#41 2011 нче ел

Җәйге хатирәләр

Җәй... Каникуллар... Нинди матур чаклар!

Быелгы җәйге каникулымны мин Кара диңгездә һәм Зәй шәһәрендә үткәрдем. Мин әтием янына Зәй шәһәренә бардым. Без әти белән истәлекле урыннарда да булдык. Мәсәлән, әле күптән түгел генә 1000 еллыгын билгеләп үткән Алабуга шәһәре. Үзенең тарихи урыннары белән җәлеп итә. Анда нинди генә музейлар юк. Шулар арасыннан танылган рәссам В.В.Шишкин музее. Музейда нинди генә экспонатлар юк...

Танылган шагыйрь Г.Тукай туган ягында да булдым. Шагыйрьнең музеена кердем. Ул үткән юллар белән тагын бер кат танышып чыктым.

Тагын миңа Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә дә булырга туры килде. Һәр шәһәр дә үзенчә матур, зур һәм истәлекләргә бай.

Чекменева Диана, 6б



Мин җәйге каникулымны авылда үткәрдем. Анда минем дәү әни белән дәү әтием яши. Үзем белән ял итәргә кечкенә сеңлемне дә алып кайттым.

Авыл табигате матур, саф, чиста, көннәр бик эссе. Сандугачлар тавышын тыңлый-тыңлый җиләк җыйдык, иркен һәм чиста елгаларында су коендык. Хәтта дәү әтием белән балык тотарга да бардык. Авыл урманында үскән гөмбәләр дә җыйдык. Дәү әти белән дәү әнигә бакча эшләрендә булыштым.

Авылда берничә ай гына ял итсәм дә, мин бик күп дуслар таптым. Анда тагын кайтасым килә.

Павлова Олеся, 6б


Үзем сайлаган язмыш

Быел мин инде унберенче сыйныфта укыйм. Әле кайчан гына зур бантлар тагып, шатлана-шатлана, беренче сыйныфка бардым, ә хәзер соңгы елымны шушы мәктәптә уздырам.

Берничә ел алдан ук мин төзелеш университетына керергә карар кылдым. Күп кеше шушы өлкәдәге һөнәрне сайлавыма шакката, алар бу эш кызлар өчен түгел дип саный. Мондый фикерне аңлап була, ләкин мин бит төзелештә физик көч куеп эшләнәсе эшкә бармыйм. Алай булса, биш елымны университетта уздырасы да юк. Минем җәмгыятькә үземнең белемем белән файдалы буласы килә. Йорт – кеше яшәеше өчен иң әһәмиятле нәрсә. Мин ясыячак проектлар буенча төзелгән йортларда кешеләр матур гаиләләр корып яшәсеннәр иде дип хыялланам. Шушы хыялларым чынга ашыру өчен, Ленин бабай әйткәнчә: “Укырга, укырга һәм укырга!” – кирәк. Мин, әлбәттә, дөрес юнәлештә. Мин сайлаган һөнәр хәзерге заманда бик кирәкле. Шулай ук тиешле бәяләнә дә, ягъни киләчәктә тормышымда матди яктан кыенлыклар булмаячак. Юк, мин акчага кызыкмыйм. Кызганычка каршы, хәзерге көндә акчасыз көн күреп булмый. Хезмәт хакым бөтен зур гаиләмне туйдырырлык булуын телим. Унҗиде яшемә кадәр әти-әнием мине үстерделәр, теләгәнемнең барысын да бирергә тырыштылар. Хәзер миңа аларны карарга вакыт җитте. Матди яктан да, рухи яктан да аларга терәк буласы килә. Шуңа күрә, хыялларым чынга ашсын өчен, мин күп көч куям.

Киләчәктә яхшы һөнәр иясе булу – бу беренче максатым. Икенчесе – яхшы ана булу. Гадәттә, кызлар мәхәббәт турында хыяллана, чибәр принцның ак атка атланып килүен көтәләр. Мин дә кайвакыт шундый хисләргә бирелергә яратам. Моның сәбәбе – әле бик яшь булуымдыр. Ләкин барыбер мәхәббәт ул кирәк әйбер дип саныйм мин. Бу өлкәдә әле тәҗрибәм булмаса да, мәхәббәт кешене бәхетле итә, күңелне сафландыра алуын аңлыйм. Гомер буе гел эшләп, үзең турында гына кайгыртып булмый. Үз гаиләңне корырга кирәк. Өйләнешү – бик җитди карар. Минем фикеремчә, өйләнешү өчен бер теләк кенә аз. Әгәр дә торыр урының, яшәргә акчаң булмаса, моннан бер яхшы нәрсә килеп чыкмаячак. Иң беренче чиратта, тормышта үз урыныңны табарга, ныклап ике аягыңда басып торырга кирәк. Шулар булса, гаилә учагын кабызырга вакыт җитә. Нинди зур бәхет бит ул – яраткан кешең белән балаларыңның рәхәтен күреп яшәү. Балалар үстерү – бу тагын бер бик җитди мәсьәлә. Үзең яхшы кеше булып, балаларыңны кара җанлы итеп үстерү – аяныч хәл. Бала – ул бит мәхәббәт бакчасында пешкән җимеш. Мин киләчәктә балаларым өчен бөтен булганымны бирәчәкмен, аларны бар мәхәббәтем белән күмәчәкмен, дәрәҗәле кеше булырлык итеп үстерәчәкмен. Менә шул чакта мин иң бәхетле кеше булырмын!

