#39 2011 нче ел

ЯЛ ИТКӘН АРАДА


1. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кроссворд.

Вертикаль буенча

1. Г.Тукайның туган авылы.

3. Әнисенең исеме.

5. Тукайның соңгы көннәре кайсы шәһәрдә үтә?

8. Уральскида укыган мәдрәсә.

9. Г.Тукайның иң якын дусты.

Горизонталь буенча

2. Г.Тукайның әтисенең исеме.

4. Кечкенә Апушны нинди базардан асрамага биреп җибәрәләр?

5. Кайсы авыл Тукайның шагыйрь булуында зур роль уйный?

6. Кайсы газетада наборщик булып эшли?

7. 1905 нче елны кайсы журналда Тукайның шигырь җыентыгы басыла?


2. Түбәндәге шигъри юлларның авторларын атагыз.


1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, төнем белән.


2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!


3. Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга!


4. Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә.


5. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буавыврлпле әбкәм хикәят сөйләгән.


6. Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.


7. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.


Хуш, гомер иткәм шәһәр! инде еракта калдыгыз;

Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.


3. Г.Тукайга багышланган викторина сораулары


1. Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?

2. Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан?

3. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре.

4. Әнисе дә үлгәч, нәни Габдулла кем кулына кала?

5. Мәдрәсәдә ул нинди дини китаплар укый?

6. Тукайның автобиографик әсәре.

7. Шагыйрьнең әти-әнисенең исеме.

8. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл сурәтләнгән?

9. Казанда Габдулланы кем асрамага ала?

10. Г.Тукай иң беренче белемне кайда ала?

11. Кечкенә Тукайның кушаматы.

12. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

13. Казанда Тукай музее кайчан ачылган?

14. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемнәргә бирелә? Сез кемнәрне беләсез?

15. Тукай hәйкәлләре кайларда урнашкан?

16. Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле нинди истәлекле урыннарны бар?

17. Татарстанда шигырь бәйрәме ни өчен 26 нчы апрельдә үткәрелә?

Камалова Алисә, 8б
Зәйнуллина Динара, 6а