#40 2011 нче ел

Без булдырабыз!

Мин 1997 нче елның 16 нчы декабрендә Казанда дөньяга аваз салганмын.

Лаеш районында теркәлгән булсак та, әти-әнием Казанда эшләгәннәр һәм эшлиләр!

Минем әтием - Әхәт машина йөртүче, әнием - Әлфирә тәрбияче булып эшли.

Вакыт барган саен, мин үсә барам. Мине 3 яшьтә балалар бакчасына бирәләр. Анда мин бик күп дуслар таптым!

Шулай итеп, мин өченче баскычыма да аяк бастым, мәктәпкә укырга кердем. Дүртенче сыйныфтан алып, мин төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарга лаек булдым. Шигырь сөйләргә сәләтем инде кечкенәдән булса да, теләгем 1 нче урын яулагач кына туды. Ә инде минем хәтеремне якшыртканга, мин әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар миңа инде ике яшь тулгач, зур-зур шигырьләр өйрәтә башладылар. Нәкъ алар өчен мин төрле фестивальләрдә «Нәфис сүз» остасы булдым.

Мине шигырьгә, гимназиядә өйрәттеләр (укытучыларым һәм “Фикердәш” театр түгәрәге җитәкчеләре Сания апа белән Нурсия апа), ә җырга килгәндә, мин А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараена йөрим. Мине өйрәткән барлык укытучыларыма һәм әти-әниемә бик зур рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук миңа мәктәптә бик төпле белем биргән өчен барлык укытучыларыма һәм гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиевага бик рәхмәтлемен!

Мине үземнең киткән юлым бик куандыра һәм мин аның белән бик канәгатьмен!!!

Ирешкән уңышларым:

Фасахов Булат, 7а



“Көнгерә – 2011” бәйгесе нәтиҗәсе

Ниһаять, “Көнгерә–2011” бәйгесе нәтиҗәсе дә билгеле. “Көнгерә” бәйгесендә катнашучылар, Россиядәге кебек, башка илләрдә дә елдан ел арта. Быелгы уку елында гимназиядә 130 укучы катнашты. Иң яхшылар исемлегендә, параллельләр арасыннан, 4 “В” сыйныфы укучысы Муллагалиева Элианора да бар. Котлыйбыз!!!

Шулай ук гимназиядә параллельләр арасында 1 нче урын алган укучыларны да котлыйбыз!!!

2 нче сыйныф - Габитов Эмиль
3 нче сыйныф - Вәлиев Инсаф
4 нче сыйныф - Муллагалиева Элианора
5 нче сыйныф - Габидуллин Нур
6 нчы сыйныф - Шипшова Лиана
7 нче сыйныф - Минһаҗев Эрик
8 нче сыйныф - Зәйнуллина Айсылу