#39 2011 нче ел

Гимназия тормышы


Ике атналык каникуллардан соң 4 нче чирек тә башланып китте. Әлеге чирек барлык укучылар өчен, иң җаваплысы булып санала, чөнки ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү, нәтиҗә ясау вакыт җитте дигән сүз. Аеруча чыгарылыш укучылары өчен. Алда имтиханнар, тестлар...

6 нчы апрель көнне Казан дәүләт архитектур-төзү университетының “Строитель” спорт комплексында Казан шәһәре Вахитов районы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында оештырылган “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ярышта 2000 нче елда туган һәм аннан да кече яшьтәге укучылар катнашты. Безнең команда ярышта 2 нче урын яулады, ләкин финалда катнашмады.

11 нче апрель көнне гимназиядә Советлар союзы герое, татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең 105 еллыгына багышланган 5а сыйныф тарафыннан ачык сыйныф сәгате үткәрелде.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Аның әсәрләрен хәзер дөнья укучылары да белә. “Моабит дәфтәрләре” шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәрҗемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрь.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган чарада 5а сыйныфы укучылары тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, җырлары җырланды һәм аның шигырьләреннән инсценировкалар да күрсәтелде. Алар үзләренең артистлык сәләтен дә күрсәтте.

9 нчы апрель көнне 5а, 5б һәм 7а сыйныфы укучылары Г.Тукай музеена экскурсиягә барды һәм Тукайның тормыш юлы белән якыннан танышып, күп кенә яңалыклар алып кайтты. Музей Иске Татар бистәсе дип аталган җиренең нәкъ урнасында урнашкан. Ул Юныс мәйданында искиткеч матур, ике катлы, гүзәл бер йорт. Аны Шамил йорты дип йөртәләр. Йорт 19 гасырның икенче яртысында татар сәүдәгәре Апаков акчасына, архитекторлар Т.Б.Руш һәм Ф.И.Амлонг проекты буенча салынган.

Халкыбызның бөек улы Г.Тукай Казанда яшәгән чагында (1907-1913 нче еллар) шушы урамнарда йөрергә яраткан. Ул чакларда урам Екатеринский дип аталган, хәзер ул Тукай исемен йөртә. “Әл-Ислах” газетасына эшкә барганда яки “Ялт-йолт” журналына кергәндә, бөек Тукай шушы йорт яныннан үткән. Ә хәзер монда Тукайның кулъязмалары, үзе исән чакта дөнья күргән басмалары, аның тормышы белән бәйләнгән бик күп экспонатлар саклана.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай 27 ел гына яшәсә дә, иҗади мирасы аның зур кыйммәткә ия. Без, еллар үтү белән, аның иҗатының бөеклеген һәм аның зур шәхес икәнлеген аңлыйбыз.

14 нче апрель көнне гимназиядә «Информацион технологияләр нигезендә табигать һәм математика фәннәренә өйрәтүнең гамәли юнәлешен үстерү” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарда география, математика, физика һәм биология укытучылары тарафыннан ачык дәресләр үткәрелде. Семинар югары дәрәҗәдә узды.

14 нче апрель 96 нчы гимназиядә Габдулла Тукайның тууына 125 ел булуга багышланган “Шигъри сүз” дип исемләнгән бәйгенең район туры уздырылды. Безнең гимназия укучылары төрле номинацияләрдә призлы урыннарга ирештеләр: 7 “А” сыйныфы укучысы Фасахов Булат “Шигъри сүз” номинациясендә, 10 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур “Һәвәскәр язучы” номинациясендә 1 нче урын һәм 10 “А” сыйныфы укучысы Бабаханов Дастан “Шигъри сүз” номинациясендә 3 нче урын алды. Бәйгенең шәһәр туры 21 нче апрель көнне Тукай музеенда булачак.

Минһаҗева Айнур, 10а