#40 2011 нче ел

Габдулла Кариевның тууына 125 ел

14 нче май көнне татар театрына нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуын билгеләп узды.

Моннан 25 ел элек Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариев музее төзиләр. Әлеге эшләрнең башында Роза Бор¬һанова тора, хәтта ул Кариевның шәҗәрәсен төзи. Музей директоры Люзия Вәлиуллина атаклы артист, режиссер, драматург тормышыннан шактый кызыклы кыйссалар да сөйләде.

Күлбай-Мораса авылында һәм Нурлат районында узган бәйрәм чарасында 14 театр катнашты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм башка коллективларның сәхнәдә спектакльләрдән өзекләр күрсәтүләре шактый кызыклы булды. Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры “Печән базары” белән кабат Габдулла Кариевны искә алды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров һәм баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев музейга театр шәҗәрәсен алып килгән. Бәйрәмнең кульминацион ноктасы, әлбәттә, Фәрит Бикчәнтәев таккан Г.Кариев балдагы булды. “Кечкенә генә ташлы балдакта аның йөрәк тибешен тоеп яшим”, – ди режиссер. Әлеге балдак Габдулла Кариевтан Кәрим Тинчуринга, Фатыйма Ильскаяга, Марсель Сәлимҗановка, аннан инде Фә¬рит Бикчәнтәевкә күчеп килгән балдакның театр сәнгатендә нинди зур урын би¬ләп торуын сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый торгандыр.





Актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына ни¬гез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрул¬ла улы Хәйруллин) 1886 нчы елның 20 нче маенда элекке Чистай өязе (хәзер Татарстанның Нурлат районы) Күлбай-Мораса авылында туа. Мәдрәсәдә укыганда ул сәләтле, зирәк шәкерт була. Унике яшендә үк Коръәнне яттан белә. Аны Уральск шәһәрен¬дәге мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Биредә ул Г.Тукай белән дуслаша һәм аралаша. 1907 нче елда Түбән Новгород шәһәренә килгәч, Г.Кариев, И.Кудашев-Ашказарский җитәкләгән күчмә татар театр труппасы куйган спектакльләрне караганнан соң, үзе теләп әлеге коллективка кушыла. Бераздан аны труппа-ның җитәкчесе итеп сайлыйлар. Труппага, күчеп йөрүенә бәйле рәвештә, «Сәйяр» исеме бирелә.

«Сәйяр»нең киләчәктәге эшчәнлеге тулысынча Г.Кари¬ев исеме белән бәйле. Труппа акрынлап көч туплый һәм 1917 нче елның октябренә кадәрге чорда төп профес¬сиональ татар театр коллективы булып формалаша, ә аның җитәкчесе үзен оста оештыручы, коллективның тәрбиячесе, талантлы режиссер һәм актер итеп күрсәтә.

Үзенең эшчәнлегендә Г.Кариев беренче көннәрдән үк алдынгы демократик милли театр оештырырга омтыла. Ул театрны халыкка белем бирүче, рухи яктан тәрбияләүче итеп са¬ный һәм репертуарга халыкның тормышын, уй-кичерешләрен, кайгы-шатлыкларын чагылдырган спектакльләрне кертә. Ул алдынгы фикерле драматурглар – Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Исхакый – белән якыннан аралаша һәм аларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Бигрәк тә Г.Камалның сатирик комедияләрендә күп кенә артистларның, бигрәк тә Г.Кариевның, таланты тагын да яктырак ачыла.

«Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши, ел буе диярлек илнең төрле төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри. 1912 нче елның кышында труппа Казанга кай¬тып, стационарга күчә. Кариевка труппаны яңа иҗат биеклек¬ләренә күтәрергә, бай репертуарда артистларның сәләтен ту¬лырак ачарга, режиссураны ныклы нигездә корырга мөмкин¬лек туа. Ул репертуарны рус һәм чит ил классик әсәрләренең тәрҗемәләре белән баетуга да зур игътибар бирә.

1915-1918 нче еллар – Г.Кариев иҗатының чәчәк аткан вакыты. Ул драматурглар белән тагын да активрак эшли, иң яхшы пьесаларга беренче тапкыр конкурс игълан итә, те-атрны үстерү, камилләштерү өчен төрле мөмкинлекләрдән файдалана.

Г.Кариев шулай ук сәләтле сахнә көчләре туплау, үз профессиясенең бөтен нечкәлекләренә төшенгән артистлар тәрби¬яләү юнәлешендәге эшне туктаусыз алып бара. Аның кул ас¬тыңда Г.Болгарская, Н.Арапова, Ф.Ильская, Камал I, З.Солтанов кебек зур талантлар тәрбияләнә. Г.Кариевның күпкырлы эшчәнлегендә актерлыгы үзенчәлекле урын алып тора.

Г.Кариев бөтен барлыгы белән җир кешесе, реалист ак¬тер була. Ул – татар сәхнәсендә реалистик уен алымын форма¬лаштырган, реализмны югары баскычка күтәргән оста. Г.Кариевның актерлык эшчәнлеге катлаулы үсеш баскыч¬лары кичерә, ул сәхнәдә беренче адымнарын иң гади персо¬нажлардан башлап, сатирик комедияләрдә, психологик драмаларда, киң масштаблы трагедияләрдә төп шәхесләрне оста гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелә. Үзенең уен алымнары белән Г.Кариев бик күп артистларга үрнәк була.

Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан К. Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Ф.Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.

Аның уйнаган рольләре:
Хәмзә бай – “Беренче театр”
Сираҗетдин – “Банкрот”
Кәрим бай – “Бәхетсез егет”
Әхмәтҗан – “Безнең шәһәрнең серләре”
Әхмәтҗан – “Бүләк өчен”(Г.Камал)
Бәдри – “Галиябану” (М.Фәйзи)
Юныс Хаҗи – “Хаҗи әфәнде өйләнә” (Ш.Камал)
Сафый – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан)
Миллер – “Мәкер вә мәхәббәт” (Ф.Шиллер)
Дудукин – “Гаепсездән гаеплеләр”(А.Островский)
Жадов – “Төшемле урын” (А.Островский)
Подколесин – “Өйләнү” (Н.Гоголь)
Городничий – “Ревизор” (Н.Гоголь) һ.б.



“Банкрот” спектакле“Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакле


Зәйнуллина Динара, 6а