Минем үзем сайлаган язмышым ул – яраткан эшемдә эшләп, тату гаиләдә балаларымны кешелекле итеп үстерү, җәмгыятькә файдалы булу. Ә әлегә мин гап-гади укучы. Канатларым ныгып килә, тиздән олы юлга очып китәчәкмен.

Надршина Айсылу, 11а


Үзем сайлаган язмыш

Бу авыр, кызыклы, матур дөньяда һәрбер кеше үз язмышын үзе хәл итә. Гомер юлының билгеле бер сукмагына килеп җиткәч, безгә җаваплы адым ясарга туры килә. Шул адымның никадәр әһәмиятле икәнлеген вакытында аңласаң, дөрес карар кабул итсәң, алдагы тормышың күңелле, якты вакыйгаларга бай булыр. Ә дөрес юлны ничек сайларга соң? Бу сорауга җавапны, мин үз мисалымда күрсәтеп, табарга телим.

Хәзерге вакытта мин 1 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныфында белем алам. Үземнең киләчәк тормышымны тәрҗемәче һөнәре белән бәйләргә телим. Балачактан ук инглизләрнең гореф-гадәтләре, фильмнары, гомумән, яшәешләре күңелгә якын булганга күрә, мине ниндидер могҗизалы көч шул мохиткә тарта. Гүзәл Казаным 2013 нче елда үткәреләчәк Универсиада уздыру хакына лаек булды. Шәһәребезгә чит илләрдән төрле спортсменнар, студентлар киләчәк, һөнәремнең җәмгыятькә дә үз-үземә дә файда китерәчәгенә ышанып калам. Ингиз теленнән тәрҗемәче булу миңа яңа мөмкинлекләр офыгы ачар, яңа танышулар, онытылмас очрашулар бүләк итәр дип уйлыйм.

Хыялларым корабын туктатып торып, хәзерге кичерешләремне әйтеп үтәсем килә. Уку елының ахырында Дәүләт имтиханнарын бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә мин тырышып укырга, язмышымның мөһим борылышында югалып калмаска телим. Чөнки алда таныш булмаган, озын, мавыктыргыч, олы гомер юлы.

Чыннан да, тырышып уку – якты киләчәгем нигезе.бу фикернең дәрәҗәсен башлангыч сыйныфлардан ук аңлау, күңелгә сеңдерүемдә укытучыларның, әти-әниемнең дә өлеше зур. Гомумән, мәктәп һәи гаилә – кешенең язмыш бишеге.

Гаилә тәрбиясе кешенең көчле шәхес булып формалашуында зур роль уйный. Сабый баланың күңеле әле язылмаган, ап-ак битле китап сыман, анда һәрбер мизгел яңа. Шул сәбәпле бала ата-ана назыннан, йөрәк җылысыннан мәхрүм булмаска тиеш. Әлбәттә, әти-әни үзләрен үрнәк итеп күрсәтеп, мәхәббәт җимешләре өчен җаваплылыкның мәгънәсенә төшенсәләр, кешелекнең төп әхлакый нормаларының асылын дөрес аңлатсалар, балага җәмгыятьтә яшәргә җиңелрәк булачак.

Мәктәп, үз чиратында, беренче сыйныфтан ук безне яңа дөньяга алып кереп китә. Көннең күп өлешен без белем йортында уздырабыз. Белем алиһаләре – укытучылар безне төрле фән, әдәбият, сәнгать өлкәләре белән таныштыра, спортка якынайта. Яшьтәшләр һәм олылар белән аралашып, укучы бала намуслы, игелекле, кешелекле булырга, төрле вакыйгалардан нәтиҗә ясап, акыллы фикер йөртергә өйрәнә.

Шулай итеп, киләчәк тормышымның яхшы булуына күп кенә сәбәпләр тәэсир итә: гаиләдә алынган тәрбия, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр һәм, әлбәттә, шәхси карашларым, фикерләрем.

Үзем сайлаган язмыш белән мин канәгать. Гомеремнең әле беренче баскычларында гына торсам да, алга таба камилләшкән шәхес булып, бөек үрләрне яуларга телим. Әлбәттә, көтелмәгән язмыш сынаулары да килеп чыгарга мөмкин, ләкин кешелек хакыйкате, мөкәммәл булып җиткән адәм балалары һәм кадерле әти-әнием хакына ихтыяр көчемне, рухи чыдамлылыгымны саклап, авырлыкларны җиңеп чыгарга тырышырмын.

Минһаҗева Айнур,11а