#41 2011 нче ел

ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР ҺӘМ ВАКЫЙГАЛАР

3 сентябрь - Тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мәлик улы Низамовка 75 яшь (1936)

4 сентябрь - Композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лоренс Иванович Блиновка 75 яшь (1936)

5 сентябрь - Биохимик, медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, ТАССРның, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Диләвәр Мирза-Абдулла улы Зөбәеровка 80 яшь (1931)

5 сентябрь - Скульптор Раиса Даниловна Шиковага 70 яшь (1941)

5 сентябрь - Скульптор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марина Викторовна Нигъмәтуллинага 50 яшь (1961)

6 сентябрь - Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллинага 80 яшь (1931)

7 сентябрь - Җырчы, педагог, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Гафиатулла кызы Заһидуллинага 75 яшь (1936)

8 сентябрь - Язучы, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани)нең тууына 125 ел (1886–1938)

12 сентябрь - Язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллинның тууына 80 ел (1931–1998)

14 сентябрь - Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закировның тууына 100 ел (1911–1944)

15 сентябрь - В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни җитештерү предприятиесе (элекке Дары заводы) төзелүгә 225 ел (1786)

17 сентябрь - Архитектор Федор Романович (Фердинанд-Юлиус Адольф Фридрихович) Амлонгның тууына 140 ел (1871– ? )

18 сентябрь - Актриса, режиссер, Хезмәт Герое, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Зөләйха Гыйззәт кызы Богданованың тууына 125 ел (1886–1950)

21 сентябрь - Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе ачылуга 110 ел (1901)

26 сентябрь - Шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт (Миңнеәхәт) Мөхәммәтша улы Миншинның тууына 75 ел (1936–2010)


ОКТЯБРЬ


1 октябрь - Галим, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал улы Корбановка 60 яшь (1951)

1 октябрь - Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллинга 50 яшь (1961)

2 октябрь - Нәкышьче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Борис Иванович Майоровның тууына 80 ел (1931–1991)

5 октябрь - Казан медицина-фармацевтика училищесы ачылуга 90 ел (1921)

9 октябрь - Әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповка 70 яшь (1941)

12 октябрь - Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 70 яшь (1941)

12 октябрь - Рәссам-график Андрей Борисович Левчукка 50 яшь (1961)

13 октябрь - Язучы Әсгать Йосыф улы Фәхринең (Фәхретдиновның) тууына 110 ел (1901–1926)

18 октябрь - Язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәис улы Бохараевка 60 яшь (1951)

19 октября Театр белгече һәм тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәүф Мәхмүт улы Игъламовка 70 яшь (1941)

*23 октябрь - Җырчы, ТАССРның, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдиновның тууына 100 ел (1911–1986)

23 октябрь - Язучы, тәрҗемәче, журналист, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Харис улы Зариповка 80 яшь (1931)

24 октябрь - Композитор, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара конкурслар лауреаты София (Сания) Әсгать кызы Гобәйдуллинага 80 яшь (1931)

24 октябрь - Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидкә (Хәмидуллинга) 70 яшь (1941)

24 октябрь - Икътисад фәннәре докторы, Татарстанның мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Фәлих улы Шәйхелисламовка 60 яшь (1951)

25 октябрь - Виолончельдә уйнау остасы, педагог, Татарстанның халык артисты Лариса Владимировна Масловага 60 яшь (1951)

27 октябрь - Язучы Мансур Мәгъсүм улы Шаһимәрдәновка 60 яшь (1951)


Ганиева Лилия, 7а