#40 2011 нче ел

Гимназия тормышыннан...

1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Бу көнне гимназиянең өлкән сыйныф укучылары парадка чыктылар.

1 нче май - өлкән буын өчен хезмәт ияләренең берләшү символы буларак, азатлык, гаделлек, бердәмлек кебек мөһим кешелек кыйммәтләрен чагылдырса, яшьләр өчен ул – яңа идеяләр, беренче чәчәкләр һәм күтәренке кәеф чоры. Бу якты, күркәм бәйрәм безне якынайта һәм берләштерә.

11 нче май көнне гимназиянең 6-9 сыйныф укучылары, драматург Туфан Миңнуллин “Җанкисәккәем” спектаклен карарга, Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрына бардылар. Музыкаль комедия 2 бүлектән тора. Беренче тапкыр спектакльнең премьерасы 1995 нче елның 27 нче октябрендә үткәрелә. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актёрлык курсын тәмамлаучы студентлар көче белән сәхнәләштерә.

Бу фантастик хикәя авыл яшьләренең әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

12 нче май көнне гимназия кысаларында Санкт-Петербург шәһәренең Нева районыннан килгән мәктәп директорлары өчен семинар булып узды.

23 нче май көнне гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре үткәрелде. Әлеге матур, кояшлы көн IV сыйныф укучылары өчен балачак белән хушлашу көне булып истә калачак. Бәйрәмчә киенгән балалар, чәчәк бәйләмнәре күтәргән әти-әниләр, гимназия директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна һәм башлангыч сыйныф укытучылары Исмәгыйлева Марина Анатольевна, Сәйфетдинова Ләйлә Рәисовна – барысы да актлар залына, балаларның чыгарылыш кичәсе тантанасына, чакырылды.

Бәйрәм бик кызык, мавыктаргыч күңелле рухта узды. Ә бәйрәмнең иң күңелле өлеше ул, әлбәттә, балаларның чыгыш ясаулары иде. 4 нче сыйныф укучылары үзләрен җырга, биюгә сәләтле икәнен күрсәтте.

4 ел үткәне сизелми дә калды. Шатлыклы, күңелле, гамьсез балачак иле чыгарылыш сыйныф укучыларын укытучылары белән хушлаштырды. Алда аларны тагын да биегрәк баскычлар, зур киләчәк, уңышлар, татлы хыяллар, яшьлек иле көтә.

24 нче май көнне гимназиянең актлар залында гимназистларны данлау тантанасы үткәрелде. Кичәдә төрле шәһәр һәм район олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамота, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Башлангыч сыйныф укытучысы
Исмәгыйлева Марина Анатольевна,
Минһаҗева Айнур, 10а