче юллардан ук аңлашыла. Таулар матурлыгы асларында кеше гомерен санап, туган ягының бөек затларын тарих битләренә кертеп, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрне күрсәтә. Автор үзенең туган җирен, туган авылын җаны, тәне белән сөя. Әлеге авылда ул бала чагын үткәргән. Ул: “Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,...” – ди.

Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бала чакта ук ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, ылы кул сыйпавын күрмәгән һәм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә төзәлмәслек яра калдырган. Шуңа күрә дә Тукай иҗатында бәхеткә, мәхәббәткә сусау хисләре, йөрәк тетрәткеч шигырь юлларына әвереләләр. Шуңа да карамастан, Тукай туган авылын ярата.

“Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем...”

Язмыш аны кайларда гына йөртсә дә, ул туган җирен, туган илен мәңге хәтеремдә кала ди. Шул шигырь безне ана телебезне, туган җиребезне яратырга өйрәтә.

Тукайның иҗаты беркайчан беркемне битараф калдырмый: ул уйландыра, шатландыра, борчуга сала. Аның әсәрләре генә түгел, тормышы да, язмышы да гыйбрәт бирә.

Шакирова Гүзәл, 9б

Туган авыл

Шигырьнең беренче дүртъюллыгында Г.Тукай туган авылының табигатен яратуы турында сөйли. Авылның тау башына урнашканлыгын һәм авылдан ерак түгел бер чишмә барлыгын әйтә. Кушлавыч авылы шагыйрьнең туган авылы булганга, ул авылының ямен күреп, аның белән соклана белә. Туган авылының чишмәсе суы тәмен дә ул башка чишмә суларыннан аера белә һәм артык күрә. Соңгы юлда шагыйрь үзенең авылын җаны һәм тәне белән сөюен әйтә. Җан белән сөю - ул авылның матурлыгын, анда яңгыраган азан тавышын, авылдашларын якын күрү һәм ярату. Тән белән сөю - ул авылның үсемлекләре, дару үләннәре, суы шагыйрьнең канына сеңгәнлеге, гади генә җиләк-җимеш тә туган җирендә үскән булса сиңа күпкә тәмлерәк тоелу.

Икенче дуртъюллыкта Тукай: « Мин әниемнең карынында булган чакта ук Раббым миңа туган авылымда жан биргән, һәм мин шунда туган» - диергә тели. Тукай белем алуда, дөнья тануда беренче адымнарын туган авылында ясаган. Шунда ул беренче тапкыр Коръән укыган, һәм шунда Мөхәммәт с. г. в. нең тормыш юлын өйрәнгән.

Туган авылында күргәннәре Тукайның исеннән чыкмый. Анда күргән җәфалары күп булса да, ул шатлык белән уйнап йөргәннәре турында сөйләргә тырыша. Бу дөньяда бәлки күп-күп нәрсәләр күрермен ди ул, тормыш сине кайсы җирләргә илтәсен, нинди эшләргә өйрәтәсен белеп булмый. Тормышның ничек булуына карамастан, шагыйрьнең туган җире мәңгегә хәтерендә калыр.

Шиһапова Рәхимә, 6а


Интертекстуаль диалог.

Тормыш.

Бу тормыш кем белән туктар талаштан
Сугыш син һич тә армас-талмастан.

Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908 нче елда язылган шигыре, әлбәттә, уйландыра. Тормыш дип исемләнгән йөзәр томлы “әсәр” һәрбер кешенең үзенеке. Тормыш безне кайнар упкынга да сала, мәхәббәт бишегендә дә тирбәтә, бәхет нурларында да иркәли. Барлык кешеләрнең дә тормышында уртак яклар күп, тик шулай да нигә без әле дә дөрес яшәргә өйрәнә алмыйбыз икән? Бер карасаң, тормыш галәмәтләре билгеле кагыйдәләр системасы, фәнни аксиомага буйсынган шикелле. Ләкин тормыш мондый фәлсәфәгә бирешми шул...

Шуңа күрә дә хәзерге замананың иң таныш проблемаларының берсе – тормыш авырлыкларына кешеләрнең бик тиз бирелүе һәм шул сәбәпле төрле начар вакыйгаларга дучар булулары.

Безнең гомер ритмы кызу; туктап, артта калган көннәргә, елларга күз салырга, уйланырга да вакыт җитми. Ләкин гомер битләрендәгене күзәтеп чыгу чоры үзе килеп җитә. Әлбәттә, зур хаталарсыз, өзелгән өметләрсез узган тормыш йөрәккә җылы өсти. Тик кайберәүләрнең гомер корабы таныш булмаган ярларга да туктала. Көтелмәгән хәбәрләрнең кыенлыгы, гомер юлларының артык сикәлтәле булулары кешеләрне төшенкелеккә бирелергә мәҗбүр итә. Ярый әле, әгәр дә кеше күпмедер вакыт күңелсезләнеп, боегып кына йөрсә, ә бит кайбер адәм балалары бөтенләй тормышларының мәгънәсен югалталар. Моның нәтиҗәсе – эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек. Ә инде ул караңгы лабиринтка кереп китсәң, үзеңне дә, якыннарыңны да бары газап утында гына яндырачаксың. Тол калган хатыннар, ятим сабыйлар, гөнаһсыз кеше корбаннары, мәңгегә онытылган тынычлык, матурлык, сафлыкның тәме – шулмы төшенкелек, көчсезлек бәясе?! Юк, бу мөмкин түгел! Безнең һәрберебез дә тормыш сугышы белән көрәшергә, аяк астындагы туфракны югалтмаска тиеш. Кайгылы минутлар, йөрәк сызлануларыннан берничек тә бөтенләй котылып булмый. Тик аларны әз генә булса да җиңеләйтергә ярый: туганнарыңның якты йөзләрен, әти-әниеңнең яки балаларыңның елмаюларын искә төшерсәң, һичшиксез, тирә-юнең нурланып китәр.

Гомер урманында һәрбер кеше тырышса, иртәме-соңмы үз юлын, якты ай артыннан барып табачак. Минем фикеремчә, бөтенебез дә үз көчебезгә ышанырга, максатларыбыздан тайпылмыйча һәм куркусыз каһарманнар сыман авырлыкларны җиңәргә тиеш. Габдулла Тукай әйткәнчә:

Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

Бу дөньяда ялгызың булсаң да, иң мөһиме – йөрәгеңдә хакыйкать, ышану, дөреслек учагының мәңге сүнмичә янып торуы.

Минһаҗева Айнур, 10а