#40 2011 нче ел

Яхшылык.. Изгелек.. Шәфкатьлелек..

Яхшылык... Изгелек... Шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәләренә вакыт үтү белән генә төшенә. Бала чакта син бу сүзләрне әле аңлап җиткермисең, ләкин еллар үтү белән алар синең өчен бик зур мәгънә аңлата башлый. Башка кеше өчен бер генә яхшылык эшләсәң дә, бу – горурлык. Димәк, без кечкенә генә яхшылыклар эшләп тормышка яраклашабыз.

Баланың ата-анасы аны яхшы кеше булсын, дип үстерергә тырыша. Ләкин кайбер балалар әлеге төшенчәне төрлечә аңлый. Кайвакытта ул аның тормышына, дусларына зур зыян да сала. Мәсәлән, Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясендәге Шөһрәт образын мисал итеп алып була. Гадиләне коткарганнан соң, әти-әнисенең мактаулы сүзләре, бирелгән медальләр аны үсендерә. Анда тәкәбберлек дигән начар сыйфат барлыкка килә. Әлеге сыйфат Гадилә аның кайчандыр яхшы дусты икәнлеген дә оныттыра. Шөһрәт шушы эшләгән яхшылыгын Гадиләнең һәр көнне исенә төшереп торып, гайрәтеп чиктерә...

Татар халык мәкальләрендә дә “Яхшылык эшлә дә, суга сал” дип әйтелә. Шулай эшләсәң кешенең күңеле тынычрак кала. Чөнки яхшы кеше үзенә булышкан, ярдәм иткән кешегә шундый ук яхшылык эшләргә тырыша.

Шиһапова Рәхимә, 6а