![]() |
![]() |
|||
---|---|---|---|---|
#41 2011 нче ел |
![]() |
|||
Сентябрь... Сентябрь... Көз... Бөтен табигатьне алтынга күмеп көз дә килеп җитте. Әле кайчан гына матур җәй айлары иде. Җир-анабыз Табигать тә, кешеләр дә шат күңелле, чөнки быелгы җәйдә вакытында яңгыры да, кояшы да безне сөндерде. Бу көннәрнең шулай тиз узып китүен сизми калдык. Ә менә хәзер алтын көз дә җитте. Урамда көзнең беренче яфраклары күренә, һава торышы искиткеч матур! Сентябрьнең җылы кояшы кыздыра. Табигать шундый тын, моңсу булып калды. Ләкин моңа карап бер дә моңгаеп йөрергә кирәкми. Көз җитү белән, без сагынып көткән укулар башлана. Һәр көн саен малайлар һәм кызлар китап-дәфтәрләр белән тулган сумкаларын күтәреп, мәктәпкә укырга баралар. Мәктәпләрдә кабат кыңгырау чылтырый, һәм шау-гөр килеп балалар тавышы ишетелә башлый. Шулай итеп, укучылар һәм укытучылар өчен яңадан мәктәп тормышы башлана. Быел мәктәбебез 1 нче сыйныфларына 60 укучы кабул итте. Беренче сентябрь гадәттәгечә линейкадан башланды. Төрле төсләргә күмелгән чәчәкләр белән пөхтә формалардан басып торучы укучылар бәйрәм кәефе тудыра. Шул кәеф ритмында безнең гимназия дә яңа уку елына кереште.
Ай ахырына якынлаша. Урамдагы көзге табигать үзенекен ала. Алтын төстәге яфраклар юлларга келәм булып ятканнар. Шул вакытта ук безнең гимназиядә эш кайный. Мәктәп укытучылары һәм укучылары якынлашып килүче өлкәннәр көненә һәм укытучылар бәйрәменә әзерләнәләр. Икенче катта берсеннән-берсе матур һәм күңел җылылыгы белән эшләнгән стена газеталары, плакатлар эленеп тора. Укучылар, якындагы яраткан дәү әти һәм дәү әниләрегезне өлкәннәр көне белән котларга онытмагыз. Алар бит – безнең иң кадерле һәм хөрмәткә лаек кешеләребезнең берсе. Минһаҗева Айнур, 11а |
||||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||||