#40 2011 нче ел

Көч-дәрт бирүче үсемлекләр

1. Стресс булганда.

Гиппеаструм - ышанычлы ярдәмче. Әгәр бу гөл белән бер бүлмәдә булсагыз, юк-барга ачуланмассыз. Шулай ук алоэ, кротон, хлорофитум, адиантум, гибискус та шундый ук кечкә ия һәм сезне төрле стресслардан тиз чыгарыр.

2. Үз-үзегезгә ышынмасагыз

Бүлмә үрмә гөлләре сездә үз-үзегезгә ышыныч тудырыр, чөнки алар зарарлы исләрне, өйдәге һаваны чистартыр. Шулай ук орхидея, абага гөлләре дә сезгә ярдәм итургә әзер.

3. Илһам бирә.

Циламен гөлнең энергия таратканын белә идегезме? Гибискус яисә кытай роза гөле, декоратив ананас, бугенфиллея гөлләре дә шундый ук көчкә ия. Цекламен гөле башка гөлләрдән аермалы буларак, тиз кызып китүчән кешеләргә үзләренең уй, эмоцияләре белән көрәшергә ярдәм итә, саклану хисе бирә.

4. Тонусны күтәрә.

Калла, ясмин, миниатюр роза кешегә көч өсти. Алар депрессия, аптияне куалар. Бер-берсенә карата суынган парлар бу гөлләр ярдәмендә кире дуслашалар.

5. Башлап йөрүчеләр.

Антуризм энергиясе шул тиклем көчле, хәтта юаш кешеләрне дә көчле булырга өйрәтә. Өстәл, тәрәзә төпләрендә балҗзамин, мирт гөлләре үстерә аласыз.

6. Ызгыш талаштан.

Миләүшә гөле (фиалка) кешеләрне дуслаштыру көченә ия гөл икән. Кайбер гөл, чәчәкләр, мәсәлән, апельсин агачы, ясмин, драцена, лавр, марант дошманлашкан кешеләргә дуслашуга этәргеч бирә, хәтта төрле авыр чакларда җиңеп чыгара ярдәм итә.

МИЛӘШТӘН МАСКАЛАР ЯСАУ ЫСУЛЛАРЫ

1. БАРЛЫК ТИРЕЛӘР ӨЧЕН ДӘ ФАЙДАЛЫ

Өлгергән миләшне изеп бал белән бутарга. Массаны калын итеп биткә, муенга сылап, марля һәм йомшак тастымал белән каплагыз. 15 минут торганнан соң җылы су белән юып төшерегез.

Әгәр дә битегездә кан тамырлары сизелә башласа, миләш суын вак-вак савытларга салып, суыткычның туңдыру камерсына торыгыз һәм барлыкка килгән боз кисәкләре белән битегезне ышкыгыз.

2. МАЙЛЫ ТИРЕЛӘР ӨЧЕН

Агарта торган маска эшләү файдалы. Моның өчен 2 аш кашыгы изелгән миләш белән лимон суын бутарга. Массаны битегезгә сылап, 15-20 минут торганнан соң, җылымса су белән юып тәшерегез.

3. МАЙЛЫ СЕБОРОЯ БУЛГАНДА

Битне көчкенә өч тапкыр миләш суы, лимон (яисә петрушка) суы һәм шәрабтан ясалган катнашма белән чистартырга кирәк (катнашма 1:1:2 пропорциясендә эшләнә).

4. КАРТАЮГА КАРШЫ

Бер кашык миләш суына берәр чәй калагы глиөерин һәм одекалон кушып эшләгән лосьон тирене витаминнар белән тәэмин итә.

5. АЛСУ ТӨСТӘГЕ БЕТЧӘЛӘР ЧЫКСА

Бер чәй калагы миләш суына бер йомырка агын кушып болгатырга. Масканы биткә сылап,15 минут тотканнан соң җылымса су белән юып төшерергә (яхшы нәтиҗә булсын өчен 10-12 процедура эшләргә кирәк).

6. СӨЯЛЛӘРГӘ КАРШЫ

Миләшне изеп, сәял өстенә сылап,төнгелеккә бәйләп яталар.


Нуруллина Ләйсән, 6”А”