#41 2011 нче ел

Минем һөнәрем

Иң рәхәт һәм иң ямьле чак - ул безнең бала чагыбыз. Дөньяга туу белән безне әти-әниләребез үз канаты астына алалар. Алар безне яратып, суыкта өшетми, эсседә пешерми тәрбиялиләр. Ләкин вакыт үтү белән без үсәбез һәм үзебез тормыш итә башлыйбыз. Үзебезең киләчәгебезне үзебез төзергә тырышабыз. Мәктәпне бетереп, без югары уку йортына керәбез. Бу уку йортын сайлау - иң авыр эш. Аны сайлауда әти-әниләребез дә бик зур роль уйный. Әлбәттә, үзеңнең һөнәреңне сайлау җиңел эшләрдән түгел, ләкин һәр кеше дә, ул безнең киләчәгебезне тулысынча хәл итүләрен аңларга һәм дөрес киңәш бирергә тиеш.

Һөнәр - ул кешенең яраткан шөгыле. Кеше үзенең һөнәрен яратса гына, аның чын остасы була ала, зур уңышка ирешә. Бүгенге көндә 21 гасыр һөнәрләре бик күп: юрист, адвокат, укытучы, рәссам, китапханәче, сатучы, машина йөртүче, төзүче, табиб, язучы, җырчы... аларны санап бетерерлек тә түгел. Үскәч безгә аларның берсен генә сайларга туры киләчәк.

Минем туганнарым арасыннан бик күп һөнәр ияләре бар. Минем әтием транспорт өлкәсендә эшли. Әнием - мех берләшмәсендә кисүче. Абыйларым, апаларым арасында шоферлар, бухгалтерлар, икътисадчылар, юристлар, шәфкать туташлары, сакчылар һәм хәтта төзүчеләр дә бар.

Һөнәр турында мәкальләр дә бик күп. Шуларның берсе: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз". Моның мәгънәсе - никадәр күбрәк һөнәр белсәң, синең өчен шулкадәр яхшы. Димәк, син бервакытта да югалып калмаячаксың.

"Бакча ясамый, алма булмый" - дип әйтәләр безнең халыкта. Дөрестән дә шулай. Үзеңнең яраткан һөнәреңне үзләштермичә, уңышка ирешеп булмый.

Мин һөнәр сайлау хакында бик күп уйланам, ләкин бу сайлау минем өчен әле бик авыр. Кечкенә вакытта мин укытучы, артист, яки банк җитәкчесе булырга хыяллана идем. Ләкин хәзер минем хыялым программист булу. Бу һөнәр минем өчен бик кызыклы. Программистлар безнең тормышны җиңеләйтү өчен яңадан-яңа программалар уйлап табалар, компьютер техникасын тулысынча өйрәнәләр. Хәзерге заманда компьютерсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, компьютер көннән-көн безнең тормыштагы тармакларга тирәнрәк үтеп керә. Һәр эшебез дә компьютерлар алга үтә. Программист 21 гасырда безнең өчен иң актуаль һөнәр булып санала. Шуның өчен дә мин тормышымны бу һөнәр белән бәйләргә телим.

Таһирова Динә, 7а

Минем һөнәрем!

Үзе яхшының
Эше дә яхшы.
Үзе яхшыга
Кеше дә яхшы.


Дөньядагы һөнәрләр саны күп. Егерме беренче гасырда, искиткеч, күптән дә күбрәк. Табибтан башлап, инженер белән генә бетми, алда тагы да төрлеләре бар. Һәр һөнәр үзенчә кызыклы, ләкин аны үзенчәлекле тәртип беләп сайларга кирәк.

Мин, үскәч, әти-әнинең өметләрен акларга тырышырмын.

Минем әлегә КДМУ югары белем алып табибә буласым килә. Минем алдан идарә итүче булырга хыяллана идем. Табибә ролен алсаң син:

- нечкә күңелле

- “йомшак” куллы

- Гипократның антына тугры булып калырга тиеш.

Бу табибәнең бөтен кагыйдәләре түгел әле. Минем кешеләргә ярдәм итәсе, аларның ышанычын акларга тырышачакмын. Табиб хезмәте бик җаваплы эш. Минем авыруларым үзенең гомерләрен минем кулларыма тапшыралар. Миңа алар ышаналар. Моның өчен мин бик зур рәхмәтлемен.

Уколны да дөрес кадамасаң кеше үлеп китә ала. Мондый вакыйгалар бик күп. Мин яхшы укып мондый эш эшләмәсмен. Мин үземнең көчемне эшемә генә багышларга тырышмын.

Еш кына табибларны юристлар белән чагыштыралар, алар икесе дә җәмгыятьне савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.

Һөнәр ул күңел кебек, җан кебек. Мин үземнең классташларыма да ныклык, сабырлык, татулык телим. Ак юл сезгә, юлыгызда яхшы кешеләр очрап, туры юл күрсәтсеннәр һәм үзегезнең күңелегезгә охшаган һөнәр сайласагыз иде.

Ганиева Лилия, 7а