#41 2011 нче ел

01.09.2009 Беренче сентябрь – Белем көне

Традицион рәвештә гимназиядә тантаналы линейка үткәрелде. Аеруча беренче сыйныф укучыларын җылы каршы алдылар. Белем бәйрәме белән Идел буе районы администрациясенең тышкы төзекләндерү бүлеге рәисе Сабиров Илһам Нуртдин улы котлады.

Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе дә күңелгә кояшлы булып иңә. Бала белем иле юлыннан беренче адымын ясый, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында - портфель, икенчесендә - чәчәкләр. Күңелендә - бәйрәм.

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Белем көне белән тәбрик итәбез. Сезгә яңа уку еленда зур түземлек һәм уңышлар теләп калабыз. Ә балаларга яңа белемнәр, уңышлар һәм җиңүләр!


17.09.2011 Җиңел атлетика кроссы.

Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары командалары оештыру максатыннан, 16 нчы сентябрь көнне “Хезмәт резервы” стадионында үткәрелгән җиңел атлетика кроссында 7-11 нче сыйныф укучылары да катнашты. Гимназия командасы барлык этапларны да үтте. Афәрин!!!


20.09.2011 «53 компетенция үзәге (электрон мәктәп) базасында мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрүнең яңа системасын формалаштыру” темасына республика семинары

20 нче сентябрь көнне гимназиядә «53 компетенция үзәге (электрон мәктәп) базасында мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрүнең яңа системасын формалаштыру” темасына республика семинары үткәрелде. On-line режимында үткәрелгән семинарда мәктәп директорлары, компетенция үзәге җитәкчеләре (100 якын кеше) катнашты.


22.09.2011 «Чәчәк бәйләме» бәйгесе

Җиңел, баш әйләндергеч, матур бию – ул, нәкъ, Вальс.

12 – 19 нчы сентябрьга кадәр гимназиядә “Чәчәк бәйләме” чәчәкләр композициясе һәм бәйләме бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә төсле кәгазьләрдән эшләнгән эшләр кабул ителде. Әлеге бәйгедә 2-7 нче сыйныф укучылары катнашты.

Урыннар “Көзге бакча”, “Җәйге бриз”, “Якты кәеф”, “Назлы фәрештә” номинацияләре буенча бирелде:

 “Назлы фәрештә” бәйләме:

1 урын – Мехоношина Катя 2б, Хәбибуллин Сәгыйть 6б.

2 урын – Хәлилова Ралинә 2в, Галиуллина Миләүшә 6б

3 урын - Рамазанов Данияр 2а, Григорьева Аня 2б,2в, 6а, Шәмсетдинова Алсу 6б.


 “Җәйге бриз” бәйләме:

1 урын - Аветасян Артур 2а, Нурисламов Булат 2а, Кәримуллин Гадел 5б, 6а.

2 урын - Гыйззетдинова Аделина 2а, Әхмәдуллина Айгөл 5б.

3 урын - 4В класс, Шәмиева Диләрә 5б.


 “Җәйге бакча” бәйләме:

1 урын - Фәтхуллин Илмир 2б, 7а

2 урын - Исмәгыйлев Рөстәм 2в, Катков Даниэль 2в, 7б.

3 урын - Эшонов Мөхәммәт 3а, Эргешбаева Мөхлисә 3а.


 “Якты кәеф” бәйләме:

1 урын - 4а, 2а, 3в.

2 урын - 3б, Храмова Валерия 2в.

3 урын - Гайнетдинов Илмир 2в.


26.09.2011 «Милли кросс - 2011»

“Милли кросс – 2011” – Россия территориясендә үткәрелә торган җәйге спорт төрләренең иң күләмле спорт чарасы.

“Универсиада – 2013” алдыннан, гомуми белем бирү учрежденияләрендә физик тәрбия һәм спорт сәгатьләрендә укучыларны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, ял көннәрендә Бөтенроссия кысаларында “Милли кросс – 2011” ярышы үткәрелде. Әлеге кросс традиция буларак узыш Казанның Меңъеллык мәйданыннан башланды.


29.09.2011 “Компьютерда ун бармак белән басу методикасына өйрәтү” темасына республика семинары

Гимназия компьютерда ун бармак белән басу методикасына өйрәтү буенча эксперименталь мәйдан булып тора.

29 нчы сентябрь көнне гимназиядә республика семинары булып узды. Семинарда директор урынбасарлары, информатика укытучылары тәҗрибә уртаклашты.

Гимназиянең югары квалификацион категорияле информатика укытучысы Баһеветдинова Резидә Рашатовна 9-11 нче сыйныф укучылары белән мастер-класс күрсәтте.